Шәһри Казан

Баласы өчен еламаган көне юк

Бу дөньяда җан газабыннан да авыр нәрсә юктыр ул. Саимә инде ничә еллар буе әнә шул халәттә яши. Җитмәсә үзен белгән һәркем аны ялгыш адым ясавында гаепли.

Реклама

Саимә авылга әбиләренә кунакка кайткан җиреннән күрше егете Нәгыйм белән танышып очраша башлый. Икесе дә утыз яшьтән узгангадыр, туганнары аларның өйләнешүләренә дә каршы килми. Туйлар үткәргәннән соң егет тә шәһәргә күчеп китә. Ананы атна саен кайтып сөендәрәсе урынга, Нәгыйм елга бер генә кайтып китә башлый. Гөлҗиһан апаның күрше хатыны белән сөйләшкәндә: «Бу Саимә улымны әллә нишләтте», - дигән сүзләре яшен тизлегендә киленгә дә барып ирешә. Саимәгә шул сүз җитә кала. Шуннан соң Нәгыймне дә авылга өч ел аяк бастырмый. Энесе, аның янына барып: «Абый, сиңа ничек оят түгел, йөз чакрым гына юл бит, ичмаса безнең белән әнинең хәлен белеп килер идең», - дигәч кенә, олы улы белән кайтырга була.
Саимә ирен бер-бер артлы дүрт бала табып сөендерә. 50 яшенә җиткәндә бишенчесен дә алып кайтырга җыенуын әйткәч, Нәгыйм аңа каршы килә. Шул чакта туганнарының, иренең сүзенә дә колак салмыйча тәвәккәлли ул. Моннан унсигез ел элек июнь аенда, таң алдыннан аның нарасые дөньяга аваз сала. Беренче мәртәбә үзенең кулына тоттырган сабыен ул шунда ук уртанчы улына охшатып кала. Температурасы күтәрелеп китү сәбәпле, Саимәгә икенче көнне баласын китермиләр. Өченче көнне исә шәфкать туташы кулыннан баланы алуга, йөрәге «жу» итеп китә аның. Язылган кәгазен дә кат-кат укый. «Бу минем бала түгел бит», - дип, шунда ук кычкырып та җибәрә. Аннары табиб янына барып башка балаларны да күрсәтүләрен үтенә. Әмма беренче көнне кулларына алып имезгән баланы башка күрми ул.
Бала тудыру йортыннан чыгуга ук ире белән икесе дә ДНК анализы биреп тикшертсәләр, баланың аларныкы булмавы ачыклана. Әмма алга таба үзләренең хокукларын яклап йөри алмый алар. Баланың даун чире белән авыруы билгеле була. Нәгыйм аны инвалидлар йортына бирергә кушса да, Саимә ризалашмый. Гөнаһыннан курка.
Бервакыт бер мәҗлестә янында утырган хатын-кызның сөйләшүе аның колагына керә. Моннан ике ел элек танышларының бала тудыру йортыннан үзләренең балаларын алыштырып чыгулары турында сөйли ул. Шунда Саимә әлеге гаиләнең кайда яшәвен сорашып, икенче көнне аларга юл тота. Ике катлы коттедж янында баласы белән йөргән хатыннан әлеге йортта кемнәр яшәвен сораша башласа, хуҗа хатын үзе булып чыга. Шулчак арбада яткан баланың үз балаларына охшаган булуына игътибар итә ул. Саимә үткән хәлләрне сөйли башлауга, хатын өенә ашыга. Ул аның башка үзләрен борчып йөрмәвен үтенә. Бу хакта Нәгыймгә дә әйтми Саимә.
18 яшенә кадәр авыру карау Нәгыймне дә, башка балаларын да туйдыра. Ата кеше бер улы белән гаиләдән китеп бара. Кызлары кияүгә чыга. Саимә исә унсигез ел буе тәрбияләп авыру бала авызыннан бер генә юньле сүз ишетмәвенә борчылып яши. Еламаган көне юк аның. Авыл халкы, каенанасы Гөлҗиһан апаның рәнҗеше төшкәндер, дип тә сөйләнә. Саимә баласын эзләүне ярты юлда калдыруына үкенеп бетә алмый. Ә хәзер аны табып, үзе белән очрашу мизгелләрен күз алдына да китерми ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: