Шәһри Казан

Чуалган язмышлар аелы

Баланың язмышына кысылырга кирәк, - ди Гөлйөзем апа бик эшлекле генә. - Алайса син искә-аңга килгәнче, ул инде хаталар ясап ташлаган була. Менә Регинамны да әрәм итә яздым. И-и, танышларым да җитәрлек иде шул алдакчыны җир читенә куарга. Мәхәббәт, имеш, үзләре беләдер, имеш! Бала-чага каян белсен. Аймылыш язмышларның аелы үземә...

Реклама

Мин, күземне түгәрәкләндереп, Регина белән башка бүлмәгә чыгып киткән ир-ат ягына ымлап: «Бәй, бу оныгыгызның атасы түгелмени?» - дим. «Юк, - ди Гөлйөзем апа, елап уянган оныгын кулында тибрәтеп. - Бу егеткәй мин Регинага интернет аша табып биргәне. Оныкның атасы Ивановода торып калды».
Гөлйөзем апа да, аның ире Рәшит абый да җитәкче урында эшләүче кешеләр. Бик матур, аңлашып яшәүче парның кызлары Регина гаиләдә бердәнбер бала. Карьера төзүдән түгел, салкын тидереп чирләгәннән соң башка балага уза алмаган Гөлйөзем апаны гомер буе бердәнберен югалту куркынычы сагалап килгән. Гел ни дә булса килеп чыгар төсле иде бала белән, дип искә ала ул яшьлеген. Җиткелекле гаиләдән булган Регина исә балда-майда гына йөзеп үсә. Төскә-биткә курчак кебек матур кызның язмышы да шундый булыр төсле иде. Әмма ул 18 яшендә, үзе әйтмешли, «гомерлек мәхәббәт»ен очрата.
- Кем беләндер очрашып, кочышып-үбешеп йөрүенә игътибар да итмәдем, - ди Гөлйөзем апа. - Унсигездә кайсыбызның андый мәхәббәте булмаган? Әмма кызымның көннән-көн үзгәрүен сизә башлагач, эчкә корт керде. Башта туган-тумача килгәч, табында шәраб бар, дип утырмады. Өйгә әллә нинди дини китаплар кайта башлады. Мин кысылмаска тырыштым - акылсыз бала түгел ич ул. Әмма берчак өй җыештырганда кулыма теге юка китаплар килеп эләккәч, Регина белән сөйләшергә булдым. «Без - атеист буын, кызым, синең дингә килүеңә мин шат, әмма мондый кичә-бүген чыккан шикле китапчыкларны укыганчы, Коръән укы», - дидем. Регинамның күзе акайды, янәсе, Коръәндә бик күп нәрсәләр дөрес түгел, ә менә бу китапларда... Мин Рәшит белән сөйләштем. Ирем кызның очрашып йөргән кешесен белешкән - каяндыр кайтып урнашкан безнең милләт кешесе булмаган егет белән очраша икән, Регинадан 13 яшькә зур. Без аны-моны тукыган арада Регина башаяк төренде. Мөселман кызлары кебек матур алсу-ак киемнәр булса иде әле. Кап-кара киемнән балакаем! Бераздан күзен генә калдырып, битенә пәрәнҗә дә япты. Җәмгыятебез нинди, берәү дә болай кыланып йөрми дип, сүз генә башлавым булды, ишекне шапылдатып, үз бүлмәсенә кереп китте бу. Без ничек бу ирдән аерырга дип йөргәндә, иртәгә никах, дип кайтып әйтмәсенме? Минем йөрәккә капты, әтисе бик коры гына сөйләште моның белән. Тыңлады дисеңме? Безгә әйтми-нитми әйберләрен җыештырган да өйдән чыгып киткән. Югары уку йортына укырга кергән иде. Аны ташлап, шул ир белән Ивановога чыгып китте бу. Анысын смс аша белдерде. Чигә чәчләре агарган Рәшит: «Үз язмышы, үз хаталары булсын, түзик», - диде. Адресларын бирми бу, көмәнле булуын да язып кына җибәрде. Менә син әни кешенең хәлен аңла - бердәнбер балаңның кай тарафта ничек яшәп ятканын белмә әле! Мең картайдым, мең үлдем. «Минем кызым туды, Ләлә дип исем куштык», - дип язып җибәргәч, дарулар бирә-бирә көчкә тынычландырдылар үземне. Шуның өчен яшәдемме мин? Үз баламны да күрми тилмерәм, оныгымны да күкрәгемә кыса алмыйм.
«Әни, ашарыма ипием дә юк, хәлем китә. Менә шушы адрес буенча ипи, сөт кенә китерегез, зинһар» дигән смсын укыгач, Рәшиттә йөрәк өянәге башланып, аны хастаханәгә озаттым, үзем Ивановога юл тоттым. Регина бер барак кебек җирдә яши булып чыкты, коточкыч район, көтүе-көтүе белән этләр йөри. Бүлмә ишеген көчкә эзләп таптым. Шәүлә кебек калган кызым кочагыма атылды. «Гафу ит, әнием, гафу итә күр...» Аның нинди шартларда яшәп ятканын сөйләмим дә, йөрәгемә ярамый. Ничек яраттыра алган, ничек сихерләгәндер кызымны теге кабахәт, әмма Регинаның андый тормыш шартларын кинода да күргәне юк иде. Ләләгә өч ай тулган. Аның ата тиешле кешесе бер ай элек өйдән чыгып киткән, башка сине дә, баланы да күрәсем килми, дигән.
- Өйгә кайткач, Регина берәр ай кухнядан чыга алмагандыр, - дип дәвам итә сүзен Гөлйөзем апа, күз яшьләрен сөртә-сөртә. - Рәшит хәлләнеп чыкты, оныгы белән мәш килде. Өйгә психолог чакырттык. Регина акрынлап тормышка кайтты. Кешегә аны-моны белгертү юк бит әле. Җитәкче кеше бит мин - кеше синең бәхетсезлегеңне көтеп кенә тора. Аннан баламны ялга җибәрдек. Яулык, озын итәкле күлмәкләре хет ачык төслегә алышынды инде.
Ә бу иркәйне интернет аша мин таптым. Регинаның фотосын куйдым да (кызым үзе бик социаль челтәрләр белән кызыксынмый) аның исеменнән аралаша башладым. Мостафа бер тапкыр да өйләнмәгән егет, Буа районыныкы. Мин аңа Регинаның бөтен тормышын ничек бар, шулай сөйләдем. Өч айлап аралашканнан соң: «Очрашыйк», - диде. Күрешкәч исә, мин аңа тагын бер дөреслекне ачып, Регина өчен үзем аралашканымны әйттем. Ходайга мең шөкер, кызымны ул бик ошатты. Регина башта минем гамәлгә бик аптыраган иде, аннан әнисенең аңа караганда тәҗрибәлерәк икәнен, бер тапкыр авызы пешүен аңлаптыр, сүз ката башлады. Ошатты Мостафаны.
- Мин туй өмет итмим, - дип төгәлли сүзен Гөлйөзем апа. - Тормышның төрле ягын күрдем, кыштырдавык бәхет, кеше янында шаккатыризм туйлар да кирәкми миңа. Баламның күңел түрендә бәхет кояшы елмайсын да, аңа хатын-кыз бәхете насыйп булсын - шунысы мөһим. Бердәнберемнең балалар табып, безне сөендереп яшәвен телим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: