Шәһри Казан

«Бәхетле көннәрне күрмичә китте»

«Улым армиядән кайтты. Нинди сөенеч! Һәм нинди көенеч, нинди үкенеч... Чөнки ул туры өйгә кайтмады, башта әтисенең каберенә чәчәкләр салды», - дип сөйли башлады Сәрия башыннан үткән хәлләрне.

«Кып-кызыл канәфер чәчәкләренә ике ир-егетнең күз яшьләре тамды, ә йөрәкләрдә шул чәчкәләр кебек ялкын дөрләде, үзәкләр өзгәләнде. Ел ярым хезмәтен тутырып кайткан Мансур абыйсының күзләренә карады: ничек алай булды?
Бервакытта да төшенкелеккә бирелә белмәгән, кешеләрне, гүзәллекне яраткан, юктан гына да шатлана белгән, һәркемгә ярдәм итәргә тырышкан әтиләренең юклыгына ышану авыр иде. Бу сүзсез газапланудан кабер өстендә тынлык урнашты. «Әни көтә...» Абыйсының сүзләреннән айнып киткәндәй булды Мансур. Өйгә ашыктылар...
Машина туктарга өлгермәде, йөгерепме, әллә очыпмы чыгып, улымны кочаклап алдым. Сөенеч белән кайгы тулы күз яшьләре бергә кушылды. Ул арада туганнар, күрше-тирә кереп җитте. Башта шатлык, хәл-әхвәл сорашу, аннан тынлык урнашты - кабер тынлыгы. Әйтерсең лә һәркем үзен ниндидер дәрәҗәдә гаепле сизә иде. Мансурны армиягә озатканда да кеше бик күп иде: туганнары, дуслары, сыйныфташлары. Военкомат янында диңгез сыман халык. Менә берәм-берәм китәчәк солдатлар керә башлады. Бер егет килеп өлгермәгән, күрәсең, аның әти-әнисен кат-кат чакырдылар. Шулчак Наил военкомат капкасыннан эчке якка кереп китте. Берничә минуттан капкадан кире чыгардылар үзен. «Нишләп анда кереп киттең?» - дигәч: «Әти-әниләрен чакырдылар бит», - ди. «Алар бит килеп өлгермәгән егетнең әти-әниләрен чакырдылар», - дим. Әллә йөрәге сиздеме икән шул чакта. Улын соңгы тапкыр күрүе булган бит.
Февраль аеның гадәти җомга көне иде. Эштән кайткач, тәмләп чәй эчеп алдык. Олы апамның килене белән ике улы бездә вакытлыча торалар иде. Киң күңелле булганга, кем генә сыймады безгә! Ике якны тиң күреп, ярдәмләшеп яшәдек.
Наил ярты сәгать тирәсе черем дә итеп алды. Шуннан торды да: «Шундый рәхәт булып калды, берәр эш эшләргә кирәк!» - дип, чыгып маллар карап керде. Аннан соң оныгыбыз Вәлигә утыргыч ясарга уйлады. «Өстәл белән утыргыч ясадың бит инде», - дигәч: «Монысы безгә килгәч утырырга булыр, - диде. - Бер ясагач, тиз була ул. Кинога кадәр өлге кисеп чыксам, телевизор карый-карый җыеп та куям мин аны».
Болдырга чыгып, шуларны кисеп бетергәндә сәгать 8ләр тирәсе иде. Токмач җәеп аш пешергән идем, кат-кат чыгып ашарга чакырдым. Ниһаять, шатланып, канәгать йөз белән килеп керде. Гадәттәге урынына утырып ашарга тотынды. Балаларга шаяртып алырга да өлгерде. Ит белән бәрәңге ашагач, шулпа салдым. Карыйм, ул бер күзен кыскалаган кебек итә, битен сыйпаштырып куя. «Малайларны кызык итеп утыра», - дип көлешеп алдык. Шулчак ул: «Әллә ничек... кыен булып китте», - диде. Бераздан кулымны тотып: «Миңа бик кыен, Сәрия», - дип өстәде... Диванга барып ятты, ап-ак булган, сөйләшми дә. Маңгаена юеш сөлге куйыйм дип ванна бүлмәсеннән керүемә идәндә ята иде...
Икебезнең дә апалар якында гына торалар, алар йөгереп килделәр, «Ашыгыч ярдәм» дә тиз килеп җитте. Инсульт...
Калганнары инде коточкыч төштәге кебек. Хастаханәдә урын юк, дип, коридорга салдылар. Икенче көнне иртән кизү торган табиб: «Хәле авыр, туганнарыгызга хәбәр итегез», - диде. «Шундый авыр хәлдә булгач, нишләп соң аны коридорда яткырасыз?» - дидем, өзгәләнеп. Туганнар аша, югарыдагы тиешле кешеләр шалтыратканнан соң, реанимациядә урын табылды. Ял көннәрендә томограф та булмады. Чирләсәң дә эш көннәренә туры китерергә икән... Үлгән вакытта да танышлык кирәк бу дөньяда!..
Приморскида хезмәт иткән улыма әтисенең авыр хәлдә икәнлеге, вафат булуы турындагы телеграмманы бирмәгәннәр. Телефоннан да хәбәр итү мөмкин булмады.
Солдат язмышы... Шулкадәр еракка эләгүендә дә ниндидер бер сер, могҗиза бар кебек. Картәтиебез Гарифулла мулланы нәкъ шушы якка сөргенгә җибәргәннәр. Аның нинди шартларда яшәве һәм вафат булуы, кайда җирләнүе әле дә булса билгесез. Һәм менә хәзерге югалту... Сугыш чоры да, 30 нчы еллар афәте дә түгел югыйсә.
Мансур, әтисе вафат булганнан соң төгәл өч ай үткәч, 6 майда хезмәтен тутырып кайтты. 9 майда бәйрәм-парад карарга бардык. Солдат формасын кигән улым белән янәшә атлау үзе бер горурлык иде. Шушы шатлыкны күрергә әтисе генә юк...
Үземнең әтием искә төште: аны Җиңү көненнән соң да өйгә кайтармыйча, яраланып әсирлеккә эләккәне өчен, 10 елга Воркутага җибәргәннәр. Сталин үлгәннән соң, 8 ел гомерен бинахакка читтә үткәреп, туган ягына исән-сау кайтырга насыйп була әтиемә. Алар тормыштан, эштән ямь табып, әнием белән тагы 4 бала үстерделәр (сугышка кадәр өчәү). «Минем бәхетемә, бабай сугыштан исән кайткан», - дия иде Наилем. Балаларын, ягъни безне, эш сөючән, намуслы итеп тәрбияләделәр, рәхмәтебез чиксез әти-әниебезгә. Урыннары оҗмахта булсын!...
Гомерлек югалтуның ачы көннәре белән яз үтеп, эссе җәй килде. Шул вакытларда минем йөрәк ничек чыдаган да, ничек түзгәнен бер Ходай гына белә. Әйтерсең лә йөрәкләрнең януы кушылды, бөтен табигать көйде. Шундый да эссе, сагышлы-моңлы җәйләр тагын буламы икән?..
Аннары көз җитте. Наил дә, мин дә укытучылар булгач, укытучылар бәйрәмен көтеп, үзенә күрә бер тантана итеп үткәрә идек. Сентябрь аенда олы улыбыз Рәсимнең, октябрьдә кече улыбыз Мансурның туган көннәре. Ноябрьдә - Наилнең. Аннан соң көзге каникуллар башлана. Карлы-яңгырлы ноябрь көннәреннән дә зарланмый идек: тәмле ашлар пешереп, көзге муллыкка куанып, бергәләп кич утыруларга ни җитә! Гомумән, Наилнең тормышчан, киң күңелле, бар кешегә ярдәмчел булуы аркасында, кыенлыкларны да ансат җиңә идек.
Тормыш авырлыкларсыз булмый, эшебез дә тынгысыз, төрле проблемалар килеп чыга. Шундый чакта ул: «Сәрия, агачларга кара әле, аларны күрүең үзе бер бәхет бит ул, бу - син исән, тормыш дәвам итә дигән сүз. Яшел үләнгә, агачларга карап көч ал, шатлан», - дия иде. Бу сүзләр аның тормыш девизы кебек әле дә колакта яңгырый. «Баш исән булсын, калганын бергәләп җиңеп була», - дип әйткәнен дә күпләр хәтерлидер.
Киләчәккә хыялларыбыз, өметләребез нинди якты иде... Шулай узган ел алмагачлар утыртабыз, үзебез хыялланабыз: «Менә бу алмагач төбенә түгәрәк өстәл куярбыз, без - әби белән бабай, самавырдан чәй эчеп утырырбыз, йортта оныклар йөгереп йөрер, балалар, киленнәр «мәш» килер».
Гаилә киңәшмәсендә планнар, приказлар да язып элә иде әле. Мин төзәтмәләр кертеп раслый, кул куя идем.
«Сәрия, быел җәй бит сиңа 50 яшь тула, әйдә, бөтен туганнарны җыйыйк әле. Мансур да армиядән кайта, өй котлау да бергә булыр», - диде. «Алайса, чебиләр алыйк. Соңрак каз бәбкәләре алырбыз», - дидем.
Язмаган икән Ходай. Хыяллар күп һәм якты иде дә бит...
Үзебезнең өй дип күпме хыялланды бит ул, балалар да үсте, шатланышып кына яшисе иде дә бит. Күпме эшләнәсе эше калды. Инде безгә никадәр авыр булса да, кадерле кешебезнең хыялларын, эшләрен тормышка ашырасы бар.
Ходайның ярдәме белән, туганнар, дуслар белән берлектә, исәнлектә-саулыкта, балалар шатлыгы, оныклар сөенече күреп яшәргә язсын иде... Амин», - дип сүзен тәмамлады Сәрия апа.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: