Шәһри Казан

Безнең өчен үрнәк ул

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас кешеләре бар. Мин дә Зур Бирәзә авылының кайбер олы буын кешеләренә сокланып карап йөрим: нинди тәрбияле, кешелекле кешеләр. Шул буын абзый-апаларының балачаклары, яшьлекләре турында сөйләүләрен тыңлап, аларга ихластан сокланам. Бүген сүзем авылның иң абруйлы кешеләренең берсе булган сугыш чоры баласы Минҗанов Равил Хәбибулла улы...

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас кешеләре бар. Мин дә Зур Бирәзә авылының кайбер олы буын кешеләренә сокланып карап йөрим: нинди тәрбияле, кешелекле кешеләр. Шул буын абзый-апаларының балачаклары, яшьлекләре турында сөйләүләрен тыңлап, аларга ихластан сокланам. Бүген сүзем авылның иң абруйлы кешеләренең берсе булган сугыш чоры баласы Минҗанов Равил Хәбибулла улы турында.
Миңлегөл апа белән Хәбибулла абыйның сигезенче, төпчек балалары булып дөньяга килгән Равил абый Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьлек малай була. Сугыш башлангандагы бер вакыйга бүгенгедәй хәтерендә.
- Без - бер урам малайлары Фәсхетдин, Гәптелгани һәм мин өчебез дә бер яшьтә идек. Авылыбыздан 9 чакрым ераклыктагы Якты Көн урманыннан агач ботаклары җыйнап, уфалла арбасына төяп алып кайткаладык. Авыр булса да, ягарга була иде. Беркөнне арбаларыбызны тартып кайтып килгәндә, Айван авылыннан ат белән бер кеше чыкты. Безне туктатып кыйный башлады, аннан соң өч арбаны да балта белән тураклап бетерде. Фәсхетдиннең аягы шактый имгәнде, аны ике ягыннан җитәкләп, 5 чакрым араны биш сәгать кайттык. Теге вәхши җанны соңыннан белдек: урманчы булып эшләүче Кыям исемле кеше булган. Ул безне газаплаган шул декабрь аенда юкка чыкты, яз көне кар астыннан мәете табылган, - дип искә ала ул.
Бишенче сыйныфта укыган чагында ындыр табагында эшли, алтынчыда - бригадир ярдәмчесе. Ә җиденче сыйныфны тәмамлагач, ат җигеп колхозда эшли башлый. Армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, өч ел авыл Советы рәисе булып эшли. Аннан, 1959 елда «Октябрь» колхозы оешкач, Зур Бирәзә бригадасына бригадир итеп куялар үзен. Киң карашлы, энергиясе ташып торган егет бар көчен хезмәткә бирә. Озак та үтми, шул хезмәтнең хөрмәтен дә татый башлый. 1962 елда аларның бригадасы икмәк игү буенча Татарстанда беренче урынга лаек була, «ЗИЛ» машинасы белән бүләкләнәләр. Ә Равил абыйны СССР халык казаныш­лары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләклиләр.
1970 ел... Кырчылык бригадиры булып эшләгән чагы. Ярата ул бу эшне. Күңеле дә ничектер шуңа ята. Эше дә начар бармый. Энергияле, тырыш Равил абыйны колхоз рәисе Вахитов ферма мөдире итеп куя.
- Симертү группасында ун хатын-кыз эшли иде. Кызлар бик тырыш, уңган булдылар, аларның һәрберсенең исемнәре мактауга лаек. Шушы кечкенә авылда тырышып эшләп, бөтен республикага таныла бит алар, хәтта аларга ВДНХ ның зур бүләкләре килә, - дип искә ала ул.
Равил абый эшли башлагач, симертү һәм үстерүдәге үгезләрне бәйләүдә асрау технологиясе кулланыла башлый (аңарчы бәйсез, ирекле рәвештә торганнар). Районда иң беренчеләрдән булып шул системага күчкәч, үгезләрнең иткә өлгерү вакыты кыскарып, 18 айдан ит комбинатына озатыла. Бу рекордлы күрсәткечләр була. Терлекчелектәге тырыш хезмәте өчен Равил абый СССР халык казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм бронза, «Хезмәттәге аеруча уңышлары өчен» медальләренә лаек була.
Равил абый хәзер дә авылның иң абруйлы кешеләренең берсе. Олы җанлы, киң күңелле кеше ул. Авылның мулласы да әле, аның өстенә зиратны да карап, чистартып, төзекләндереп тора.
Эльмира Равилова,
Әтнә районы
Зур Бирәзә авылы
китапханәчесе.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: