Шәһри Казан

Бабайлы балачагым (Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап)

Соңгы араларда сугыш, һәлак булган сугышчыларыбыз, исән кайткан ветераннарыбыз, тыл ветераннары турындагы язмаларга күбрәк игътибар итә башладым. Газета-журнал битләрендәге бу язмаларны укыган саен, Нурислам бабаем турында язасы килү теләге уянды. Әтием, әнием сөйләгәннәргә нигезләнеп, аның турында белгәннәремне хәтеремдә яңартам... Бабаем Нурислам Габ­драхман улы 1908 елда Бах­тыяр авылында ишле гаиләдә туган....

Соңгы араларда сугыш, һәлак булган сугышчыларыбыз, исән кайткан ветераннарыбыз, тыл ветераннары турындагы язмаларга күбрәк игътибар итә башладым. Газета-журнал битләрендәге бу язмаларны укыган саен, Нурислам бабаем турында язасы килү теләге уянды. Әтием, әнием сөйләгәннәргә нигезләнеп, аның турында белгәннәремне хәтеремдә яңартам...
Бабаем Нурислам Габ­драхман улы 1908 елда Бах­тыяр авылында ишле гаиләдә туган. Яше җиткәч, армиядә дә булып кайткан. Егерме биш яшенә җиткәч, Бахтыярның иң уңган, иң чибәр кызларыннан берсе булган Гөлсара әбиемә өйләнгән (әбиемнең озын, кап-кара чәч толымнарын мин әле дә бик яхшы хәтерлим). Бабам авылда тимерче булып эшләгән. Бер-бер артлы өч балалары туган.
Бабайны сугышка октябрь аенда алалар. Ул төньяк-көнбатыш фронтына җибәрелә. Тик туган илне яклап озак сугышырга туры килми аңа. «Сугышка кердек тә, пленга төштек тә», - дип искә ала торган булган бабай. Сугышырга корал юклыгын, биш-алты кешегә бер мылтык булуын да гел искә төшереп сөйләгән ул. Бер каты бәрелеш вакытында чолганышта калып, аларны әсирлеккә алалар һәм Германиягә төрмәгә озаталар. Бабай өчен бик авыр, бик хурлыклы тормыш башлана. Бер яктан, сугышка китеп тә туган илеңне яклый алмау ачысы, әсирлеккә төшүләренә хурлану; икенче яктан, төрледән-төрле җәзалаулар, мәсхәрәләүләр, кыйналулар...
Бабайларны немец бароннарының утарларында да бик күп эшләткәннәр. Ач әсирләр ничек тә җан асрау өчен тырышкан. Шулай да немецларның рус сатлыкҗаннарына караганда күпкә миһербанлырак булуын, читлек буенда йөргәндә яшереп кенә үзләренә ипи, ризык бирүләрен, ә күрә калсалар, рус сакчыларының шул ризыкны талап алып, тагын кыйнауларын гел ачынып искә ала торган була бабаем. Ул инде туган якларына исән-имин кайтуны уйламаган да. Көн туса, йә ачка үләбез, йә кыйнап үтерәләр дип көттек, дип искә алган ул. Кулына корал тотып, ут эчендә кайнаган солдатларга аз кызыкмагандыр бабаем...
Аларны әсирлектән совет солдатлары 1945 елның җәендә генә коткаралар. Бабай авылга ноябрьдә генә кайтып җитә. Чыкмаган җанда өмет бар, ди. Тире белән сөяккә калган бабайны озак дәвалый әле әбием. Бабай, тернәкләнеп китеп, тегермәндә эшли башлый. Ир бирмәк - җан бирмәк, ди. Бабай кайткач, дөньяга тагын дүрт ир малай китерә әбием. Минем әтием - Мансур - өченчесе. Башка малайлары гаилә корып, башка чыгып, читкә таралып бетәләр. Яннарында минем әтием кала.
Мин беренче сыйныфта укыганда - әбием, икенчедә укыганда, бабаем үлде инде. Ләкин мин аларның иркә оныклары булып үскәнемне беләм. Әби-бабай белән үскән баладан да бәхетле бала бармы икән? Бабай миңа гел әкиятләр сөйли, ә мин, бер тотам калмыйча, аңа ияреп йөрим. Бездә элек сарыклар күп асралды, ә алар бит көтүдән кайтмый, качып калып теңкәгә тиючән хайван. Бабай шуларны эзләргә чыкканда да мине үзеннән калдырмый иде. Авыл урамнарына беренче экскурсияләрне мин шулай бабаем белән ясаганмын. Аның белән чикләвеккә баруларым, төрле дару үләннәре җыюларым, авыл читендәге чишмә күзен чистартуларым да бик ачык исемдә.
Нурислам бабаем тирә-як­та дан тоткан умартачы да була. Без авылда иң күп алмагачлы һәм умарталы бакча хуҗасы идек. Бал кортлары караганда да бабай мине үзеннән калдырмады. Мин аның үзенә дә бер шөгыль булганмындыр инде. Тиктормас токымны нишләтеп кенә бетерәсең? Бакчадан алып кайтырга да бабай килә иде. Аның муеныннан кочаклап, аркасына утырып кайту бик рәхәт иде шул...
Гөляра Хәбибуллина, Әтнә районы, Дусым авылы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: