Шәһри Казан

Бәхилләшкән идек инде...

Бабам, Биктимер Тимергали улы Ибраһимов, 1923 елның 19 октябрендә Саба районы, Өч Нарат авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда беренчеләрдән булып, фронтка китә. Утлы елларны искә алып, ул безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне еш сөйли: - Сугыш башланган көнне болында печән әзерли идек. Җәй башы гына булса да, билдән...

Бабам, Биктимер Тимергали улы Ибраһимов, 1923 елның 19 октябрендә Саба районы, Өч Нарат авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда беренчеләрдән булып, фронтка китә.
Утлы елларны искә алып, ул безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне еш сөйли:
- Сугыш башланган көнне болында печән әзерли идек. Җәй башы гына булса да, билдән печән иде ул елны. Шулчак бар көченә чаптырып бер атлы кеше килеп туктады: «Сугыш! Барыгыз да авылга, хәзер үк!» - диде дә кире китеп барды.
Нинди сугыш? Каян белсен 15-17 яшьлек үсмерләр аның нәрсә икәнен? Чалгы-тырмаларны җилкәгә салдык та авылга кайттык. Кайгы-хәсрәткә баткан, күзләре яшьләнгән әниләр безне басу капкасына чыгып каршы алды. Иртәгесен егетләр, яшь әтиләр, ир уртасы абыйлар фронтка китте. Ул көннәрнең ятимлеге... бөтен җирдә бушлык, һәр почмакта сагыш... Ир-атлар көн саен китә торгач, чират безгә дә җитте. Татарстаннан киткәндә үк билгеле булды: без Ленинградны сакларга барачакбыз! Солдатлар төялгән составны юлда бомбага тоттылар, өчтән бер өлешебез генә калдык.
Күп газаплар чигеп, ниһаять, Ленинградка килеп җиттек. Ладога күлен үтеп, төннәрен траншеялар, окоплар казыйбыз, көндез сугышчан әзерлек үтәбез. 23 майда оборона тоттык. Танклар үкерә, өзлексез бомба ява, чинап, истребительләр әйләнә, күк белән җир тоташкан кебек тоела. Безнең укчы бригадада ничә солдат булганын хәтерләмим, әмма гарасаттан исән калганнар... өчәү идек. Сугышта берәү дә «үләм» дип йөрми. Дошманга нәфрәт чиксез булганга,үзеңне гел исән калырмын дип тоясың. Үлем белән үлемсезлек арасын мин дә үттем. Каты яраланып, алты ай Соликамск шәһәре госпиталендә дәваландым...
Менә шул вакытта авылга «похоронка» кәгазе килә, хәтта җеназа намазы да укыйлар. Бу кайгылы вакытларны бабамның сеңлесе Минҗиһан әби дә хәтерли: «Үлде дип хәбәр килгәч, әни ашларын да үткәрде. Абыйның кырыгын үткәреп, 41 көн дигәндә, әнигә хат килеп төште. Без сезне сөендерәбез, улыгыз Биктимер исән, хәзер Соликамск госпиталендә дәвалана», - дип язылган иде. Әни моңа ышанмый, хатны кочаклап өйдән өйгә йөри. Өч айдан соң, абыйның үзеннән хат алгач кына тәмам тынычландык».
Әнисенең, якыннарының бәхетенә, бабам, күп михнәтләр күреп,1943 елда култык таяклары белән Өч Нарат авылына әйләнеп кайта.
Ул ике ел култык таяклары белән йөри әле. Сугыш яралары бераз төзәлгәч, 1950 елда Шәмәрдәнгә күченеп килә, нефтебазага каравылчы булып керә һәм пенсиягә чыкканчы (37 ел) эшли.
Әбиебез Мәхрүсә белән 1950 елда гаилә корып җибәрәләр. Өч бала: бер кыз, ике ул үстерәләр. Хәзерге көндә һәрберсе үз гаиләләре белән Шәмәрдәндә яшиләр. Бабам алты оныгы, дүрт оныкчыгы белән һәрдаим элемтәдә тора. Картлык көннәрен генә тигезлек белән каршы ала алмыйлар, әбиебез 14 ел элек вафат булды. Бабам әле дә Мәхрүсә әбине сагынып искә ала.
Бабам кул кушырып утырмый, электән килгән шөгыле - кәрҗиннәр дә үрә, дөнья хәлләре белән дә кызыксына. Сеңлесе Минҗиһан әби белән кәрҗин үрү серләрен уртаклаша.
Мин, бишенче оныгы, бабам белән горурланам. Хәзерге вакытта Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытам. Үземнең укучыларны сугыш батырларын хөрмәт итәргә, туган илебезнең патриотлары булып үсәргә өйрәтәм.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: