Шәһри Казан

«Бер кесәмдә – бәхет, икенчесендә – сагыш»

Казандагы предприятиеләрнең берсендә үземә кирәкле кешене көтеп утырам. Коридор буйлап нык адымнар белән атлап килүче җитәкче кыяфәтле ханымның кулларында сулы чиләкләр күреп, сүз каттым.

- Шимбә өмәсеме әллә?
- Юк. Мин монда җыештыручы.

Реклама


- Хезмәт хаклары алай бик мактанырлык түгелдер...
- Пенсиядә мин. Аллага шөкер дип торырлык тормышым. Өч улым, өч киленем, өч бүлмәле фатирым, өч оныгым бар. Акчам җитәрлек.
Хәрбиләрчә чартлатып кайтарылган бу җавап минем сыртка «ләнтәйкә» таягы белән өч мәртәбә кундырган төсле тоелды, мәгәр. Икебез дә ашыкмаганлыктан, сөйләшеп-танышып киттек.

- Балтач районында «әни» сүзе урынына нәнә дип сөйләшү гадәте бар, - дип, хатирәләр төенчеген бушатырга кереште Нәфисә, - безнең нәнә: «Бер кешенең дә кесәсе буш булмый», - дип әйтеп куя торган иде. Кечкенә чагымда әлеге җөмләнең мәгънәсен аңламаганмын. Күлмәгемнең ике кесәсен дә әйләндереп, менә минем кесәләрем буш, дип күрсәткәнем хәтердә. Тормыш «кесәсе» яши-яши тула икән ул...

Без биш бала үстек, әти - Ватан сугышы инвалиды, кырыс холыклы иде. Әни аның җаена гына торды. Сигез сыйныфны тәмамлагач, Казанга китеп, эшкә урнаштым. Кәрим исемле инженер егет белән таныштым, унсигез яшем дә тулмастан, аңа кияүгә чыктым. Гаиләбезнең бәхетен ишәйтеп, өч улыбыз туды. Ул вакытка инде ике сеңлем дә безнең заводка эшкә урнаш­ты. Кәрим бик белемле иде, заводның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелде.
Бер көнне сеңлем кыяр-кыймас кына сүз башлады.

- Җизни заводтагы Исламия исемле кыз белән йөри бит, бөтен завод шуларны сөйли, ә син, апа җаным, берни белмисең.
«Ул - җитәкче, эш буенча йөриләрдер», - дип, сеңлемне дә, үземне дә юаттым. Иремнең хыянәтен үз күзләрем белән күргәч, аерылышырга гариза яздым.

- Бет, өч бала белән кая бара аласың соң син. Миннән башка бер көн дә яши алмаячаксың, - дип сүгенә-сүгенә кычкырды Кәримем. Юк, бу ир минем Кәримем түгел, норсыз-салкын бер җанвар иде инде. Шунда үземә-­үзем: «Чәчем белән җир себерсәм себерәм, балаларымны кеше итәм, ирле хатыннардан болайрак яшим», - дип ант иттем.

Нәфисә сөйләвеннән туктап, идән читендәге сары яфракка төбәлде. Язмышын тәрәзә төбендәге гөлдән өзелеп төшкән сары яфракка тиңләве, әллә идәндәге чүпләрне җыештырып бетермәгәнгә күңеленнән уфтануы булгандырмы - тәгаен генә хис-тойгыны аңлау мөмкин түгел иде.

- Аерылышканда миңа 28 яшь кенә иде бит, - дип дәвам итте ул хикәятен. - Миңа өч бүлмәле фатир бирделәр, балаларның әтисе дә яңа хатыны белән шул ук йортта яши, кызлары туды. Күрәм, салгалый башлады, сала да безнең ишекне кага. «Гафу ит, кушылыйк», - ди. Хыянәтен кичермәдем, бәгырем каткан иде. Балаларны кеше итәргә абыем, сеңелләрем белән кияүләрем нык булыштылар, рәхмәт аларга! Уртанчы улым мәктәптән соң армиягә кадәр бер ел авылда яшәп торды. Ул вакытта әти гүр иясе, нәнә дә картайган, ә абыйның авыр операция кичергән, әле өйләнмәгән чагы иде. Малайга сыерны бер тапкыр гына савып күрсәттем, бер ел бер сүз китермәде, балакаем! Балаларга усалрак та булдым бугай инде мин. Усал булмасаң, малайларны ничек кулдан ычкындырмый үстерәсең. Эшләп үстеләр, укыдылар, гаилә кордылар, хәзер дә сүземнән чыкмыйлар. Киленнәргә дә әйтәм: «Суыткычыгызда ризык торсын, ашарга пешерергә иренмәгез», - дим.

- Ирегез белән дуслашмадыгыз инде алайса.
- Хыянәтеннән соң мин аның ирем булуын күңелемнән сызып ташладым, хәтта «элеккеге ирем» дип тә атамадым. Балаларның атасы эчте, шул сәрхушлеге белән, алтмыш яшен дә тутырмыйча, үлеп тә китте. Соңгы юлга озатырга кердем, балалар аталарының каберенә кайтып йөриләр. Кечкенә чакларында әйтмәделәр, хәзер: «Әти кайт­кан булса ярый иде», - диләр. Барыбер әтиләре кирәк булган. Башка иргә кияүгә чыкмадым, үҗәтләнеп эшләдем, читтән торып укыдым. Завод әллә ни зур түгел иде безнең, башта мине цех җитәкчесе, аннан соң баш инженер итеп куйдылар.
Нәфисә көлеп җибәрде.

- Нәрсә, берәр әкәмәтләр булдымы әллә?
- Завод техникасыз, станокларсыз булмый бит инде ул. Карыйм, җитештерү цехында өч хатын белән бер ир-ат смена ахырына тәмам исерешеп бетәләр. Кысылсалар яки егылып төшсәләр, миңа җавап тотасы лабаса. Завод ишегеннән тикшереп кертәм, күз уңыннан ычкындырмыйм. Бер ир, бер хатын эчүдән туктады, ә икесе кичкә һаман исерек. Аракыгызны табам, таш идәнгә бәреп ватам, дидем. Колакка пышылдадылар, зур күкрәкчәле хатын кечкенә аракы ше­шәләрен, имиләре артына тыгып, заводка алып керә икән. Ишек төбендә - проходнойда туктатып, күкрәкчәсеннән ике шешәне сөйрәп чыгардым да идәнгә бәреп ваттым. Еламыйлар гына болар мин сиңа әйтим. «Каян гына килдең син? Бер кешегә тынгылык бирмисең», - диләр.

Зур күкрәкле кыз инде үзе дә пенсиядә. «Шул вакытта эчүдән туктатмасаң, мин кияүгә дә чыга, балаларымны да үстерә, оныкларыма да сөенә алмаган булыр идем», - дип, очрашкан саен рәхмәтләр укый хәзер.
Гыйбрәтле кыйссалар тың­лап, вакыт үткәнлеге сизелмәде дә. Ул арада мин көткән кеше дә кайтып җитте. Нәфисә идән читендәге саргайган яфракны җәһәт кенә алды да үз юлы белән китте...

Дамир Бәдриев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: