Шәһри Казан

Бозыклыкның чиге юк аның

Картайган саен бозыла кайберәүләр. Яшь вакытта тәртипле, эшчән дип йөргән егетләр нишләптер олыгаеп килгәндә бозык юлга басалар. Мансур белән Зәлия бергә укып, дус булып йөреп өйләнештеләр. Мансур югары белем дә алды, инженер булып эшләде, ә Зәлия хисапчы иде.

Реклама

Ике бала үстереп матур гына яшәп ятканда, Мансурны бик еш командировкаларга йөртә башладылар. Шунда күңел ачулар, чит хатыннар белән очрашулар башлана. Ял йортларына юлламалар белән дә үзе генә йөрергә ярата ул. Зәлия балалар белән өйдә, бакчада эшләп, әнисенә булышып тормышны алып бара. Командировкадан кайткан саен, эш урынына хатын-кызлардан хатлар килә. Берсендә командировкада очрашкан хатыны килеп тикшереп китә. Икенче берсеннән соң баласы тууы белән дә котлыйлар. Зәлия белән аралар елдан-ел суына. Үз тормышыннан бизгән ир һаман да читтән кызык эзли. Азгын күңелгә балалар да, хатын да киртә булмый. Бераздан Зәлиядә венерик авыру табып, икесенә дә дәваланырга кушалар. Ә ир, үзенең гаебен акларга тырышып, хатынына төрлечә пычрак ата, хыянәттә гаепли. Дәваланганнан соң иреннән бөтенләй бизә Зәлия. Бергә йоклау, мунча керү юк та юк, хәтта бергә утырып ашамый да алар. Шулай берәр ел бер түбә астында дошманнар булып яшәгәч, ир чыгып китәргә мәҗбүр була. Кеше почмакларында, тулай торакта яшәп-эшләп йөри. Ул арада операцияләр дә кичерә. Әмма сөяркәләр дә, хатын да хәлен белергә килмиләр. Тагын бер хатынга өйләнеп тора башласа да, чир китә - гадәт китми дигәндәй, башка чибәррәк хатыннарга нәфесе төшеп кенә тора. Авыру, эчәргә яраткан, холыксыз, бозык күңелле бабай инде беркемгә дә кирәк түгел шул.
Әтиләренең гөнаһысы балаларына да төштеме, әтиләре үрнәге йогынты ясадымы - балаларының да тормышлары уңмый. Оясында ни күрсә, очканда шул буласы билгеле.
Шулай ялгыз ата каз кебек «кайда коймак - шунда кунак» булып дуслардан танышларга, үзе кебек бозык, эчәргә яратучыларга йөреп көн үткәрә ул.
Бер кич үзе кебек ялгыз карттан эчеп кайтышлый яшьләргә бәйләнә. Алары кыйнап китәләр үзен. Тагын хастаханәгә эләгә, янына килүче дә, эзләүче дә булмый. Каңгырып йөри торгач, үле гәүдәсен табып, полициягә хәбәр итәләр. Кем икәнен белгәч, фатирына илтәләр, ләкин күмәргә бер кеше дә таба алмыйлар. Эшләгән коллективына кушып кына күмдертәләр. Этлектә яшәсәң, эт көнендә үләсең дә инде. Казанда шундый картлар бик күп, гыйбрәт алсыннар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: