Шәһри Казан

«Бәхетемне җимердең»

Кияүгә чыкканда, Наиләгә утыз яшь иде. Марат аннан биш яшькә өлкәнрәк. Марат әнисе белән ике бүлмәле фатирда яши. Әтиләре моннан ун ел элек йөрәк авыруыннан үлеп киткән.

Улының озак өйләнмәвенә Әминә апаның эче поша башлаган иде инде. Институт бетереп заводта эшли башлаган егет, тәҗрибә туплыйм, дип, баштарак тормыш корырга ашыкмады. Ә көннәрдән бер көнне әнисенә: «Өйләнәм», - дип, шатлыклы хәбәр җиткерде.
Марат фатир алу өчен чиратта да тора иде. Бәлки, бер-ике елдан үзебез аерым өйле булып куярбыз, дип, киләчәген тәмам Наилә белән генә күзаллый башлаган иде егет. Тик азрак әнисеннән генә шикләнә, чөнки Әминә апаның холкы тотрыксызрак.
Шаулап туй узды. Кияү белән кәләшнең бәхетләре ташып тора иде. Каенана кеше генә, ни өчен икәнен үзе дә аңламаса да, киленне өнәп бетерми.
Наиләнең әнисе Казаннан ерак булмаган бер авылда яши иде. Кунакка кайтып килгән саен, Наиләнекеләр, кодагыйга, дип, бер олау күчтәнәч җибәрәләр. Яңа гына гаилә корган парга тормыш корырга вак-төякләрне дә алып биреп кенә торалар. Тамаклары тук, өсләре бөтен яшьләрнең. Шатланып эшкә китәләр, куанып кайтып керәләр. Яңа тормышлары шулай күңелле генә башланып китте. Хатыны пешергән ризыкларны мактый-мактый ашый яшь ир. Әминә апа гына, нинди дә булса гаеп табып, тәлинкәне читкә этәреп куя. Көн саен шушы хәл кабатлана башлагач, түзә алмыйча, яшьләр аерым ашый башладылар. Марат инде, түземсезләнеп, балалары тууын көтте.
Көннәрдән бер көнне, балалар эштә чагында, Әминә апа Наиләнең истәлек альбомын актарырга тотынды. Эзләнә торгач, Наиләнең бер егет белән төшкән фотосын табып алды. Егет, җитмәсә, киленнең җилкәсенә кулын салып төшкән иде.
Наиләнең ниндидер егет белән янәшә генә басып төшкән шушы фотосурәте Әминә апаның күңелендә начар фикер тудырды: кияүгә чыкканчы, Наилә инде дөньяның «рәхәтен» бик күп татырга өлгергән... Шуннан соң килене өстеннән әшәке сүзләр сөйли башлады каенана. Марат күпме генә: «Акылыңа кил, әни, ялган сүзләрең өчен Аллаһы Тәгаләдән курык», - дип ялынса да, Әминә апаның хәзер бердәнбер теләге Наиләне өйдән куып чыгару иде. «Яратып түгел, фатир кирәклектән чыккан кияүгә», - дип, Маратны Наиләдән биздерергә тырышты ул. Өйләнешүләренә ничә ай булып та, хатынының балага уза алмавын исенә төшереп, улының күңеленә яман уйлар салды: «Кияүгә чыкканчы азып-тузып йөргән хатыннан нинди бала көтәсең инде?».
Акрынлап булса да, Маратны үз ягына аударды ана кеше. Озакламый үз теләгенә иреште дә: Наилә, әйберләрен җыеп, өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булды.
Марат дөреслекне берникадәр вакыт үткәч кенә аңлады һәм явыз анасына ышануы өчен бик үкенде. Соңлап кына тапкан бәхетен шулай тиз югалту сагышын хәмер белән юа башлады ул. Нәтиҗәдә, аны эшеннән кудылар. Хәзер менә Әминә апаның пенсиясенә генә яшиләр.
Барысына да син гаепле! Минем бәхетемне җимердең, - дип кенә кычкыра Марат әнисенә. Иң үкенечлесе - аерылып киткәч, Наилә төгәл сигез айдан тупырдап торган ир бала тапты. Хатыны бу хәбәрне, Маратның туган көнендә җиткерермен, дип, алдан әйтмичә йөргән икән...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: