Шәһри Казан

Эчкән башка шайтан юлдаш

Эчүнең юньлегә китермәгәнлеген белсәләр дә, аракы колы булучылар моны оныталар шул. Шешәдәш дуслар - кайгысын юучы Гөлфирә дә, нәфесен тыя алмаган Әмирхан да 2012 елның 16 сентябрендә бергәләп эчеп утырулары мондый кайгылы рәвештә тәмамланыр дип уйламаганнардыр.

Күпләргә булышты, берни дә сорамады…
Бу хәл 350ләп кеше исәпләнгән авылда теркәлә. Гөлфирә тумышы белән шул авылдан. Күп балалы гаиләдә туып үсә ул. Агалары да, Гөлфирә кебек, читкә бәхет эзләп чыгып китми, кайда туганнар - шунда төпләнеп калалар.
Авыл фельдшеры аның турында болай сөйли: «Гөлфирә 1980 елда кияүгә чыкты да авылдан күчеп китте. Гаиләсе белән районда яши иде, ләкин ире аны башка хатынга алыштыргач, ике баласы белән берүзе торып калды. Биш ел чамасы элек, ялгызы туган авылына кайтып, 30 меңгә өй сатып алды. Җәй көне шунда яшәде, ә кышкылыкка, кафега урнашып, районда эшләде. 2008 елда улы үлгәч, эчүгә салышты. 2012 елның 16 сентябрендә безгә флюорография машинасы килде. Без иртүк, җыештыручы белән бергә, билгеләнгән вакытка барысы да килсеннәр, дип, халыкны йөреп чыктык. Гөлфирә өйдә юк иде. Сәгать 4ләр тирәсендә 80 яшьлек Кадыйр бабайга кергәч, Гөлфирәне дә күрдем. Алар белән бергә безнең авыл кешесе, 50 яшьләрдәге Әмирхан да бар, бергәләп эчеп утыралар иде. Гөлфирә үзенең үлгән улын исенә алып елый. Мин аларның барысын да флюорография үтәргә җибәрдем. Төшерү үткәч, Гөлфирә бик озак кайтып китми торды, машина янында да утырып елады. Башкача мин аны күрмәдем».
Гөлфирәне барысы да иң элек яхшы сүз белән генә искә алалар. Күптән түгел авылга бер хатын кайта, Гөлфирә аның белән дә уртак тел табып, дуслашып китә. Ул аны болай искә ала:
- Без Гөлфирә белән бер ел элек таныштык, аралаша башладык. Ул миңа йорт эшләрендә булышкалады. Бергә төрле эшләрдә йөри идек. Холкы буенча шат, дусларча мөнәсәбәтле, берсе белән дә талашмый иде. Кызганычка, эчә иде. Эчкән чакларында улын искә алып елый торган иде. Исерек булса да, берсе белән дә тиргәшмәде. Ирем белән ачуланышкан чакларда, ике-өч тапкыр аның өендә кунганым булды. Кадыйр бабай белән ул якыннан аралаша иде. Ул карт инде, начар ишетә, чак-чак йөри. Аның сигез кызы бар, ләкин алар аерым яши, ә Гөлфирә аңа ярдәм итә иде.
Бабайга килгәндә, ул Гөлфирә хакында болай ди:
- Килеп йорт эшләрендә булыша: бәрәңге казый, киемнәрне, идәннәрне юа иде. Бер сыерым, сигез сарыгым бар. Ярдәме өчен Гөлфирә берни дә сорамый иде. Кайвакыт мин үзем акча бирә идем. Ул авылдагы бар кешегә дә булыша торган булды, бушлай да ярдәм итте. Ул көнне без өчәү - мин, Әмирхан һәм Гөлфирә башта минем өйдә, аннан бакча артындагы күл буенда эчеп утырдык. Соңыннан алар каядыр киттеләр. Кая икәнен белмим.
Соңрак күршесе Дилбәр дә Гөлфирәне Әмирхан белән күрә. Ул болай ди:
- Мин аларны көтү кайтканда күрдем. Шунда Гөлфирәгә йорт капкасын бикләми йөреп, минем бакчага мал кергәне өчен шелтә ясадым. Ул мине барлык зыянны бәрәңге белән каплармын дип тынычландырды. Шуннан икәүләп, маллар аның йортына кермәсен, дип, урам яктан такталар белән каплап куйдык. Шул вакыт аның янына Фаилә белән яшәгән Әмирхан керде...

Реклама

Бөтен авыл белән ярдәмгә...
Төнге бердә Гөлфирәнең өе яна башлый. Моны беренче булып урамнан кайтып баручы ике яшь егет күреп кала. Аларның берсе болай ди:
- Гөлфирә апаның өй морҗасыннан төтен чыкканын күргәч, без шунда йөгердек. Мин ишекны ачарга тырыштым, ләкин ул покрышкалар белән терәлгән иде. Аларны алып ташлап, өйгә кердек. Мич янында нәрсәдер яна, өй эче төтен белән тулган. Урамга йөгереп чыгып: «Янгын», «янгын», - дип кычкыра башладык. Тракторчы Самат күренде. Ул үзенең тракторында су ташый башлады. Калганнар чиләк белән су ташып сиптеләр. Кемдер өйдә хуҗабикә булырга тиешлеген әйтте. Без, дустым һәм тракторчы Самат белән өйгә кергәч, зал идәнендә Гөлфирә апа ятканын күрдек һәм аны тизрәк урамга алып чыктык, ләкин ул үле иде инде. Авыл халкы фельдшерны чакырды, ул килеп моны дәлилләде.
Янгын турындагы хәбәр бөтен авылга таралды. Гөлфирәнең абыйлары йөгереп килгәндә ут сүндерелгән иде инде.
Яңа Чишмә районы Эчке эшләр идарәсеннән оператив тикшерү төркеме килде. Янгынның кемдер тарафыннан махсус ут төртү аркасында чыгуын фаразладылар. Алар белән янгынны күргән шаһитлар да ризалаштылар. Барысы да Әмирханга күрсәттеләр. Өенә баргач, аны тапмадылар. Үлем очрагы буенча җинаять эше ачылды. Төнгә каршы, Ф.Фәйзуллин шалтыратып, Әмирханны табуын хәбәр итте. Ул күршесенең бакчасында яшеренеп яткан икән. Аңлатма бирү өчен, Әмирханны милициянең район бүлегенә алып киттеләр. Анда ул, гаебен танып, аңлатма яза.
Әмирхан сүзләре буенча, төнге сәгать берләр тирәсендә ул Кадыйр карт йортына килә. Аның йортыннан солярка алып, Гөлфирәгә китә. Солярка сибеп ут төртә. Хуҗа хатын өеннән чыга алмасын өчен, ишекне ике покрышка белән терәп куя. Гөлфирә бу вакытта исереп йоклаган була.

«Гаепне үземә алырга мәҗбүр булдым...»
Җинаятьче үз гаебен таныган, эшне ябарга да мөмкин дияргә була. Ләкин бу эш алай гына тәмамланмый шул. Тиздән Әмирхан, үзенең күрсәтмәләрен үзгәртеп, тикшерүчеләргә шикаять яза. Имеш, өйгә утны башка кеше төрткән, ә ул бу гаепне үз өстенә алырга мәҗбүр булган. «Минем кулга полиэтилен пакет, өстеннән наручниклар кидерделәр. Аякларны чалыштырып, буксирлау тасмасы белән бәйләп куйдылар. Противогаз кидереп, ярты сәгатьтән кислородны яптылар. Мин, тончыга башлагач, нәрсә әйтәләр, шуны язарга ризалаштым», дип яза ул. Үзе, уйлап та тормыйча, полиграф үтәргә ризалаша. Бәлки аны да алдый алырмын дип өметләнгән булгандыр. Ләкин бу нияте барып чыкмый, ялган детекторы Әмирханның җинаятьне башкаруын исбатлый.
Әмирхан РФ Җинаять Кодексының 105нче маддәсенең 1нче бүлеге (үтерү) һәм 167нче маддәсенең 1нче бүлеге (аңлы рәвештә милеккә зарар салу яки юкка чыгару) буенча җинаятьләр кылуда гаепле дип табыла һәм ирегеннән 12 елга мәхрүм ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: