Шәһри Казан

Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме

Екатеринбургта 19 яшьлек солдат балалар атынгычына солдат каешыннан элмәк ясап асылынган.

Реклама

Армиядә контракт нигезендә хезмәт итүче кече сержант Сергей Лебедев Казанга хәрбиләр телендә «курсы выживания» дип аталучы курслар узарга килгән булган. 27 октябрьдә кире Екатеринбургтагы үз частена кайтып киткән. Әмма үз частенда күренмәгән. Ә иртән аны асылынган килеш тапканнар. Элмәккә менү сәбәбе җавапсыз мәхәббәт түгелме икән? «Вконтакте»дагы битендә ул, «28 октябрьдә кайтам, аңа бик зур чәчәк бәйләме тапшырам да мине башкача беркем дә күрмәячәк», дигән язу калдырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: