Шәһри Казан

«Бер чемодан белән чыгып киткән кешеләр без»

50 ел элек егет белән кыз икесенә бер чемодан күтәреп туган якларыннан читкә - Украинага чыгып китәләр... Рәшидә һәм Шәрифҗан Нурияздановларның гаилә тарихы шулай башлана. Бүгенге көндә күпләр өчен үрнәк булырлык әлеге гаиләнең нигезе Әтнә районы Әйшияз авылында салына. Шәрифҗан абый, Рәшидә апа - икесе дә шул авылдан.

Реклама

Шәрифҗан абыйның Украинада шахтер булып эшләп йөргән вакыты. Авылга отпускка гына кайткалый. Яшь егет чираттагы ялга кайткач, инде күптәннән күзләп йөргән авылның иң чибәр кызларының берсе булган Рәшидә белән таныша. Төпле, акыллы, эчми-тартмый торган егет кызга да бик ошый. «Шулай таныштык та, йөрешеп тә тормадык - өйләнешеп тә куйдык», - дип искә алалар хәзер Нурияздановлар. Алар белән туй көнен дә хәтердә яңартып алдык. «Ат белән килеп алдылар, артта сандык, - ди Рәшидә апа, ул көнне искә төшереп. - Керосин лампасы яктысында туй ясадык. Гармун моңы астында җырлашып утырдык - бик күңелле булган иде...»
Өйләнешкәч тә тормыш җиле аларны Украинага җибәрә. 30 елга якын шунда торалар. «Бөтен нәрсәбез бар иде анда, климаты да бик уңайлы. Үз йортыбызны булдырдык, терлекләр дә асрадык», - диләр алар. Шәрифҗан абый 28 ел буе иң авыр эшләрнең берсендә - шахтада эшли. «Карават асты шикелле җирдә мүкәләп йөри торган идек. Шуңа күрә аяклар авырта хәзер. Шахта ишелеп төшкән очраклар да бер генә тапкыр булмады. Берсендә шулай шахта ишелгәч, аягым сынды. Ел ярым тимер тыгып йөрергә туры килде», - ди Шәрифҗан абый. Рәшидә апа да сынатмый, төнге сменада автопаркта эшли - машиналар майлый. Балалары да - кызлары Гөлниса, уллары - Рәис Украинада туа аларның. Балалары үсә төшкәч, туган якка кайту турында уйлый башлыйлар. Йә чит җирдә башка милләт кешесе белән кавышып куеп, монда калыр дип, башта кызларын Казанга укырга җибәрәләр. Соңыннан уллары Чаллыда укый башлый. 90 нчы елларда исә үзләре дә Татарстанга кайталар - Минзәләдә төпләнеп, тормышны өр-яңадан башлап җибәрәләр, биредә яңа йорт төзеп керәләр. 12 елга якын шунда торганнан соң да, яңадан күченеп китәргә курыкмый Рәшидә апа белән Шәрифҗан абый. Бүгенге көндә алар үз фатирларында Казанда яши. «Кызыбыз Гөлниса янына да, авылга кайтырга да якынрак дип монда килергә булдык», - диләр. Малайлары исә Чаллыда төпләнеп калган. Бүген инде Шәрифҗан абый белән Рәшидә апа өч оныкның яраткан әби-бабасы.
Шәрифҗан абый белән Рәшидә апаның балалары Украинада туып, шундагы мәктәптә укысалар да, туган телләрен бик яхшы беләләр. Оныклары да татар телендә аралашып үсә.
Инде илле ел буе иңне-иңгә куеп яшәүче әлеге гаиләгә дә: «Озак еллар буе бергә яшәүнең сере нәрсәдә?» - дигән сорауны бирәм. Алар бераз уйлап торганнан соң: «Сере - бер-береңне тыңлап, санлап яшәүдә. Бер генә гаиләдә дә табак-савыт шалтырамыйча тормый - юл куя белергә кирәк», - диләр икесе дә. «Үз хезмәтең белән тапкан мал кадерле була. Без бер чемодан белән чыгып киткән кешеләр. Бөтенесен хәләл хезмәт белән үзебез, бергә-бергә булдырдык», - ди Рәшидә апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: