Шәһри Казан

“Бог накажет!” дигәне тормышка ашты. Кичерегез мине!

Ул автобусның икенче башыннан миңа таба җәлт-җәлт кенә очып килде дә, учыма бер кәгазь кисәге сузды. Мин алырга теләми торганны күргәч, кәгазьне күзләремә якын ук китереп ачып күрсәтте. Ә анда кәкре-бөкре хәрефләр белән: “Бог накажет!” дип язылган иде.

Яшьлекнең үзе кебек чалт аяз көн. Ара-тирә җылы җил исеп куя. Шул җылы җил иркенә яңакларны куеп иркәләнәсе, назланасы килә. Кем әйтмешли, матур күренешләрдән, тыныч рәхәтлектән күңел мәтәлчек ата.

Мин – авылдан шәһәргә килеп югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашып, Казанда калган 22 яшьлек кыз. Ул көнне әти-әни яныннан калага килешем иде. Авылдан Чаллыга кадәр иптәш кызым белән алар машинасында килдем. Чаллыдан дустым автобуска кадәр озатып куйды. Алар фатирыннан Чаллы-Казан автобусы туктый торган беренче тукталыш якын гына икән. Ничек яхшы, җаным теләгән урынга утырырмын.

Йомшак җил белән күңелемнән саубуллашып, автобусның артынарак тәрәзә янындагы урынга барып утырдым. Колакчыннарымны кидем, матур җыр куштым. Яратам мин озын юлларны: Уйларны тәртипкә салырга, юл буенда озата барган табигать белән хозурланырга менә дигән мөмкинлек!

Чаллыны чыгып бара идек инде. Автобусның алдындарак ыгы-зыгы, кычкырыш башланды. Артык игътибар итмәдем, матур музыкадан аерыласым килмәде. Яңарак кергән кешеләр урын өчен тарткалашалар иде булса кирәк.

Реклама

Бераздан соң минем яныма тулы гына гәүдәле бер ханым килеп утырды. Утырган шәпкә миңа карап нәрсәдер әйтте. Мин наушникларымны салып, кабатлап әйтүен сорадым. Миңа дорфа итеп: “Бар әле, әнә тегендәге урынга барып утыр!” – ди. Бер белмәгән кешенең боерган тон белән шулай дип әйтүенә бераз аптырап калдым. Берничә мизгелдән, һушымны җыеп:  “Юк!” – дидем.

Бактың исә, ирле-хатынлы олы гына яшьтәге пар алдарак ялгызы гына утырган хатын белән дә урын өчен тавышланышкан икән. Әлеге парның бергә утырасы килә, ә үзе генә тәрәзә янында утырган ханым күчеп утырудан баш тарткан.

Шул арада минем янәшәдә утырган таза ханымның ире дә без утырган урын янына килеп җитте. Кул хәрәкәтләре белән генә аңлаштылар да, ир-ат кире китеп барды. Шунда гына аңладым – ир-ат телсез-чукрак иде... Кинәт ул автобусның икенче башыннан миңа таба җәлт-җәлт кенә очып килде дә, учыма бер кәгазь кисәге сузды. Мин алырга теләми торганны күргәч, кәгазьне күзләремә якын ук китереп ачып күрсәтте. Ә анда кәкре-бөкре хәрефләр белән: “Бог накажет!” дип язылган иде...

Шушы вакыйгадан соң авылга кайтып-килеп йөрү – минем өчен олы бер газапка әйләнде. Юлның нәкъ менә шул абзый “Бог накажет!” дигән язуны күрсәткән урынында гел нинди дә булса күңелсез вакыйга килеп чыга торган булды: йә мин утырган машинаның тәгәрмәче тишелә, йә ватылып кала, йә бензин бетеп тукталабыз, хәтта һәлакәткә очраган булды...

Күңел тынычсызлыгы бер мизгелдә кечкенә булып ярала да, йөрәк түрендә зур авыр таш кебек утыра икән. Әлеге вакыйгадан соң инде дистә еллар үтте. Ул гаиләне танышларым аша эзләп карадым – тапмадым. Юанычым бер генә – намазларымда ярлыкауны үтенәм. Алардан гафу сорыйсым килә. Урын бирмәгән өчен гафу итегез мине, билгесез кешеләр!

Ландыш Тимерова

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 14 октябрь 2021 - 12:07
    Без имени
    Юк суз,узегез просто впечатьлительный или дорес язып бетермэгэнсез. Алар тоже шулай тупас кыланырга тиеш тугел. Ир атнын физик ктмчелеге юк, аякта йори, хатыны сэламэт. Шундый гарип тугеллэр, кешечэ сорасалар сез дэ каршы килмэс идегез. Дорес булса да ир алай телэргэ тиеш тугел кешегэ, кеше гаепле тугел.
  • 14 октябрь 2021 - 07:59
    Без имени
    Сама себе установку сделала, надо просто внутри себя попросить прощения и отпустить ситуацию.