Шәһри Казан

«Дөньяга яңадан тудым...»

Юлда барганда машина тәгәрмәче кинәт бушап төште. Җитмәсә, запасы да ярымбуш икән. Юлдан үтүче берәр машинаны туктатырга булдым. Шактый вакыт кызу кояш астында кул күтәреп басып торганнан соң, бер зур йөк машинасы килеп туктады.

Шофер кешегә йомышымны сөйләп аңлатуга ул, берсүзсез, машинасындагы компрессорын көйләп, минем буш көпчәгемә һава тутырып бирде. Ашыгып эшләп көпчәкне урынына куйган арада шабыр суга баттым. «Әфган кояшымыни, кыздыра!» - дип әйтеп салганымны сизми дә калганмын. Янәшәдә сигарет көйрәтеп торган шофер кинәт башын миңа таба борды да:
- Син Әфганда булдыңмы әллә? - дип сорап куйды.
- Әйе, 1981-1983 еллар, - дидем мин, ачкычларны җыеп сумкага тутыра-тутыра.
- Ә мин анда 1988 елда гына хезмәт итә башладым әле, - диде шофер, күзләренә елмаю чаткылары чыгарып.
- Расих булам. Тегендә майор идем, хәзер пенсиядә. Рәхмәт яусын, - дидем, 50 яшьләр чамасындагы төз гәүдәле яңа танышыма кул биреп.
- Мин - Кирилл. Анда мин дә майор идем, - диде ул, салмак кына, күксел күзләре белән мине рентген аппараты сыман үтәли тикшереп-сынап карап. Бу караштан тәннәрем чемердәп китте хәтта.
- Әйдә минем кабинага, кофе эчеп алабыз. Миңа бераз ял итеп алырга кирәк. Иртәнге биштән бирле руль артында, - дип, үз машинасына чакырды ул мине. Йөк машинасының номерлары Ленинград өлкәсенеке булуына игътибар иткән идем инде. Шуңа күрә, Кириллдан безнең якларга ничек килеп чыгуы белән кызыксына башладым. Ул Санкт-Петербургтагы бер автоколоннада эшләвен, таможня йөкләрен ташу белән шөгыльләнүен аңлатты. Бөтен Россия буенча йөриләр икән.
Без, Әфганстандагы Хайратон - Ташкурган - Мазари-Шариф - Пули-Хумри - Кабул юлларын искә төшереп, шактый вакыт сөйләшеп утырдык. Ә яңа танышым, ничек кенә сорарга тырышсам да, үзенең анда хезмәт иткән урынын әйтергә ашыкмады. Сүз шунда җиткән саен, елмаеп, сүзне икенче якка бора иде. Мин моннан шикләнә үк башладым. Белмәссең моның нинди уйда икәнен...
- Совет Армиясе майоры бит син, ничек шофер-дальнобойщик булып эшли башладың? - дим, аның йөзенә туры карарга тырышып. Берара уйга калып, кабина тәрәзәсе аша юлга карап утырды да:
- Без анда хезмәт иткән урыныбыз турында мәгълүмат бирмәскә дип подписка бирдек. Ә болай эшем үземә ошый, - дип, сүзен бетерде ул.
Бу вакыйгадан соң елдан артык вакыт үткәч, таныш зур йөк машинасын Буа шәһәре тимер юл вокзалы мәйданында очраттым. Машина кибет янында йөк бушатып тора иде. Шоферы кем икән дип кызыксынсам, Кирилл басып тора! Күптәнге дуслар кебек, кочаклашып күрештек. Офицер кешенең ник гади шофер булып эшләп йөрүе белән кызыксынырга тагын бер җай чыкты. Бәлки бу юлы ачыклап булыр.
- Әфганстанда спецназ подразделениесендә булдым. Мин хезмәт иткән төркем үтә дә яшерен бурычлар үти иде. Бервакыт биек тау арасында, кәрван юлында бик каты бәрелеш булды. Авыр яраланып, аңымны җуйганмын. Кабул госпиталендә 4 ай ятарга туры килде. Аннан Мәскәүгә җибәрделәр. Комиссия мине хәрби хезмәткә яраксыз дип тапты. Урамга инвалид булып чыктым. Мин Ярославль өлкәсендәге бер авылда туганмын. Туганнарны, әти-әнине күрәсем килде. Вокзалда электричка көтеп утырганда, каршыма икетуганым килеп чыкмасынмы. Миңа озак кына карап торгач: «Кирилл түгелсеңдер бит?» - дип сорап куйды. Контузия һәм яралардан бик нык ябыгып үзгәрсәм дә, туганнар танымаслык түгел идем кебек үземчә… Исеме белән эндәшкәч, ул, якынрак килеп:
- Без сине җирләдек ич инде! Монда каян килеп эләктең? - дип сораша-сораша, тирә-ягымны әйләнеп чыкты. Барлык туганнар җыелып, тиешле шартларын үтәп, поминкалар да үткәргәннәр икән. Әни кайгыдан инфаркт алып, түшәккә яткан. Авыл халкы мине үлгәнгә санап кайгырып йөри ди.
- Бу хәбәрләрне тешләремне кысып кына тыңлап тордым да платформага килеп туктаган электричкам вагонына кереп утырдым. Авылга кайтып җитүгә, туп-туры зиратка киттем. Каберемне тиз таптым. Исем-фамилиям дә, туган һәм үлгән вакытлар да язылган металл табличка беркетелгән чардуганына. Сулыш кысыла, аяклар калтырый башлады. Моны ничек аңларга?
Авылда ике көн торгач, сорауларыма җавап табарга дип Мәскәүгә, үземнең оешмага китеп бардым. Кирәк кешене эзләп табып сөйләшкәч, шунысы ачыкланды: мин яраланып аңымны югалткач, һөҗүм итүчеләрдән бер әфганлы минем муенга тагылган жетонны тартып алган. Үзең беләсең, һәр офицер жетоны аларда 40 000 әфгани тора. Андагы номер буенча һәр офицер турында барлык кирәкле мәгълүматны алып була. Ике як та төне буе атыша-сугыша позицияләрен үзгәртеп, бер җирдән икенче җиргә күчкәннәр. Икенче көнне, бәрелеш тынгач, яралыларны җыя башлаганнар. Әле тере булгач, мине аңсыз килеш башка иптәшләр белән вертолетта госпитальгә озатканнар. Минем жетонны муенына эләктереп өлгергән әфганлыны табут белән Ярославльгә - минем туган авылга җибәргәннәр. Күрәсең, ул мине яралагач, үзе дә танымаслык итеп яраланып үлгән булгандыр. Үзең беләсең, без анда, аларга охшап, сакал-мыектан йөрдек. Корал да бер үк иде алар белән безнең. Шунысын да әйтим: 1982 елдан соң, күп кенә үлеп калган офицерларның хатыннары белән проблемалар туа башлагач, мәетләрне ата-аналарына кайтаралар иде. Минем гаилә ул вакытта Санкт-Петербургта яши, ике бала белән ут йотып, миннән хәбәр көтеп ятучы хатыныма хәбәр итүче дә булмаган. Бигрәк тә безнең оешмада бер артык кәгазь дә язарга тырышмыйлар иде.
Димәк, Әфганстаннан 5 мең чакрым ераклыктагы православ зиратында бер мөселман кешесе ята булып чыга!
- Мәскәүдән гаиләм янына Санкт-Петербургка кайттым. Эшкә урнашырга тырышып карадым - кемгә дә кирәкмим булып чыкты. Икенче группа инвалид, күп вакыт баш чатнап авырта, озак йөреп булмый, яралар сиздерә башлый. Һава үзгәрсә дә, тән калтырый, җанга урын табып булмый. Бервакыт, телевизор карап утырганда, шофер-дальнобойщикларны күрсәттеләр. Юлларда аларга еш кына һөҗүмнәр була: товарларын тартып алалар, машиналарын да урлыйлар... Нәкъ әфган тауларындагыча - кайда кемнәр һөҗүм итәсен беркайчан белә алмыйсың. Сугыша беләм, барлык техниканы да беләм… Тәвәккәлләп, таможня товарлары ташучы автоколоннага барып чыктым. Берничә ай бер машинада напарник белән йөргәннән соң, үзем генә дә озын юлларга чыга башладым. Инде 12 ел эшлим. Төрле вакытлар булды, әмма тәҗрибәм, кеше психологиясен белүем аркасында, авыр хәлләрдән чыктым. Юлга чыкканда һәр маршрутны анализлыйм, кайда нәрсә буласын чамалыйм. Һәр рейсны үзенә күрә бер спецзадание үтәгәнчә үткәрәм.
- Ә гаиләң? Син һәрвакыт юлда бит.
Бу сүзләремнән соң Кирилл, сигарет кабы белән зажигалкасын алды да, кабинадан төшеп китте. Бер ноктага текәлеп акрын гына сигарет тартып торган Кирилл янына килеп бастым.
- Күптән түгел 19 яшьлек улымны җирләдем, - диде ул, чак кына иреннәрен кыймылдатып.
- Ничек? 19 яшьлек егеткә нәрсә булды соң?
- Яман шеш, инде дәваларга соң булган. Үзе бернидән дә зарланмады. Югары уку йортында - техник ВУЗда укый иде. Бервакыт шәһәр читендәге металл базасындагы хәрби техникада сәер аппаратларның булуы турында сөйләгән иде. Алар ул аппаратларны кызыксынып сүтеп караганнар. Ул сөйләгәннәрдән мин анда радиоактив матдәләр барлыгын аңладым. Бүтән анда барып йөрмәгез, сәламәтлегегезгә зыяны булыр, дидем. 7-8 айдан соң авырый башлады һәм үлеп тә китте. Җитмәсә, хәзер кызым да шулай ук авырый. Бар акча аны дәвалауга китеп бара. Хатын эштән чыкты, кызны карый.
Бу күңелсез хәбәрләрдән соң мин аның белән икенче темага күчеп бераз сөйләштем дә, саубуллашып китәргә җыендым. Санкт-Петербургтагы адресын сорагач, Кирилл миңа үткен күзләре белән аркылы тишеп карап алды да, адресын беркемгә дә биргәне юклыгын һәм бирмәячәген әйтте. «Фамилиямне дә әйтмим. Әгәр теләсәң, үзеңнең телефоныңны бир. Бәлки, кайчан да булса очрашырбыз», - диде. Мин шулай иттем дә.
Узган ел өй телефоныма шалтыратты ул. «Мин Татарстанда. Мөмкинлегең булса, килеп чык», - диде ул, миңа адресын әйтеп. Әйткән адресы күрше районда гына булгач, озакка сузмый барып та җиттем. Татар авылында яшәп ята.
- Улымны озатып, бер ел узгач, кызымны да җирләдем. Үзем һаман юлда, шулай эшләвемне дәвам иттем. Ә хатын үз-үзенә бикләнде. Беркем белән дә сөйләшми, чыгып йөрми. Мин, рейсларга чыгып китеп, эш белән мавыгам, кайгылардан шулай читләшергә тырышам. Хатын исә эчүгә сабышты. Өйдән чыгып китеп югалып та тора. Мин өйдә юк араларда йорт җиһазларын да сатып эчте. Эшне ташладым. Аны кулга алмакчы булып тырышып карадым. Булмады. Беркөнне хатынның үле гәүдәсен ташландык йорт эченнән табып алып кайттым. Аны да җирләгәч, җанымны кая куярга белми, үзем дә хәмергә ябыштым. Пенсия акчамны эчүгә генә тотам. Ул вакытта әти-әнием дә вафатлар, туганнарымнан бер сеңелем калган иде. Беркөнне ул мине, үзенә ярдәм итәргә, дип, өенә чакырды. Бер сәбәп кенә булганын соңрак белдем. Күршесендә Фәнисә атлы тол хатын яши икән. Ике дус хатын мине өйләндерергә киңәшкәннәр. Фәнисә белән танышып-сөйләшеп киттек, 3 ел бергә гомер итәбез. Аның ике баласы инде үзләренең тормышлары белән яшиләр. Якты дөньяга яңадан туган кебек булдым. Татарстанда тыныч, үземне туган авылымда кебек тоям. Бар туганнары үз итте. Аракының ни икәнен дә оныттым. Татарча сөйләшергә генә өйрәнә алмыйм. Үткән ел яңа машина алып куйдык. Машинасыз, юлсыз тора алмыйм. Кая да булса сәяхәткә чыккалап кына торабыз. Урманга гөмбә җыярга, балыкка йөрим…
Кириллның тормышы начар түгеллегенә, аның бер кеше башына ишелеп төшкән шундый авыр кайгылардан арынганына шигем калмады...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: