Шәһри Казан

Бу вакыйгага инде дистә еллар, тик ул чактагы җиләк тәме һаман тел очында

- Сугышта дошман минасына эләгеп, сул кулымның ике бармагын өздердем, уң кулныкыларга зыян килеп, имгәнеп калдылар. Калугадагы госпитальдә берничә операция ясадылар. Шул вакытларда өйгә бернинди дә хәбәр җибәрә алмадым. Әти-әни, туганнар бик зур кайгыга батканнар инде. Бераз вакыттан соң мине Калугадагы госпитальдән Удмуртиягә күчерергә булдылар. Шунда барганда поездыбыз Канаш станциясендә...

- Сугышта дошман минасына эләгеп, сул кулымның ике бармагын өздердем, уң кулныкыларга зыян килеп, имгәнеп калдылар. Калугадагы госпитальдә берничә операция ясадылар. Шул вакытларда өйгә бернинди дә хәбәр җибәрә алмадым. Әти-әни, туганнар бик зур кайгыга батканнар инде. Бераз вакыттан соң мине Калугадагы госпитальдән Удмуртиягә күчерергә булдылар. Шунда барганда поездыбыз Канаш станциясендә туктап торды. Минем авылдашлар (Яшел Үзән районы, Кече Ачасыр авылы) шундагы базарга килеп, товарларны икмәккә алыштыра торганнар иде. Поезд туктаган арада тәрәзәдән карап тора идем, кинәт кенә ике кыз баланы күреп алдым. Шуларның берсе туганым Мәймүнә иде. Нишләргә дә белмим - сөенечем эчемә сыймый, күздән яшь ага. «Мәймүнә апа!» дип кычкырган тавышымны ишетте тагын! Ул да мине танып: «Безнең Хәким бит бу!» - дип кычкырып җибәрде. «Әти дә монда!» -дип, тиз генә бер баланы аның артыннан йөгертте. Әти мәрхүм абына-сөртенә, атлый-оча килеп җитте инде. Күрештек, хәлләрне белештек. Безнең янга Сабантуй мәйданындагы кебек халык җыелды. Елашалар, безнең өчен сөенешәләр. Шуннан әти тиз генә каядыр китеп югалды. Озак та узмады, бер стакан тутырып, кып-кызыл урман җиләге алып килде. И-и-и, кызым, аның тәмлелекләре!.. Аның тәме бүген дә истә әле. Бик зур куаныч булды инде бу очрашу безгә.
Сугыш тирән эз калдырган хатирәләрне яңартканда, менә шушы өлешне аеруча зур дулкынлану белән искә ала дәү әти. Хәкимулла Әхмәтсафин - каенанамның әтисе, ягъни тормыш иптәшемнең дәү әтисе була инде. Безнең гаилә өчен бик тә кадерле, якын һәм абруйлы кеше. «Әти бөтен ризыкны да яратып, мактап ашый. Теге ярамый, монысы килмәгән, дигән сүзне белми. Авыртынган, сызланган вакытта да артыгын зарланмыйча сабыр итә», - ди аның турында төпчек кызлары - кае­нанам Алсу. Ризыкка талымсызлыгы да, авыр чак­ларда түземлелеге дә - барысы да әнә шул сугыш сеңдергән сабак­лар инде ул. Кешелек дөньясына күпме хәсрәт алып килгән әлеге кара хәбәр таралган көннәрдә дәү әти кулына әле яңа гына мәктәпне тәмамлау турында аттестат алган япь-яшь егет була.
- 1942 елның 12 августында Норлат военкоматы мине армия­гә җибәрде. Гәүдәгә ябык булмасам да, буем кыскарак иде, шул сәбәпле, училищега алмадылар, Мари Эл Республикасының Суслонгер дип аталган бистәсенә юлладылар. Анда сапер һөнәренә өйрәттеләр. 1943 елның гыйнварында фронтка җибәрергә дигән приказ килгәч, «Тамагыбыз туя икән!» - дип бик сөендек инде. 17-18 яшьлек егетләр бит без. Эш авыр, ә ашау бик начар иде. Командирларга елгадан балык тотып бирәбез, үзебезгә алардан калган балык башлары, бәрәңге кабыклары гына эләгә. Ипи шул дәрәҗәдә каты, аны пычкы белән генә кисәбез. Шулай итеп, 169 нчы дивизиягә 556 нчы полкны, ягъни безне куштылар. Брянск урманына эләктек. Ул бик куе иде. Шул урман эчендә землянкалар казыдык. Ерак түгел генә сугыш бара. Урманның теге ягында Жизра елгасы ага иде. Июльдә шуның аша күпер салырга дигән приказ килде. Безнең эш землянка казудан тыш, дүрт аяклы кузла ясау да иде. Төп эшләр исә төнлә башкарыла. Дошман ата башлагач, кереп качабыз да, тавышлар тынгач, кабат эшкә тотынабыз. Кузланы суга акрын гына төшереп, өстерәп барырга кирәк. Шулай бервакыт иң соңгы кузланы куяр өчен Леонов дигән егет белән бүрәнә куярга киттек. Кинәт ату башланды, бөтен урманны ут камап алды. Иптәшем куркуыннан ап-ак булып, аңын югалтып егылды. Мин лейтенант янына барып, хәлне аңлатып бирдем. Шуннан соң тагын икенче егет белән бүрәнәне китереп салдык. Ә ату тавышлары һаман тынмый. Без ясаган күпердән солдатлар йөгерә, баш очыннан самолетлар оча. Соңыннан аңлавымча, андый күперләр мин белгәне генә дә өч-дүрт булган икән. Бөтен җирдә шау-шу, төтен. Малайларның кайсы елый, кайсы көлә, кемнәрдер шунда егылып, ятып кала. Мин дә, кызым, шуннан соңгы вакыйгаларны хәтерләмим. Күземне ачканда, янымда бер кыз бала елап басып тора иде. Минем аңыма килүемне күргәч, ул командирларга хәбәр итәргә йөгерде. Соңыннан гына минага эләккәнемне аңладым. Госпитальдә берничә ай ятканнан соң, декабрьдә өйгә кайттым, - дип искә ала дәү әти.
Ходайдан сорап дога кылганда, якыннарыбызга хәерле озын гомер теләү бар. Узган елның көзендә 90 яшен тутырган дәү әтигә дә шундый матур озын тормыш юлы узарга насыйп булган дияр идем. Дөрес, бу юлда ачысы-төчесе дә, авыр сугыш еллары да, ачлыгы да, югалтулары да булган. Әмма үткәнгә карап нәтиҗә ясаганда, картлык көннәргә сирәкләргә генә әнә шундый бәрәкәт белән килеп җитү бәхете татый. Дәү әни Хәлимә Әхмәтсафина белән тормыш корганнарына узган җәй 65 ел булды. Яшьлектә, бала-чаганы аяк­ка бастырганда бер-береңне кадерләп, саклап яшәүчеләргә генә Ходай әнә шундый парлы картлык бүләк итә. Хезмәттә дә үз урынын тапкан дәү әти. 50 елга якын укучыларга белем биргән. Моннан тыш, әти-әни дип өзелеп торучы биш балаң, оныклар, оныкчыклар янында кадер-хөрмәттә яшәү үзе бәхет түгелмени? Шушыларның барысына өстәп, тагын бер бик тә күркәм эш турында язмый булдыра алмыйм. Егерме елдан артык Аллаһы Тәгаләнең иң савап­лы гыйбадәтен башкару - намаз уку да дәү әти белән дәү әниле йортны иманлы һәм ризыкларны бәрәкәтле итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: