Шәһри Казан

Бер күрешү – бер гомер яки 50 елдан соң очрашу

Шифаханә ашханәсендә без утырган өстәл янында буш урындыклар булганга, һәр иртәдә: «Кем килер икән?» - дип көтәм. Нинди кеше булыр? Бала-чаганы яратырмы? (Ул елны ял итәргә тугыз яшьлек ике бала белән барган идем.)

Реклама

Урындык шулай берничә көн буш торды, аннары төшке ашка безнең өстәл янына алтмыш яшьләрдәге бер ханым килеп: «Исемем - Галя, Мин - Мурманскидан!» - дип, үзе белән таныштырды. Мондый очракта: «Ходай китергән!» - диләр. Галя апа минем шикелле журналист халкы өчен зур табыш булып чыкты: аралашырга ярата, ачык йөзле, сүзгә саран түгел.
Типсә тимер өзәрлек, сау-сәламәт әниләре кинәт кенә каты чирләп киткәч, Люда белән Юля бик борчылалар. Шуңа да табиблар тәмам савыгу өчен берәр шифаханәгә барырга кушкач, интернетка «ябышып», иң шифалыларының адресларын, яшәү шартларын белешә башлыйлар. Үзләреннән бик ерак булмаган Питер һәм Карелиядә дә шәп шифаханәләр аз түгел. Ләкин Галя ханым аларның бөтенесен дә кире кага тора һәм «җир читендә» урнашкан Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге шифаханә-профилакториен сайлый. Ике көймәнең койрыгын берьюлы тотасы килә аның: дәваланырга һәм балачак дусты, илле ел күрешмәгән Зоя-Зәйнәп белән очрашырга.
Миңа да ул тәэсирле очрашуның шаһиты булырга туры килде, фотоаппарат күтәреп артларыннан йөрдем.
Вологда өлкәсенең Никольский балалар йортында бергә үскән, аннары язмыш җилләре дүңгәләк шикелле икесен ике якка тәгәрәткән һәм менә күп дистә еллардан соң кабат очраштырган бу ике ханымның бер-берсенә сөйләр сүзләре бик күп җыелган шул. Уртак истәлекләре дә шактый. Шуңа да алар бер-берсенә карашып, кочаклашып торалар да: «Хәтерлисеңме?» - дип, янә сүз башлыйлар. Хәтерне ачучы ачкыч шикелле бу тылсымлы сүз ул көнне бик күп тапкыр яңгырады.
Галина Егоровна чемоданыннан саргая башлаган бер фоторәсем чыгарды. Зәйнәп апаның да сумкасында шул ук фоторәсем. Алар, саргая башлаган бу сурәттәге эреле-ваклы сабыйлар, өлкәннәр йөзенә төртеп күрсәтә-күрсәтә, үткәннәрне искә төшереп, озак сөйләштеләр.
- Бер гаилә шикелле яшәдек бит, өлкәнрәк яшьтәгеләр безнең шефлар булды, ә үзебез кечкенәрәкләрне карап-ярдәмләшеп тордык, - ди Зәйнәп апа.
- Тормыш мәктәбенең иң михнәтлесен үттек шул. Тыңламасак, караңгы чоланга ябып куялар. Берәр мәрхәмәтлесе ачып чыгарганчы, күселәр белән бергә, борчак өстендә яланаяк басып торасың.
- Ә иң рәхәте ашханәдә дежур торганда: тамак - тук, урын - җылыда.
- Менә рәсемдә дә барыбыз да бертөсле: чәчләр кырып алынган - бетләмәсен өчен. Кызларның азрак маңгай чәчен калдыралар иде әле, малайларныкы бөтенләй такыр, ялтырап тора.
- Исеңдәме, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, чыгарылыш кичәсенә ак күлмәкләрне үзебез тектек. Кечкенәдән үзебезгә курчаклар тегеп өйрәнгәч, әллә ни кыен булмады. Ул ак күлмәкләрне кигәч күңелдә туган шатлыкны әйтеп тә, сөйләп тә аңлатырлык түгел.
Зәйнәп апа балачак дустына күчтәнәч тә алып килгән. Аларны күргәч, Галина Егоровна, моңсу елмаеп:
- Мин конфет ашамыйм шул, яратмыйм, - диде. - Әнием миңа алты айлар чамасында ук авырып үлгән, ә әти исән икән. Бервакыт ул мине балалар йортында эзләп тапты да килеп йөри башлады. Килгән саен берәр кило кәгазьләре ябышып, эреп беткән арзанлы конфет алып килә. Аннары мине янына утыртып, шуларның соңгысы беткәнче ашата. Алайса, бүтәннәргә бирәсең син, ди. Минем инде аны ашыйсым түгел, күрәсем дә килми, ә ул һаман авызыма тутыра... Шуннан бирле конфет белән дус түгел мин, ул чакта үз гомеремә җитәрлек ашадым...».
Галина Егоровна балачагының тагын бер моңсу хатирәсен шулай искә ала.
Нинди генә истәлек сөйләмәсеннәр, кулларыннан фоторәсемнәрен куймады алар.
- Менә без өч дус кыз: Маша, Лида һәм мин. Фоторәсемдә дә бергә төшкәнбез. Аралар ерак булса да (берсе - Аппатиты, икенчесе - Череповец шәһәрендә, мин - Казанда), гомер буе аерылмадык, шатлыкларда да, кайгыларда да бергә булдык. Улым тугач та беренче котлаучылар да, ярдәм итүчеләр дә алар булды, - ди Зәйнәп апа, фоторәсемгә төртеп күрсәтеп.
Җае чыккан саен, алар үзләрен зур тормышка очырган туган оялары - балалар йортына да кайталар, алдан ук сөйләшеп, шунда очрашып-күрешәләр икән. Галина Егоровна ул «өчлек»тән түгел, шуңа аңа язмыш илле елдан соң гына бу хикмәтле очрашуны әзерләгән. Ләкин ул да, балачагын эзләп, Никольскига еш барган. Шундый очрашуларның берсендә, ул яхшы укучы, бик башлы татар кызы Зәйнәп-Зояның телефон номерын табып алып кайта да шалтырата. Меңәр чакрымнар аша, дистә еллар аркылы үзен эзләп тапкан Галяга Зәйнәп ханым аптырый да, сөенә дә. Беренче тапкыр телефоннан ике сәгать (!) сөйләшәләр. Анда да сүзләре бетеп түгел, телефон өзелеп туктыйлар. Аннары инде бер табышкач, гел шалтыратып-хәл белешеп торалар. Галя Егоровнаның күңелендә очрашу планы да бөреләнә. Ничек тә булса, җаен чыгарып, Татарстанга барырга һәм Казанда яшәп ятучы Зәйнәп-Зоя белән очрашырга.
- Син шахматны бик әйбәт уйный идең бит, шуңа «ферзя» дип кушамат та такканнар иде үзеңә. Ә мин кечкенә буйлы, чандыр, соры тычкан төсле, күзгә ташланып тормый идем, - ди Галина Егоровна, кабат балачак истәлекләренә чумып. Аннан, бөтен гомерен күз алдыннан уздырып: - Тормыш бөтен авырлыкларын миңа гына әзерләп торган диярсең. 14 яшеннән ФЗӨгә кердем, тукучы өйрәнчеге булып. Ләкин сизеп торам, бу эш минеке түгел, күңел ятмый, шуңа, күзем начар күрә дип, хәйләләп киттем. Аннары әти (теге кәнфит белән сыйлаучы) үз янына Мурманск өлкәсенең Мончегорск каласына чакырды. Анда никель җитештерү комбинатында кранда эшли башладым», - дип өсти.
Үги ана үги кызны кочак җәеп каршы алмый, билгеле. Бервакыт кыз эштән кайтып керсә, әнисенең фоторәсемнәре ябыштырылган альбом мичтә янып ята. «Шул көнне тагын бер тапкыр ятим калгандай булдым», - ди ул. «Үлгәннәрдән дә көнләшеп буламы икәнни?!» - дип аптырый, яшь булуына да карамастан, тормышны күп күрергә өлгергән кыз. Аннары, гашыйк булып, тормыш корып җибәрә, ике кызга тормыш бүләк итә.
- Гомер буе ир-ат эше эшләгәнгә, тавышым да кырысланды, гәүдәм дә тупасланды, - ди Галина Егоровна, үзенең «ирдәүкә»леге өчен оялгандай.
Юк, тормыш сынауларын күп узса да, сынмаган, күңеле дә шәфкатьле, игелекле калган. Төньяк салкыннары да суыта алмаган аны. Минем игезәкләр (Әдилә белән Газиз) белән дә тиз дуслашты ул. Конфет яратмаучы бу апаның шоколадлары белән аз сыйланмады минем тәмлетамаклар.
Гомер буе китапханәче булып эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан Зәйнәп апа Фәттахова Галина Егоровнаны үзләренә кунакка алып кайтты, улы-килене, оныгы белән таныштырды. Башкаланың төрле матур җирләрен күрсәтеп, истәлеккә фотога төшеп йөрделәр. Казанга кайткач, мин аларны милли ризыгыбыз - каз бәлеше пешереп кунакка дәштем. Ул да безне балалар белән Мурманскига чакырды. Финляндиягә, Кыш бабайның ватаны Лапландиягә дә алып барырмын, дигәч, балалар тәмам кызыктылар.
Без быелгы җәйдә тагын очраштык. Кечкенәдән спортчы булырга хыялланган кызның XXVII җәйге Универсиада шәһәрен килеп күрәсе килгән, шуңа Уеннар карарга башкалабызга килгән. Ләкин ярышлар башланганчы кайтырга туры килде үзенә, чакырып алдылар. «Ярар, - диде ул артык кайгырмыйча, - кыш көне Сочидагы Олимпиадага барырмын. Анда оныгым трамплиннан да сикерәчәк әле.»
Зәйнәп апада да, безнең өйдә дә Төньякның бер кисәге бар, аны безгә Галина Егоровна бүләк итте. Минем Төньяк балкышын күрәсе килгәнемне белгәч, туган көнемә төрле асылташлар тезеп ясалган, табигатьнең шул могҗизасын сурәтләгән картина җибәрде. Бүген дә ул йокы бүлмәбездә, безнең очрашуның истәлеге булып, дуслыкның зур көч икәнен искәртеп эленеп тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: