Шәһри Казан

«Барыбер җизни яхшы кеше, мин гаилә бозучы булып калам...»

Икетуган апам бар. Физика факультетының дүртенче курсында укыганда ул тулысы белән фәнгә чумды. Лабораториядә көннәр буе ята иде. Шунда үзе сыман “юләррәк” аспирант белән танышкан һәм гашыйк булган. Эшләр диплом яклауга һәм туйга таба бара иде...

Берсендә тулай торак янында апа ике-өч егетнең сугышканын күргән һәм... шул сугыш чукмарының берсе апага гашыйк булган! Артыннан бер дә калмый йөри торгач, апа аспирантын ташлады. Дипломын алуга артыннан бер дә калмый йөргән егеткә кияүгә чыкты.

Очрашканда бар да матур гына кебек иде. Туйдан соң җизнинең автоматларда уйнаганы беленде. Апа эшкә урнашып, беренче хезмәт хакын алганнан соң әти-әнисе янына кайтып киткән. Ә хезмәт хакын нишләптер өйдә калдырган. Кайтса, акчасы да, җизни дә юк. Ике көннән соң гына өенә кайткан. Алай гына да түгел, аның банкларда муеннан бурычы. Матур яшәргә яраткан, әмма эшләргә атлыгып тормаган ирдән тагын нәрсә көтәсең ди инде?

Мәхәббәт дип күзе ачылмаган апа аны кичерде. Берни булмагандай яши башладылар. Өй салырга ниятләделәр. Өйнең нигезен дә салып куйганнар иде. Җизнинең тагын югалганлыгы билгеле булды. Бу юлы ике атналап кайтмый торды. Шул вакыт эчендә ул үзенең хезмәт хакын да, апаның әби бүләк итеп калдырган алтын алкаларын да, салынган нигез белән бергә җирне дә автоматларда оттырган. Мин аны өйдән куып чыгардым һәм әгәр дә алкаларны кайтарып бирмәсә, полициягә гариза язам дип куркыттым.

Икенче көнне алкаларны тотып кайтып кергән. Апа аны гафу итте. Өч елдан балалары туды. Ипотека алырга булдылар. Шул вакытта коллекторлардан боларга хатлар ява башлады. Бурыч ярты миллионнан да артыграк. Уен автоматлары белән мавыгып, төзелешен дә “сатып” җибәргән җизни берничә “быстрозаем”нан  акча алган булган икән. Ә аларны түләргә кирәклеге хакында уйлап та карамаган. Әти-әнисе фатирында теркәлгән булгач, ул хатлар да аларга килгән. Ә каенана белән каената, нишләптер бу хакта киленгә әйтеп тормаска булганнар.

Реклама

Өстәвенә җизни мин аларны түлим дип әти-әнисен тынычландырган. Апа аларга кунакка баргач кына шул хатның берсен очраклы күреп, тавыш чыгарган. Нишлисең, бурычны түләделәр. Ә мин тагын гаепле булып калдым. Чөнки заемның берсен әби бүләге булган алкаларны кайтару өчен алган. Янәсе, әгәр мин кысылмаган булсам, бурыч та берәү генә булыр иде...
Бу вакыйгалардан соң апа барыбер чыгып китмәде. Киресенчә, икенче баласын тапты. Ипотека алды. Яңа фатирга күчтеләр.

Кичә апа белән телефоннан сөйләшәбез. Боларга коллекторлардан тагын хатлар килә башлаган. Баксаң, безнең җиңел тормыш ярата торган җизни криптобиржада акча эшлим дип, тагын кредитка чумган һәм инде елдан артык түләмәгән.
Бу юлы бер сүз дә дәшмәдем. Барыбер җизни яхшы кеше, мин гаилә бозучы булып калам.

Алга таба нәрсә булырмы? Тагын дуслашачаклар, тагын апа ике эштә эшләп, ипотекасы белән бергә кредит түләячәк. Ә җизни... Бөкрене кабер төзәтә диләр бит. Бу кабер дә төзәтә алмый торган бөкредер, мөгаен.

Динара Гәрәева.
Фото: https://unsplash.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 22 гыйнвар 2023 - 08:11
    Без имени
    Апаннын башы гел ЮК икэн. Андый кеше беркайчанда тозэлми. Бокерене кабер гэнэ тозэтэ.
  • 21 декабрь 2022 - 13:14
    Без имени
    Улгэч анын артыннан кубрэк бокре кала. Ничек бокре тозэлсен.
  • 5 декабрь 2022 - 18:21
    Без имени
    Апан тиле ,тик яшэсен шулай ошый Ана яшэргэ,а Син кысылма,муж и жена одна сатана
  • 13 октябрь 2022 - 15:46
    Без имени
    Апан чын тиле икэн, андый кеше беркайчан туктамый ометлэнмэсен.