Шәһри Казан

Бәхетсез ана хаты

Сезгә бер бәхетсез ана хат яза. Дүрт балам бар. 1968 елның җәендә тудым. Әнием, авыр туфрагы җиңел булсын, «бу бала бәхетле булсын», дияргә оныткан, мөгаен. 21 яшемдә күрше авыл егетенә кияүгә чыктым. Шуннан китте дә инде бәхетсезлегем. Ир дигәнем мәңге айнымас хәлгә җитте. Бәлки аракы эчүеннән туктар дип, дүрт бала...

Сезгә бер бәхетсез ана хат яза. Дүрт балам бар. 1968 елның җәендә тудым. Әнием, авыр туфрагы җиңел булсын, «бу бала бәхетле булсын», дияргә оныткан, мөгаен. 21 яшемдә күрше авыл егетенә кияүгә чыктым. Шуннан китте дә инде бәхетсезлегем. Ир дигәнем мәңге айнымас хәлгә җитте. Бәлки аракы эчүеннән туктар дип, дүрт бала таптым. Кызганыч, аракысыннан аерылырга уйламый да, балаларны кайгыртканы да булмады. Әйткәннәрем бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә.
Биш ел буе төзегән йортыбызда 1991 елда гына яши башладык. Хәзер анда төрмәдән кайткан абыйсы безне балалар белән куып чыгарып, хуҗа булып ята. Бүген ике балам белән әти янында яшим. Олы кызымны кияүгә бирдем. Әтием никах укытырга рөхсәт биргәненә сөенеп туя алмыйм. Ул да, аракы эчсә, үз акылында, ниш­ләгәнен белми.
Элек колхозда алдынгы доярка булып, ялларын белмичә эшләдек. Читкә китеп эшли башлагач, кинәт авырдым. Хәзер инвалид мин. Соңгы вакытта хастаханәгә дә ятып булмый, улым кечкенә дип, калдырмыйм. Ул да урамнан кайтып керми, соңгы арада мине санга да сукмый.
Минем сезгә бер үтенечем бар. Миңа бары 200 мең сум акча кирәк. Әти белән яшәп булмый, мыс­кыл итә, эчкәч, йортыннан куа башлый. Балаларга көн юк. Олы кыз читкә китеп укырга тели. Иремнән мин бер файда да күрмим. Алып кайткан акчасын эчеп бетерә. Аның өчен балалар күптән юк...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: