Шәһри Казан

Биш балага әти дә, әни дә булган

Язмыш сынауларына сыгылмаган, сынмаган тагын бер әңгәмәдәшем - Ризван абый Мөхтәров. Тәнзилә апаларда мине дүрт эт каршы алса, Ризван абыйларның капкаларын ачуга, дүрт мәче йөгереп чыкты. Дүрт кенә дә түгел икән әле.

- Кызлар, жәлләп, бер мәче баласы алып кайтканнар иде. Хәзер менә уннан да арттылар. Акыллы тагын үзләре. Бер кара мәче төнлә тычкан тотып кайта да, ишекне ачарга кушып, веранда тәрәзәсен шакый, - дип көлә хуҗа.

Хатыны Нурания апа вакытсыз гүр иясе булганда, биш баласының төпчегенә ике генә яшь була әле. Тешен кысып булса да, авырлыкларны җиңеп, Ризван абый балаларын аякка бастыра. Бүген 71 яшенә җиткән әңгәмәдәшем башка өйләнмәгән. Нурания күз алдымнан китми, аны һаман яратам, ди үзе.

Аксубай кызы Нуранияне Яшел Үзән районы Татар Әҗәле авылына практика узарга җибәрәләр. Яшь ветеринарга Ризван абыйның шунда ук күзе төшә. Яшьләр таныша, кавыша. Бер-бер артлы биш балалары туа. Тигез гомер итүләренә 15 ел дигәндә, Нурания апада яман шеш табалар.

- Җәйләүдән кайтканда пычрак юлда автобус кинәт туктаган да, Нурания күкрәге белән нык бәрелгән. Авырлы да иде әле ул чакта. Баланы да җиде айдан тапты. Авыруының сәбәбе шул бәрелүдән башланган, күрәсең. Миңа зарланмый иде үзе, - дип сөйли Ризван абый.

Яман шешне җиңә алмый Нурания апа, биш баласын, ирен калдырып, бакыйлыкка күчә.

- 1991 еллар. Җиңел булмады. Күңел ярасы бер хәл, биш балага ашарга җиткерү, киендерү зур проблема иде. Яшәргә кирәк, балаларны яшәтергә кирәк. Аларның тамагы тук, өсләре бөтен булсын өчен, кулдан килгәнне эшләдем. Бәлки балаларга җитәрлек дәрәҗәдә игътибар, наз биреп бетерә алмаганмындыр, көннәр буе эштә булырга туры килә иде. Шөкер, әни, Нураниянең апасы Мөзәянә, башка туганнар нык ярдәм итте, - ди Ризван абый.

Үзе турында сөйләргә бик яратмый әңгәмәдәшем. «Минем урында бар кеше дә шулай эшләр иде, изге кеше түгел инде мин», - дип тыйнак кына елмая.

Реклама

25 ел күрше Норлат авылында автомат телефон станциясендә җитәкче булып эшләгән Ризван абыйны тирә-якта да хөрмәт итәләр. Монтер эшеннән алып транспортка ягулык табуны да үзенә хәл итәргә туры килгән аңа. «Шуңа да, ул чакта өйдә берни эшли алмадым. Пенсиягә чыккач та дүрт ел эштән китеп булмады. Хәзер бернидән зарланмыйм. Рәхәтләнеп йорт тирәсендә эшли алам», - дип сөенә.

Ризван абыйның бер улы үзе янында яши. Төпчеге - хәрби. Ике кызы, тагын бер улы Казанда төпләнгәннәр. Җай чыккан саен, әтиләре янына кайтып йөриләр. Эшкә алар кечкенәдән өйрәнеп үскән. Авылда әтиләре йортында 30лап баш сарык асрыйлар. Чиратлап, шул көтүне көтәргә кайталар. Сыерлары да бар. Умарта тоталар.

- Элек, бишәү булсалар да, балаларны үстерүе җиңелрәк булган. Хәзер кеше арасында катламнарга бүленеш нык сизелә. Бай, ярлыга аералар. Шуңа да күпләр бер-ике бала белән чикләнә, күрәсең.

Балалар бакчасына урнаштыру проблема, кием-салым кыйммәт, яшьләрнең кулыннан телефон төшми, ә үзләре тапкырлау таблицасын да белмиләр. Сүз тыңлатуы да авыр, - ди Ризван абый.

Хатыны вафатыннан соң парсыз яшәсә дә, гаиләдә хатын-кыз кирәк, ди үзе. Әле берсе дә гаилә кормаган балаларына тигезлек, парлы гомер тели.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: