Шәһри Казан

«Балаларыма әни бул!»

Безнең якта, нишләптер, иң якын кыз туганнарга «апа» дип әйтү киң таралган. Югыйсә, матуррак итеп һәм шул ук вакытта, әниемне үстергән кеше буларак, Рабига апага дәү әни икәнен искәртебрәк эндәшү дә ярагандыр инде, билгеле. Тик, апасының 7-8 айлык кызын кулына алганда үзе дә яшьрәк булгангадыр бәлки, башкаларга ияреп, мин дә...

Әйе, әниемнең тууына нәкъ менә 7-8 ай булгач, аның әнисе - минем әбием, якты дөньядан китеп бара. Әниемнең әтисе - Шәрипҗан бабам хатынының сеңелесенә - балдызы Рабига апага өйләнә. Кызганыч ки, бабамның да гомере бик кыска булып чыга. Әнием 1917 елда туган, революция яшьтәше. Шул гаять буталчык заманда авылның бик актив кешесе - әниемнең әтисе, авылның эшсезләрен җыеп, эш эзләп Себер якларына чыгып китә. Әниемә 3 яшьләр чамасы булгач, аны күтәреп, Рабига апа да ире янына Себергә юл тота. Тик алар барып җиткәндә, ире үлгән була инде. Ул чактагы хәлне без чын-чынлап белә дә, аңлый да алмый калдык. Аны, ниндидер «гаебен» табып, әллә «аклар», әллә «кызыллар» салкын подвалга ябалар, аннан инде туң гәүдәсен генә чыгаралар. Себер туфрагында җирләп, апасының ятим кызын күтәреп, туган авылына кире әйләнеп кайта. Озакламый Рабига апа җизнәсенә кияүгә чыкканчы яратышып йөргән егете белән никахлаша. Билгеле инде, баланы да үзе белән ала. Әнием үзен үстергән әтисе Садыйк бабайны үлгәнче бик яратып искә ала иде. «Сату-алу эше белән чит шәһәрләрдә йөргәннән соң, өйгә кайтып керүгә үк, иң беренче минем турыда сораша иде ул, шулай итеп, миңа ятимлегемне сиздермәскә тырыша иде, күрәсең... Еш кына: «Йортыбызның, гаиләбезнең бәхете, уңышлары бары тик шушы ятимебез хакында, ул булмаса, барысы да таркалачак», - дия торган иде», - дип сөйли иде әнием. Чыннан да, әнием кияүгә чыгып, башлы-күзле булуга, Садыйк бабай үлеп китә һәм Рабига апа үзе тудырган өч бала белән ялгыз кала. Әллә күчереп салыр өчен, әллә башка сәбәп белән, болар Садыйк бабайдан калган йортны сүтә башлыйлар. Безнең якларда урманнар булмаганлыктан, ул чактагы һәм әле аннан соңрак еллардагы йортларның түбәсе салам белән ябыла торганнар иде. Әлеге йортның шул салам түбәсеннән, сүткән чакта, мылтык килеп чыга. Билгеле инде, Рабига апа бу хәлне күреп югалып кала һәм авыл советында эшләүче ераграк ир туганы белән киңәш итәргә була. Ә иртәгесен аны кулга алалар. 3 айлар чамасы тикшерү вакытын төрмәдә утырып, балалары янына әйләнеп кайта гаепсез ана. Ул юк чакта балаларын Хәят исемле миһербанлы авыл кызы карап тора. Бераз вакытлар авылда торып хәл алгач, ул, тормышын җиңеләйтү уе белән, Казанга күченеп китә. Өч баласы белән шәһәр читендәге төрле урыннардагы баракларда яшәп, иң авыр эшләрдә эшләп интегә Рабига апа. Инде балалары да бераз үсә төшәләр, тик алар да, уку мөмкинлекләре булмау сәбәпле, иң авыр һәм иң аз хезмәт хакы түләнә торган эшләргә генә урнаша алалар. Рабига апаларның тормышлары һичничек тә җиңеләйми.
Менә шулай очын-очка ялгап тормыш алып барганда, Рабига апаны теге вакытта балаларын карап торган Хәят чакырып ала. Кыз инде Ульяновск шәһәрендәге бер эшмәкәргә - законсыз юл белән тире иләп, күн эшкәртүче иргә дүртенче хатын булып кияүгә чыгып, аның белән Казанга күченеп яши торган була. Хәятнең ире шушы законсыз эшмәкәрлеге аркасында Ульяновскидан куылып Казанга күчкәндә, өч хатынын анда калдырып, алар арасыннан иң яше Хәят апаны гына үзе белән ала. Тик, озак та үтми, каты авырып китә Хәят. Үлем хәлендә яткан чакта, иренә Рабига апага өйләнергә куша. «Синең тормышың катлаулы чагында мин балаларыңны караштым, инде син минем балаларыма әни бул», - ди Рабига апага. Хәят апаның васыятен үтәп, Шәйдулла абзый белән Рабига апа өйләнешәләр. Сугыштан соңгы ул елларда авыл тормышының авырлыгы... Ә әтием сугыштан кайтмагач, тол калган әниемне дә Рабига апа үз янына алырга була. Шәһәргә күчәр өчен паспорт та алырга мөмкин булмаган ул заманда, әниемнең Рабига апа кызы булып саналганлыгы безгә Казанга күчәр өчен бик зур ярдәм була. Рабига апа инде бу вакытта Казандагы тормышның ачысына, катлаулылыкларына түзеп яши. Шәйдулла абзый бик каты күңелле кеше булып чыга, бөтен гаилә кешеләре кара икмәк белән чәй эчкәндә, ул базар җимешләре һәм үз бакчасындагы алмалар белән берүзе ләззәтләнә. Бакчасына үзеннән башкаларны бары тик эшләр өчен генә кертә. Шәйдулла абзый тирене иләп, мунчасында эшкәртә, аның өчен бик күп су таләп ителә, ә аны, гаиләдәге олылар белән бергә, 12шәр литрлы чиләкләр күтәреп, балалар да ташый. Инде үсеп буйга җиткәннәр ул күннәрне сату өчен базарга да илтергә мәҗбур булалар. Шул «законсыз» эшмәкәрлектә йөреп, милиция хезмәткәрләре күзенә ара-тирә чалынгалап торган Рабига апаның бер улы, тора-бара суд хөкеме үтеп, төрмәгә дә эләгә. Бик үк озак утырмаса да, ана өчен бу кайгы берни белән дә чагыштырып булмаслык иң авыр язмыш сынавы була. Шәйдулла абзый әниемнең авылдагы йортын, терлек-туарын саткан акчаларны, безнең өчен ишегалдында бер өй салырга вәгьдә итеп, үзенә ала, ә йортны салып бетергәч, фатирга чит кешеләрне кертә. Шатлана-шатлана, йөгерә-йөгерә йорт җиткерешеп йөргән әнигә: «Синең акчаларың әллә кайчан утыгыз-суыгызга китеп бетте инде», - ди. Әнием, елый-елый, авылдашларга барып зарлана һәм шулар ярдәме белән, үзе төннәрен күлмәкләр тегеп, юрганнар сырып, шәлләр бәйләп, бераз эшләгән акчага кыртыш такталар алып, рөхсәтсез йорт салучыларга ияреп, кечкенә генә «сыпушка» өй салып чыга. Рабига апа иренең бер карарына да каршы килә алмый, барырга урыны булмагач, Шәйдулла абзый үлгәнче, аның барлык кимсетүләренә түзеп яши. Аның гаҗәеп сабырлыгына тирә-юньдәгеләрнең исе китәрлек иде. Шуңа карамастан, Рабига апаның ире балаларына йөрәк җылысын бирә белүе, алар белән бернинди каршылыкларга кермичә яшәве бөтен кешене сокландырырлык иде. Үзе дөньядан киткәнче матур аралашып яшәде ул Хәят апаның үзенә тапшырып калдырган балалары белән. Рабига апа үлем хәлендә ятканда аның янында апасы тудырып, үзе үстергән кызы - минем әнием булды.
Рабига ападан калган истәлекләргә кагылып, аны искә төшергәндә, үзем дә уйламаганда: «Әй, апа, апа!» - дип әйтеп җибәрәм. Ул заманнарда шундый олы күңелле Рабига апаның үзенә беребез дә рәхәт күрсәтә алмадык шул. Бүгенге тормышка күз салып, ул көннәрне искә төшерсәм, халкыбыз язмышының бигрәк авыр булганлыгына әрнеп: «Хәзер исән булсын иде дә, шушы тормышта яшәп алсын иде!» - дип уйланам мин...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: