Шәһри Казан

Буран

Котырынды гына бу арада буран. Карның күплеген халыкның бер ише уңышка юрады. Икенчеләр аклык матур булса да, ишегалларын, юлларны тутырган кардан тәмам туйды. Карны ничек кенә көрәсәң дә, көрт таулары барлыкка килде.


Юк йомышын бар итеп йөрүче Гүзәл дә сөяркәсе «десятка»сына утырып юлга чыкты. Әллә ни сөйләшер сүзләр дә калмаган, бер-берсенә булган хисләр дә сүнә башлаган, ахрысы, сүзләре сүзгә ялганып китә алмады. Әллә урамдагы буран, әллә күңелдәгесе тынгы бирмәде. Тик, бу юлы буранның файдасы булды. Җәяүлеләр сукмагын гына түгел, даими чистартылып торган зур юлларны да кар өемнәре белән каплап киткән бураннар Гүзәлнең күзен ачты. Ә бит аралашу башкачарак, аерылышу булмас кебек иде...
Уйнап-көлеп кенә кесә телефоны аша хәбәрләшү Гүзәлнең дә, Фәннурның да күңел кылларын тибрәтте. Аралашулары да кызык, кем әйткәндәй, «төрлелек» эзләп башланды. Иренең «эшен» сизгәч, Фәннурның хатыны Фәния кайчакта бар гаепне кесә телефоныннан күрде. Имеш, кәрәзле телефон булмаса, хәбәрләшүләре үзеннән-үзе төгәлләнер иде. Шул кәрәзле телефон дигәннәре күпме кешенең әйтелми калган сүзләрен дә «әйтеп» бирергә сәләтле. Гүзәлнең ире дә ике хыянәтченең бер-берсенә әйтелгән матур сүзләрен укыды. Матур сүз дигәннәре дә әллә ни мәхәббәт аңлату түгел. Үзләре дә, эш буенча, дип кенә акландылар. Әшәкелеккә, азгынлыкка күп кирәкмени инде?! Бер ниятенә керешкәч, азгын күңел азагын уйламыйдыр ул.
- Кеше ирләрен кочаклап йөрергә кем дип белдең? - дип каршы төште көндәшенә Гүзәл беренче күрешүдә. Үзе карышты, үзе тагын да ныграк итеп аны кочаклады.
Тормыш бит - сәхнә. Ул сәхнәдә кемнәр генә уйнамый. Әлеге сәхнәдә уйнар өчен, театр артисты булып уйнауга караганда да, бик күпкә сәләтлерәк, талантлырак булу кирәк. Ә Гүзәлдә болар җитәрлек. Ир янында тугры хатын, Фәннур янында сөяркә була белә ул. Нәкъ сарык тиресе ябынган бүре диярсең. Тик аны бернәрсә борчый. Монда барысы да ясалма. Фәннур белән өч ел дәвамында очрашып йөрүләр араларын никадәр якынайткан кебек тоелса да, кочаклашулар-үбешүләр дә, хәл белешүләр дә ясалма. Күңеленең бер читен «бу бит минеке түгел, бу бит башканың ире!» дигән корт кимерә. Мәхәббәттән бигрәк Гүзәлне Фәннурга кеше арасында дәрәҗәле, сүзе үтемле булуы якынайтты. Урамда, эш буенча теге-яки бу йомыш белән кая да булса барганда очраклы гына очрашсалар, Фәннур аңа сөяркә буларак түгел, дус итеп сәлам бирә. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, башкалар да Гүзәлне «күрә башлады». Фәннур «тырышлыгы» белән аны олыладылар.Гүзәл үзен көннән-көн канатлырак итеп, кемгәдер кирәк итеп тойды. Әмма бу үз күңелен үзе алдау гына иде...
Мәхәббәт мавыгулары белән янып-көеп йөргәндә бала тәрбияләү онытыла икән. Әле ярый, әби-бабай бар. Мәктәпкә укырга да кермәгән кызчыкны алар хәстәрли. Юк, Гүзәл баланы тамагына ашатмый, өс-башын карамый түгел. Алары бар да тәртиптә. Ә менә соңарып эштән кайткач, әнисен кочакларга теләгән Лениза һәрвакыт читкә кагыла. Баштарак Гүзәлгә бу авыр тоелды. Кеше ирен кочып кайткан гөнаһлы кочагына ничек итеп сабыйны алырга кирәк. Шундый уйлар аны уйланырга, үз-үзеннән җирәнергә мәҗбүр итә иде. Тик соңрак, ияләшә төшкәч, мавыгулар тагын да куергач, баласына тәмам суынды ул. Шул чакларда мин әни булып ялгышканмын, ахрысы, дигән уйлар да туа иде аның күңелендә.
Буран котырыныпмы- котырына. «Унлык»тан төшеп калгач, җәяү атлаганда юеш карлар Гүзәлнең буялган керфекләрен, иреннәрен чылатты. Керфек, ирен буяулары агып төшеп аның йөзен дә пычратты. Тиз генә кайтып каенана-каената күргәнче битен-күзен юды хатын. Күзләр, иреннәр дә ясалма матурлыктан арынды, чистарынды. Тик, ап-ак, юеш карлар Гүзәл күңелендәге пычраклыкны юып төшерә алмады.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: