Үч алам дип яраттым, бар нәрсәмне югалттым...

Даниянең кияүгә чыгуы да көтмәгәндә булды. Очрашып йөргән егете бер бәхәстән соң үзенең элек йөргән кызын озата киткәч, аңа үч итте Дания. Егетенең дустына күз уйната башлады. Уеннан уймак чыктымы, әллә язмышка шулай язылган булдымы, Даниянең үч алудан башланган «мәхәббәт»е никах белән тәмамланды. Дустымны котларга кергәч тә: «Син бәхетлеме соң?...
Даниянең кияүгә чыгуы да көтмәгәндә булды. Очрашып йөргән егете бер бәхәстән соң үзенең элек йөргән кызын озата киткәч, аңа үч итте Дания. Егетенең дустына күз уйната башлады. Уеннан уймак чыктымы, әллә язмышка шулай язылган булдымы, Даниянең үч алудан башланган «мәхәббәт»е никах белән тәмамланды. Дустымны котларга кергәч тә: «Син бәхетлеме соң? Аны яратасыңмы?» - дип сорамый булдыра алмадым. «Тора-бара яратырмын әле. Стерпиться - слюбиться диләр бит», - дип кенә көлде ул. Ырымнарга ышанмаса да, ире беренче айда ук никах балдагын югалткач, нык борчылды Дания. Хәерлегә булсын. Икенчесен алырга дип акча да җыйганнар иде, тик ире генә, балдак кирәкми, бармагыма комачаулый, дип, ул акчага үзенә алтын муенса алып такты. Гаиләдә уртак фикергә килә алмады яшьләр: гел бәхәс, кычкырыш. Балага да озак кына уза алмады Дания. Үләннәр дә эчеп карады, дарулар белән дә дәваланды. Ниһаять, көтелгән яңалык. Дания авырлы. Сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз салды Илнара, коеп куйган әтисе инде менә. Бердәнбер кызларын өрмәгән җиргә дә утыртмыйча, бик иркәләп, яратып үстерде ата-ана. Тәмледән-тәмле ризыклар гына ашады ул, конфет, соктан бер көн дә өзелмәде. Тик көтелгән бала гына бәйли алмады гаиләне. Еш кына эштә тоткарлана башлагач, хәтта чүп түгәргә чыкканда да телефоныннан аерылмагач, иренең читкә йөрүен сизә башлады Дания. Хәер, ире дә яшереп тормады. Әйе, аның сөяркәсе бар һәм ул тиздән аның янына күченәчәк. Даниягә карата аның хисләре сүрелгән, хәзер менә чын мәхәббәтен очраткан, имеш. Дүрт ел яшәгән иренең ташлап китүенә бик борчылмаска тырышты Дания. Әти-әнисе исән бит әле. Баланы тәрбияләргә булышалар, үзе яшь, чибәрлеге дә бар, табар әле тиң ярын... Тик сөяркәсенә күченеп киткән ир Даниягә үз таләпләрен куйды: беркем белән очрашмаска, кияүгә чыкмаска, ул аңа акча биреп барачак, бәлки, ара-тирә килеп тә йөрер...
Илнара әтисенең сирәк булса да килгәнен бик сагынып көтеп ала иде, килгән саен яңа киемнәр алып килә әтисе, уенчыклар бүләк итә. Бәхетсезлек ялгызы гына йөрми диләр, тора-бара Дания кызының кинәт хәлсезләнүен сизә башлады, юньләп ашамый, гел ята баласы. Баштарак моңа әллә ни игътибар бирмәсә дә, кызы аягы авыртудан зарлангач, борчыла башлады Дания. Хастаханәгә юл тотты. Ике айлап дәваланып чыкты алар. Илнара йөри алмас хәлгә килгән иде. Бер сәгатьләп уйнаса, бала арый, аяклары тотмый башлый. Кыскасы, моның нидән икәнен табиблар төгәл генә билгели алмады. Аллергия нәтиҗәседер дип, кызга катгый диетада торырга куштылар. Чипсы, газлы сулар, төрле конфетлардан да мондый авыру килеп чыгарга мөмкин, имеш. Уртак кайгы Данияне ире белән кабат якынайтты. Алар ешрак очраша башлады. Дәваланганнан соң да үз хәленә кайта алмады Илнара, балалар бакчасына йөрергә ярамый иде аңа, ботка, сохарида гына тора. Өшкерүче әби-бабайлар беравыздан моның сихер галәмәте булуын әйттеләр. Илнарада бозым бар. Ул аңа әтисе алып килгән киемнәр аша күчкән, имеш. Берсе: «Үч алам дип яраткансың, бар нәрсәңне югалтасың. Ирең бер гарип хатын белән тора. Сихәтләнер өчен аңа кызыңның аяклары кирәк. Соң булганчы, намазга бас, кызым, үзеңне, кызыңны бары дингә басып кына саклый аласың, иреңне кайтарырга тырышма», - дигәч, Дания бу сүзләрдән куркып ук калды. Елады, уйланды. Берсендә ире артыннан күзәтеп, ул торган йортка барды. Сөяркәсен дә, үзен дә туздырып кайту иде уенда. Ләкин инвалид арбасында утырган хатынны, аны урамга алып чыккан ирен күреп, телсез калды ул. Йа Ходам, чәчәк кебек хатынын ничекләр аңа алыштыра алган ул? Сихер галәмәтеме бу? Әллә ире чынлап та шул хатынны яратамы?
Хәзер ялгыз хатын мәчеткә йөри, намазга басарга җыена, догалар ятлый. Биш яшьлек сабый Илнара гына берни аңлый алмый: әтисенең нигә алардан аерым яшәвен дә, әнисенең әтисе алып килгән бүләкләрне яндырып, көлен җиргә күмүен дә...
-
19 февраль 2019 - 18:15Менә ичмасам Кар бабай! Тумышы белән Сарман районыннан булган Гаяз Искәндәров ун метр биеклектәге һәм 45 тонна авырлыктагы Кар бабай әвәләгән.3700
-
19 февраль 2019 - 16:04Эльмира Каһирова: «Кайбер җырчылар күпме акча эшләп булачагы турында кызыксына башлады» Филүс Каһировтан күреп, башка татар артистлары да чит илләргә сәфәр турында кызыксына башлаганнар.25001
-
19 февраль 2019 - 15:55Филүс Каһиров: «Америкага барып кайткач, айга да менеп төшәргә әзермен» Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Канаданың Торонто, АКШның Питтсбург, Вашингтон, Нью-йорк, Майами шәһәрләрендә өч атнага якын сузылган иҗади сәфәрдә булып кайтты.24300
-
19 февраль 2019 - 12:59Җиңүчегә – 1 миллион сум Оешмалардагы иң яхшы архив хезмәтенә – 1 миллион сум. Ни хикмәт, архивларны сайлаганда аның иң алдынгы, кыйммәтле, заманча техника белән җиһазландырылган булуына басым ясамаячаклар. Иң мөһиме – архив хезмәтенең тырышып эшләве, эзләнүе, активлыгы, камилләшергә омтылуына игътибар биреләчәк. Бәйгенең максаты да – архив хезмәтләренә ярдәм итү. Грантлар беренче чиратта архив эшен яхшырту өчен матди ярдәм буларак биреләчәк.41500
-
19 февраль 2019 - 11:01Тылсымлы елмаюы сагындырыр Менә тагын бер йолдызыбызны, елмаюы белән бар дөньяны яктырткан, җылыткан ихлас каләмдәшебез Венера апа Ихсанованы бакыйлыкка озаттык. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде үзен. Урыннары оҗмахның түрләрендә булсын иде. Ул аңа бик лаек.17400
-
19 февраль 2019 - 10:17Бер гасырлык мәктәп Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбенә 100 яшь тулды. Бу уңайдан мәктәп бар укучыларын үзенә җыйды, төрле еллардагы чыгарылыш укучыларын мәктәп еллары турындагы хатирәләр, яраткан укытучыларына хөрмәт берләштерде.13600
-
18 февраль 2019 - 16:36«Ялкаубикә» кәрзиннәре ясау ЫСУЛЫ Ләвәш, казылык, дүрт йомырка, сыр кирәк була.19800
-
18 февраль 2019 - 14:45Алла Пугачеваның юбилей концертына 1 билет хакы - 270 000 сум! Быел Россия эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева 70 яшен билгеләп узарга җыена.108600
-
18 февраль 2019 - 13:06Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Габделкәрим хәзрәтне озатырга ике меңләп кеше килгән иде» Узган атнада Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе Казаннан кайтып барганда, Мәскәү-Уфа трассасының 966 нчы километрында юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак булды, хәзрәтнең берсеннән-берсе алты кечкенә баласы ятим калды. Аларның барысы да ир малайлар. Иң кечкенәсенә яшь тә юк.126708
-
18 февраль 2019 - 10:47Бөтен нәрсә әтине хәтерләтә Әтиемнең вафатына бер ел булды. Аның турында язарга диеп берничә тапкыр талпынып карадым, тик истәлекләрне барлый башласам күңел тула. Илһамланып булмый.98900
-
17 февраль 2019 - 11:33«Калеб» импровизациягә өйрәтә «Калеб» яңа буын җыены, Кариев театры белән берлектә, импровизация – иркенлек дәресләре үткәрә башлый. Бу хакта «Театрда импровизация» актерлык лабораториясенә багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр.22801
-
17 февраль 2019 - 11:20Гүзәлем: «Беренче урында бала түгел, беренче урында – ир» 1-2 ел элек Гүзәлем Инстаграм челтәрендә ире Салават белән төшкән фото астына кызыклы фикерен калдырган иде. Һәм ахырда: «Сез килешәсезме?» – дип сораган.269505
-
19 декабрь 2018 - 16:41Һәр язылучыга бүләк!
-
19 февраль 2019 - 10:44Без имениЯшел Узяннян ул апанын направление ала алачагы юк.РКБга ничек эләгергә?
-
17 февраль 2019 - 13:05Без имениНурминскиинын кем икэнендэ белгэн кеше юк, дэшегез лучше танылган артисларныБер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...
-
18 февраль 2019 - 20:06Без имениНаправления белэн килгэн идек районнан тоже йорэк белэн Ркб да алмадылар ятарга лечения гэ кемгэ морэжэгать итэргэ хазерРКБга ничек эләгергә?
-
16 февраль 2019 - 17:27Без имениБу очракта бер дә киленне гаепсез дип әйтеп булмый.Автор барын да аңлатып язган бит,аңлаган кешегә.«Улымны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»
-
16 февраль 2019 - 20:05Без имениКөчле язылган. Шулай һәр бирмеш көнне яшисе дә бит. Аңлыйбыз да кебек. Барыбер ашыгабыз кабаланабыз...Бәйрәм
-
14 февраль 2019 - 23:04Без имениБИК дорес эйтелгэн сузлэрТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашыйклар көненә карата үзенең фикерен җиткерде
-
15 февраль 2019 - 13:07Без имениУлыгызгына гаепле тугел алайса. Кызлар гаепле. Киленне уз итэ алмагансмыз Анардан гэеп эзлэгэнсездер. Улыгыз сезнен сузнегенэ тынлап яшэргэ ойрэнгэч , барысы да сезненчэ булырга тиеш дип ышанган. Э хатын белэ ир бер суздэ булырга тиеш бит. Сез улыгызна парлы итэсегез килсэ киленне яратырга тырышыгыз.«Улымны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»
-
14 февраль 2019 - 22:54Без имениФикерегез ялгыш дип саныйм татарлардадунгызны кондыз итеп булмый дилэр.хатын никадэр тырышсада волшебник тугел.башыннан кичкен кеше генэ аны анлый.Мәдинә Гайнуллина: «Гаиләнең таркалуы да, бөтен булуы да хатын-кыздан тора»
-
14 февраль 2019 - 12:57Без имениКем ул Нурминский?Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...
-
13 февраль 2019 - 22:43Без имениРяхмят Альберт эшендя зур унышларга ирешуенне телибез.Кардиолог Альберт Гыйльманов: «35 яшьтән узганнарны үлемгә китергән сәбәпләрнең күбесе йөрәк ишемиясе белән бәйле»
-
13 февраль 2019 - 13:55Без имениШул хәтле акча туздырганчы,авыруларга,картларга ярдәм итсәгез саваплы булыр идегез.Купме кешенең сезнең ярдәмнән чыккан сөенеч яшьләре ожмагка алып керер.Миңа калса,мулла чакырып уз якыннарыгыз белән корьән ашы үткәрсәгез яхшы булыр.Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...
-
11 февраль 2019 - 19:02Без имениАнын ни файдасы бар?Урман сагызы ясаучы Гөлнара Гыйбадуллина: «Аена 30-40ар мең сумлык сагыз саткан да булды»
-
7 февраль 2019 - 14:06Шагыйрә Гөлүсә БАТТАЛОВА: «Бездә әдәбият начар түгел, бездә аны пропагандалау начар» Шагыйрә Гөлүсә БАТТАЛОВА белән Марат КӘБИРОВ әңгәмәсе106429
-
31 гыйнвар 2019 - 15:27Гүзәлия: «Җыр язылып бетүгә мин һәрвакыт рәхәтләнеп утырып елыйм» Үгезне – мөгезеннән. Кыска гына вакыт аралыгында булган танышлыктан җырчы, композитор, күп кенә хитлар авторы Гүзәлия турында нәкъ әнә шундый фикер туа да.474814
-
30 гыйнвар 2019 - 13:30Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН мәет озату йолаларына аңлатма бирде Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, барыбыз да бу дөньядан китәчәк.6772330
-
19 февраль 2019 - 10:52Мәктәпләр карантинга ябылаТатарстанда ОРВИ белән авыручы балалар саны күп булганлыктан, карантинга ябылучы мәктәпләр саны ике тапкырга арткан.27700
-
19 февраль 2019 - 18:15Менә ичмасам Кар бабай! Тумышы белән Сарман районыннан булган Гаяз Искәндәров ун метр биеклектәге һәм 45 тонна авырлыктагы Кар бабай әвәләгән.3700
-
12 февраль 2019 - 09:25«Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшкән 70 яшьлек Дания Шәрипова: «Үземне кино артисты кебек хис итем» Кукмара районы халкы “Зөләйха күзләрен ача” фильмында төште96704
-
12 февраль 2019 - 10:32Механизатор Василий Ивановның Инстаграм йолдызына әйләнү тарихы Кукмара районының Чура авылы егете Василий Ивановның инстаграм сәхифәсендә унике меңнән артык язылучысы бар. Ул артист та, язучы да, түрә дә түгел - гап-гади авыл тракторчысы. Үзен дә ул “тракторчы-профи” дип таныштыра.126103
-
12 февраль 2019 - 11:09«Бармагым шеште. Коткарыгыз!» Европа илләре җәнлекләрне яклаучылары, урынлымы-урынсызмы, тизрәк Россия халкын җәнлекләрне кыерсытучылар сыйфатында күрсәтергә ашыга.63800
-
12 февраль 2019 - 13:16«Башкаларга охшамаган булуымнан читенсенә идем» Бала карында чакта әти-әнинең: «Дүрт саны тигез булып туса иде», – дип теләве юкка түгел. Соңгы елларда инвалид балалар турында еш ишетергә туры килә, ни хикмәт, кайбер очракларда табиблар үзләре дә авыруның сәбәбен аңлата алмыйлар.92001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабирова Гульнара Ильясовна
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Чистопольская, д. 5
Телефон редакции: (843) 562-50-12, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика