Шәһри Казан

Бүгенге көнемә мең шөкер

1945 елның 28 мартында алты малайдан соң дөньяга килгән кыз мин. Әле өч-дүрт яшемдә, гөл, дип, консерв савытына алабута утыртып йөргәнем хәтеремдә. Күрше Дария апай, гөлләр биреп, үстерергә өйрәтте. Табигатьне ярату исә 1944 елда сул кулын «немецка биреп» калдырган әтидән күчкәндер. Кая барса да мине үзеннән калдырмады ул. Җиләк, шомырт...

Реклама

Әти-әнигә ярдәмем тисен, дип, җаным-тәнем белән тырыша идем. Әле Сикертәндә укыган чакта булды бу хәл: мәктәпкә төшкәнче, иртәнге 5ләр булгандыр, елга аръягында кырда эскерт асты калган. Бер башаклык булыр дип барган идем, тезгә кадәр бозлы балчыкка баттым. Әле саламны күтәреп, тау менәргә кирәк. Шуннан эчем төшеп, әлләни гомер авырдым. Чүлмәкче Бибинур әби дәвалап кеше итте.
1964 елның октябрь аенда күршегә бер егет кайтты. Карточкамны күргәч: «Озын толымлы бу чибәр миңа кияүгә чыгармы?» - дигән егет. Миннән 9 яшь олы, аз сүзле үзе. «Абый белән кайтабыз, син ризамы?» - ди бу. Яшьлегем-җүләрлегем дигәндәй: «Риза», - дидем. Әтиләр дә риза булдылар. 18 октябрьдә Арча районының Масра авылында язылыштык. Көз көне Норильскидан олы абый кайткан иде. Бирнәгә юрган алыр өчен үземнең 10 сумым бар, җитеп бетмәгән 10 сумны абыйдан сорадым. «Тормаса, юрган белән генә тота алмассың, яратса, юргансыз да торыр», - диде. Биш абый һәм энем читтә акча эшләп яттылар, әмма сукыр бер тиен ярдәм итмәделәр. Ирем Рифкать бервакытта да, «син хәерче» дип кимсетмәде, шөкер.
1965 елның 19 маенда кызыбыз туды. Балага 2 ай дигәндә, үпкәм 2 яктан да шешеп, ике айга хастаханәгә эләктем. Каенанага да яшь баланы каравы җиңел булмагандыр, 1966 елны икенче кызым тугач, өйдәгеләр, ел да бала алып кайтасың, дип шауладылар. 2 кыздан соң туган улыбызның көчле авырый башлавы нык борчуга салды безне. Коточкыч авыру бу - астма. Хастаханәдә озак ятты, табиб рөхсәте белән 1-2 көнгә өйгә алып чыгабыз, тагын тыны бетә. Бөтен гөлләрне кешегә өләштек, келәм һәм мендәрләрне сарайга ташыдык, өйдә бушлык, караңгылык, күз яше... Бала өйгә дистәләрчә тапкыр чыкты, чыккан көнендә үк яңадан хастаханәгә сала идек, өйдә суларга сулышы җитми. Өебез дә бик иске иде, яңаны салырга рөхсәт бирмиләр, күчерәбез дип алдап йөртәләр. Улымны, балавыздан ингаляция ясап, бурсык һәм дуңгыз майлары эчереп дәваладым. Әзәрбайҗандагы тоз шахтасына да, өч ел рәткә Кара диңгез буена да алып бардык без аны. Кайсы дәва килешкәндер, газизебез яныбызда, дип, шөкер итеп яшәп ятканда, үзем урын өстенә егылдым: умырткада - бүсер. Больничный бирәләр дә кайтаралар, хастаханәгә салмыйлар. 3 бала хакына дип өзелеп сорагач кына, Яңа бистәдәге хастаханәгә кабул иттеләр. Бик озак дәваланганнан соң гына аякка баса башладым.
Кызлар да өлгереп килә, улыбыз да рәтләнгән кебек, тик өебез һаман иске. Чаллыдан кайткан бер туган сеңлем Равия җизнәсен үзе янына килергә өндәде. Алтын куллы фрезеровщикларга мохтаҗлык икән анда. Сеңлем кадрлар җыю белән шөгыльләнә иде. 1986 елның көзендә киткән иде, 1987 елның көзендә өч бүлмәле фатир бирделәр иремә. Эшенә бик җаваплы караучы алтын куллы Рифкатем лаеклы ялга чыккач та 6 ел тимер тузанын йотты, эшен күзләре күрми башлагач кына ташларга мәҗбүр булды. Чаллыда фатир яхшы булса да, сагынуга дәва юк. Аллага шөкер, җае чыгып, Казанга 3 бүлмәле кирпеч өйгә кайтып урнаштык. Бер ел эчендә ике кызны кияүгә биреп, туйлар ясадык. Яшь чакта язгы ташуда агу, Казанга кайткач, исерек машина йөртүченең машина белән бәреп китүе нәтиҗәсендә кан тамырлары кысылып, баш миенең нык селкенүе бүгенге көндә нык сиздерә. Бөтен гәүдәм сызлый, төнгә керүгә йөрәк алынып тора. Шулай да, яңа туган көнгә шөкер итеп яшим. Бүгенге көндә, бу авыр заманда, гаиләңдә тынычлык, балаларның эшләре, фатирлары булу үзе бәхет. Рифкать белән икебез дә «Кызыл Шәрыкъ»та эшләп пенсиягә чыккач, сөекле Арчама - Чөмә-Елга авылына кайттык. Үз көнебезне үзебез күреп, әкрен генә яшәп ятабыз. Аллага шөкер, балаларым бик тәүфыйклылар, гел кайтып, ярдәм итеп торалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: