Шәһри Казан

ДОШМАНЫҢА ДА ЯЗМАСЫН...

Күңелсезлекләр аны кечкенәдән үк сагалый. 6 яшендә суга батып чак үлемнән калса, 7 яшендә поезд астына эләгүдән могҗиза белән генә котыла ул. «Бер ир-атның мине читкә алып ташлаганы һәм поездның ыжгырып узып киткәне генә хәтердә», - ди Алмаз Зарипов. Чәче дә бик иртә агара егетнең. Агармаслык та түгел шул... Ике...

«1998 елда һәлакәткә очрап чак исән калдым. Операция ясап, тегеп-ямап куйдылар, аякка бастырдылар тагын. 2001 елда тагын операция. Бер-бер артлы тормышта күңелсезлекләр китте шулай. Майда мин хастаханәдән чыктым, июньдә әбиебез гүр иясе булды. Аннан соң 14 көннән әтием Илдус дөньядан китте. Әби инде яшисен яшәгән, ә әтинең 50се яңа гына тулган иде әле. Чернобыльдә булган кешеләрнең сәламәтлекләре юк бит инде аларның, әти дә шунда булган кеше. Ишегалдында дуслары белән утырганнан соң кереп кырынган, телевизорны кабызып караватка менеп яткан. Шуннан тормаган инде... Үләренә ике көн кала, тик торган җирдән, «улым» дип, кочаклап алган иде. Моңа чаклы гел русча сөйләшкән, безне исем белән генә атаган кешенең шулай «кылануы» сәер дә тоелды хәтта. «Нишләгән бу әти?» - дип аптырадым әле. Ике көннән аны югалтасымны кем белгән. Шуннан бер ай узды, август керде. Шул айда тормышы башланып кына килә торган 21 яшьлек энемне ток сугып үтерде. Укып бетереп, кулына диплом алган гына иде әле. Энем үләр алдыннан әни сәер төш күргән булган икән. Ак күлмәк киеп елга ярына килгән энем як-ягына каранып торган да суга кереп юк булган. Әтинең дә, үләр алдыннан, ак күлмәк киеп, янәшәсенә килеп утырганын күргән булган икән ул. Октябрьдә әнинең апасының ирен җирләделәр, 27 декабрьдә баш миенә кан савудан әнинең энекәше үлде. Аннан менә шул Фәрит абыйның армиягә киткән малаеның үле гәүдәсен кайтардылар. Ә туганнан туган апаны кар эченнән табып алдылар. Ниндидер кичәдән кайтып килгәндә өшеп үлгән диделәр анысын. Кызы ятим калды. Тагын бер туганыбыз 13 яшендә суга батып үлде. Эссе көндә капкаларын буяган да су коенырга чапкан булган... Ул чакларда борында гел мәет исе торды. Шушы хәлләрдән соң әни бәрәңге әрҗәсе кырыенда торган аяк киеме эченнән энә һәм төрле каурыйлар, чәчләр табып алган. «Бозым ясаганнар, кемнеңдер кайгысын сезгә ташлаганнар», - дип аңлаттылар безгә аны. Аннары ниндидер бер әбигә барып, яндырдылар бугай ул әйберләрне. Безнең өчен бик сәер хәл булды ул, беркайчан да кеше рәнҗетеп, кеше белән талашып яшәгән гаилә түгел идек. Әни безне дә кечкенәдән: «Кешегә авыр сүз әйтмә, кешеләр белән талашма», - дип үстерде. Мин үзем кычкырыша да белмим, башкалар талашканда да калтырый башлыйм хәтта.
Шуннан соң мин әллә нинди аңлаешсыз халәттә яши башладым. Юлларны чыгам, бернәрсәгә дә игътибар итмим. Машина бәреп китәр дигән уй да юк. Нәрсә булса да барыбер кебек иде. Ул авыр вакытларда янда беркем дә калмады дисәм дә була. Дуслар да каядыр китеп беттеләр. Бизнесым бар иде, аны да ташладым. Көннәрдән бер көнне сумканы җыйдым да, күзем кая караса, шунда чыгып китем. Әни мине Казанда дип уйлады, аңа берни әйтмәдем мин. Шалтыратып хәлен белгәндә, мин Казанда, бар да яхшы дия идем һәрчак. Санкт-Петербургта хостелда яшәдем, храмда да төн кунганым булды.
30 яшькә кадәрге гомеремне яшәмәдем дә кебек. Спорт белән шөгыльләнүем генә азмы-күпме онытылып торырга ярдәм итте миңа ул вакытта. Аннары, һәлакәттән соң картиналар ясый, шигырьләр яза башладым. Үзем өчен генә инде, билгеле, тынычланыр өчен... Бабай - үләннәр белән, аның сеңлесе сөлекләр белән дәвалый торганнар иде кешеләрне. Беренче тапкыр чын журналистны да кечкенә чакта өйдә күргән идем мин. Бабайдан интервью алырга килгәннәр иде. Бер әби белән танышып, ул миңа: «Менә Коръән, укы, кешеләргә булыш», - дигәннән соң, тормышым яктырып китте. Минем бөтен тормышым шундый «сәер» кешеләр белән очрашулардан тора дисәм дә, арттыру түгел. Ничек шулай булуын үзем дә аңламыйм, әллә каян гына килеп чыгалар иде алар. Кешеләрне дәваларга тотынгач кына кабат елмая, шатлана башладым. Әни әйтүе буенча, 5 яшьләр тирәсе чагымда әнинең башы авыртса, әбинең аягы сызласа, шул урыннарга кулны куеп, күзләрне йомып тора торган булганмын. Берсендә шундый «сеанс»тан соң, өйдәгеләрне куркуга салып, аңымны җуеп авып та киткәнмен. Без бит үзебезне ишетә, тыңлый белмибез, бәлки кешеләрне дәвалау үзлеге шул вакытта ук сизелә башлаган булгандыр. Сөлекләр ярдәмендә кешеләрне дәвалыйм хәзер. Алар белән эшләр өчен Мәскәүдә махсус укып кайттым».
«Кешеләргә яхшылык эшләгәннән соң, күңелгә рәхәт була. Бәлки әтинең дә, энекәшнең дә рухлары шаттыр дип өметләнәм. Бер-берсенә ярдәмләшеп, кунакларга йөрешеп яшәгән абый белән энекәшләргә кызыгып карыйм, безгә генә шулай яшәргә язмады менә. Әнием Гөлнур хәзер ялгызы гына Шәмәрдән бистәсендә яши. 64 яшьтә. Аны тик тотмаска тырышам, җәй буе урманнан үләннәр җыю эше аңа йөкләнгән. Аллага шөкер, инде күңелемә якын хатын-кызны да очраттым», - ди Алмаз.
Күргән-кичергән кайгыларына аңлатмасы да бар үзенең. «Һәр нәрсә өчен түләргә кирәк, диләр бит, бәлки минем сәләтем өчен түләү шулай булгандыр. Әмма алай ук кирәк түгел иде... Дошманыма да теләмим...» - ди ул.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: