Шәһри Казан

Айнур Галимов: «Мин киткәч, син нишләрсең инде?»

Айнурны озаттык... Күңел бу кайгылы хәбәрне озак кына кабул итә алмый торды, авыруының никадәр җитди, рәхимсез икәнен дә баштан ук белдек югыйсә. Мондый авыру белән җиде елга якын көрәшүчеләр бик аздыр. Әмма яман чир җиңде - 27 яшьлек хезмәттәшебезне арабыздан алып китте.

«Шәһри Казан» газетасы уку­чылары Айнур Галимовның саллы, мәгънәле, матур язмаларын да, аның үзе турында язылган мәкаләләрне дә бик яхшы хәтерлидер. Ә минем хәтеремдә ул әле һаман да редакциядә иҗат практикасын үтеп йөрүче студент егет булып саклана. Безгә эшкә урнашырга тәкъдим иткәч, студент егет уку белән параллель рәвештә көнкүреш җиһазлары сата торган кибеттә дә эшләү сәбәпле, кистереп кенә җавап бирмәсә дә, киләчәген журналистика белән бәйләргә теләге барлыгын белдерде. Әмма 2009 елның октябрь айларында егетебез кисәк кенә югалды. Редакциядә бер ай күренмәгәч, сәбәбен белергә теләп, үзе белән элемтәгә кердем. «Авырып киттем әле мин. Хастаханәдә ятам», - диде.

Хәлиткеч операциягә керергә әзерләнгән вакыты булса да, күп сүз сөйләмәс Айнур ул көнне дә зарланмады. Хәер, алда нинди зур фаҗига көтәсен ул әле үзе дә чамалап бетермәгән булгандыр бәлки. Хәленең никадәр аяныч булуын без бераз соңрак белдек. Берничә операция кичереп, хәле бераз стабильләшкәч, ул «Шәһри Казан»га студент буларак түгел, ә тулы канлы редакция хезмәткәре буларак яза башлады. «Бәллүр каләм» бәйгесенә яшь журналист буларак тәкъдим ителеп, «Дебют» номинациясендә дә җиңү яулады.

Мөхәррир Мансур Мортазинның эшле итүе, аның ныклы терәге, хезмәттәшләренең рухи ярдәме Айнурның тормышын аз булса да җиңеләйтүдә, көннәрен кояшлы итүдә соңгы бик авыр елларында зур роль уйнагандыр. Үзенең кирәклеген тою, җиткерер­гә теләгән фикерен ирештерә алу, эшләү, хезмәт хакы алу мөмкинлеге булу да гомерен берничә елга озынайткандыр. Ул үзе кебек авыр хәлдә калган, коточкыч авыруларга дучар ителгән кешеләр язмышлары белән таныштыру, сәяси баганалар, сәламәтлеккә кагылышлы темаларга язды. Үзенең дә хәле хәл булгандыр югыйсә. Әмма Айнур сер бирә торганнардан булмады. Хәтта гомеренең соңгы айларында бер бармак белән генә клавиатурадан хәреф җыеп утыр­ган вакытларында да тормыш иптәше Лилиягә: «Болай ятып булмас, бераз савыгыйм да эшкә урнашырга кирәк булыр. Мин әйтеп торырмын, син хәреф җыярсың», - дип әйткән.

Айнур Германиядә ясалган бик кыйммәтле һәм катлаулы операциягә зур өмет баглаган иде. Аның бик тә, бик тә аягына басасы килде. Татарстан Президенты ярдәме белән, шулай ук хәйрия акцияләре уздырылып, 8-9 млн сум акча җыелып, операция дә ясалды. Ләкин яман шеш алынса да, яшь егетнең иң зур хыялы тормышка ашмады - аңа кабат үз аякларында атлап йөрү насыйп булмады.

Айнурның сәламәтлеге белән гел кызыксынып тордылар. Шуңа күрә әле күптән түгел генә аның хәле турында язарга теләп, журналистларыбыз элемтәгә чыккан иде. Әмма хәле авыр булганлыктан, очрашып сөйләшү нияте булмады егетнең. Соңгы вакытларда куллары да хәрәкәтләнми башлаган икән шул. Сулавы да кислород капчыклары аша гына булган.
- Әмма шундый вакытларда да ул, сызланам, авыртынам, димәде. Авыр уйларга бирешмәде. Уйнап-көлеп ята иде, комедияләр куйдыртты. Минем улым белән шаярырга бик яратты, - ди бертуган апасы Айгөл, күз яшьләре аша.

Айнурга куелган диагноз онкология авырулары арасында иң катлаулысы булып санала. Чыннан да, табиблар аңа инде беренче операцияләрен кичергәннән соң ук гомеренең ахыры якынлашуына ишарә ясый. Әмма егет бирешми. Җиде ел көрәшә. Әлбәттә, бу үтә дә газаплы, авыр юлда аның белән бергә туганнары һәм тугры мәхәббәте Лилия дә атлый. Кадерлесенең соңгы сулышына кадәр бергә булган батыр кыз безгә Айнурның соңгы көннәре, хис-кичерешләре турында сөйләде.

Реклама

- Мин әлегә Айнурның безнең янда булмавына күңелем һәм йөрәгем белән ышанмыйм. Каядыр киткән дә тиздән кайтып җитәр төсле тоела. Шуны әйтәсем килә, ирем миңа сау-­сәламәт ир-атлар да эшли алмаган кадер-хөрмәт, игътибар күрсәтте. Уйламаган-көтмәгән җирдән сюрпризлар ясый иде, һәрвакыт мине кайгыртып яшәде. Еш кына курьер аша чәчәк бәйләмнәре, кәрҗин-кәрҗин җиләк-җимеш китертә иде. Икеләнмичә әйтә алам, ул миңа бәхетле гаилә тормышы бүләк итте.

Айнур җәфаланып, газапланып, авыртуларга сыкранып ятмады. Мин аңа бик авыр икәнлегем белә идем, әмма ул бервакытта да үзен кызганырга ирек бирмәде. Шуңа күрә соңгы айларда, көннәрдә кешеләр белән аралашасы, үзенең шундый хәлдә икәнлеген белгертәсе килмәде. Хәтта туганнарына да... Җәй көне сул кулы эшләми башлады, ноябрьдә уң кулы да хәрәкәтләнүдән туктады. Соңгы тапкыр урамга чыгуы да ноябрьдә булды. Шундый хәлдә дә, бер бармак белән генә булса да, компьютерда хәрефләр җыйды. Беренче төркем инвалид буларак пенсия ала иде, эшләү мәҗбүри булмаса да, эшләүдән туктамады. Булдыра алганча, мөстәкыйль булырга тырышты. Машина да йөрткәләде. Мин Мәскәүдә укыган айларда, үзе генә калган чаклары да булды. Үзе дә имтиханнарын бик яхшы билгеләренә тапшырып, университетны кызыл димломга тәмамлады.

Ул бик оптимист кеше иде. Өйдә утырырга яратмады. Ноябрьгә кадәр без һәрвакыт кая да булса йөреп тордык. Бергәләп кафеларга, концертларга, табигать кочагына чыга идек. Тоз Иленә дә барып кайттык. Дөрес, инвалид­лар арбасына утыруны башта бик авыр кичерде. Кая да булса чыгарга ояла иде. Әмма Германиягә барып үзе кебек кешеләрнең тулы канлы тормыш белән яшәүләрен күреп, үзенең хәленә карашын үзгәртте. Әнисенең үлемен бик авыр кичерде, аны бик сагына-юксына иде. (Айнурның әнисе Фирая апа яшьләрнең туйлары узып, өч көннән соң яман шеш авыруыннан вафат булды. - Авт.). Алар арасында Ана-бала җепләре көчле булды. Мин моңа бик соклана идем. Айнурның кайсы җире авыртса, әнисенең шул төше сызлады. Төннәрен саташып уяна, әнисен чакыра иде. Каберләре дә янәшә.

Форсаттан файдаланып, матди ярдәм күрсәтүдә булышкан, кайгыбызны уртаклашкан барлык газета укучыларына, хезмәттәшләрегезгә, баш мөхәррирләргә тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Узган ел Айнур март аенда соңгы химия терапиясен алды. Әмма аның файдасы булмады. «Авыру азган, күп калмаган - көтегез», - дип кайтарып җибәрделәр безне. Тик шуннан соң да ул бер ел яшәде. Февральдә хәле авырайгач та үзе турында уйламады, мине кайгыртты. «Мин киткәч, син нишләрсең инде?» - ди иде. Төп йортта Айнурның әтисе белән бергә ике карчык - әтисенең әнисе һәм туганнары - 90 яшьлек әби яши. Аларның да хәлләрен гел белешеп торды.

Вафатына бер атна кала, безгә психолог килде. Шунда Айнур аңа: «Мин бик бәхетле гомер кичердем. Тугры мәхәббәтем, яраткан эшем булды. Авыруыма карамастан, бик күп матур җирләр күрдем», - диде. Берничә көннән соң ул комага китте...
...Практика узганда, Айнур турында берничә тапкыр бәяләмә язарга туры килгән иде. Әлеге истәлегем соңгысыдыр... Караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел булсын, Айнур!




Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: