Шәһри Казан

«Җеннәр генә котырткандыр...»

31 декабрьдә, бөтен ил Яңа ел халәтенә чумганда, Балтач районының Иске Салавыч авылы халкының бәйрәме бәйрәм булмаган. Югыйсә, анда да елның соңгы көне гадәттәгечә башланып киткән - клубта Яңа ел кичәсенә әзерлек барган, өйләрдә бәйрәм сые пешкән. Төш турысында авылга таралган коточкыч хәбәр исә халыкны өнсез калдырган: 11 нче сыйныфта...

Элмәккә... паспорт һәм 4500 сум белән
Авыл халкы булган хәлгә әле һаман ышанып бетә алмый. Кемнән генә сорасам да, Рүзәлне гел уңай яктан гына сурәтләделәр. 11 нче сыйныфта укыган егет сыйныф командиры, мәктәпнең ФОРПОСТ җитәкчесе булган. Бер чара да аның катнашыннан башка үтмәгән. Рүзәл көрәш белән шөгыльләнгән, үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнгән. Укуы да яхшы булган, бер-ике генә «4»лесе чыгып барган. Казан юридик институтына укырга керергә теләгән. Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән олимпиаданың район этабында беренче урынны алган егет республика этабына әзерләнгән. Сыйныфташларын: «Регина» отеленнән (олимпиада шунда уза. - Ф.М.) сәламнәр җибәреп ятармын әле», - дип көлдергән. Һәм көтмәгәндә китеп тә барган...
Мин кергәндә, Рүзәлнең абыйсы Рөстәм белән әнисе Гөлфара апа лапаска печән кертәләр, әтисе Рамил бер көн элек кенә Казаннан аягына операция ясатып кайткан иде. «Ачуланмагыз, тик бу турыда сөйлисебез килми, онытырга тырышабыз», - дип каршы алды мине Рөстәм. Йөрәк җәрәхәтләре төзәлергә дә өлгермәгән Хөрмәтуллиннарны аңларга була.
Авылдашлары әйтүенчә, Хөрмәтуллиннар начар тормаган. Рамил абый белән Гөлфара апа, кайбер сәбәпләр аркасында икесе бер үк вакытта диярлек эштән җибәрелгәч, «шайтан суы» капкалый башлаганнар. Шулай да тормышлары төзек, җитеш булган. Өч сыер, берничә баш үгез асраганнар, сөт ризыклары, яшелчә сатып көн күргәннәр. Рүзәл һәрвакыт чиста киенеп йөргән, яңа киемгә кытлык кичермәгән. Элмәккә менгәндә дә өстенә Яңа елга алынган киемнәрен кигән.
31е көнне әти кеше, бераз салып алып, авыл кибете янында тавыш чыгарган. Түзеп торыр чамасы калмаган бер ир-ат Рамил Хөрмәтуллинны урамга алып чыгып кыйнаган. Бу хакта Рамил абыйның әнисенә, каршы якта гына яшәүче Нурания апага хәбәр иткәннәр. Нурания апа оныгы янына кергәндә, Рүзәл яңа гына йокысыннан торып, телевизор кабызган булган. Егет әтисен алырга төшкән, тик үзенең генә көче җитмәгән, күрәсең, Рамил абыйны өенә авыл ирләре алып менгән.
«Төш турысында икенче тапкыр кердем, Рүзәл өйдә юк иде. Чыкканда, ни сәбәпледер, үзебезнең лапаска күзем төште. Печәнлектә асылынып тора иде, балакаем», - дип сөйләде 85 нче яше белән баручы Нурания апа. Егетнең кесәсендә 4500 сум акча һәм паспорты табылган. «Алдан уйлап йөргәнме, берәр вакыйга этәргеч биргәнме - белмәссең. Бик акыллы, тәртипле, эшчән бала иде. Бу хәбәрдән һаман айнып бетә алмыйм», - ди Нурания апа, күз яшьләрен сөртеп. «Үләсе түгел иде әле аңа, җеннәр генә котырткандыр аны», - дип сүзгә кушыла төп йорттагы киленнәре Фәридә апа.
Алты ай түзгән булса...
Мәктәп директоры белән очрашып сөйләшергә теләгән идем, тик ул Казанда укуда булып чыкты. Укыту эшләре буенча мөдир Зөһрә Сәмигуллина да Рүзәлне гел яхшы яктан гына искә алды. «Тарих белән җәмгыять белеменнән БДИга әзерләнде, имтиханнан курка торган егет түгел иде. Сәбәпсез бер көн дәрес калдырганы булмады», - дип сөйләде ул.
Бу уку елы башында 11 нче сыйныфка җитәкче итеп ике ел элек кенә укытучы булып эшләргә кайткан яшь егет - Илнур Җиһаншинны куйган булганнар. «Рүзәлнең боегып утырганын күргән, зарланганын ишеткән булмады. Берәр тәкъдиме булса, шундук минем белән киңәшләшә иде», - ди ул да.
Рүзәлнең сыйныфташлары - бала чактан бергә уйнап үскән Фирдүс Галимҗанов белән Ренат Әхмәтҗанов, укытучылары сүзләре буенча, тере һәм актив егетләр, бүген ничектер боегып калганнар, башларын иеп, яшь тулы күзләрен күрсәтмәскә тырышып кына сөйләшәләр. «Менә-менә килеп керер кебек», - диләр егетләр Рүзәл турында.
Рүзәлнең берничә авылдашыннан: «Эх, алты айга түзәргә кирәк иде», - дигән сүзләр ишеттем. Янәсе, 6 айдан соң мәктәпне тәмамлап, Казанда укырга кергәч, анда өр-яңа дөньяга килеп эләккәч, тормыш бөтенләй башка яктан ачылыр иде. Хәзер булган проблемаларын да кала «йотар» иде.
«В контакте» сайтында Рүзәлгә багышланган төркем булдырганнар. Бер малай: «Рүзәл абый, мин сиңа охшарга тырышкан идем. Мин сине онытмам. Рәхмәт», - дип язып калдырган. Мактау, рәхмәт сүзләре дә, «нәрсә уйлап шулай эшләдең?» дип орышулар да күп ул төркемдә. Анысын егет үзе һәм Аллаһ кына белә шул инде.
PS. Әлеге фаҗигале хәл турында язарга алынганда кемне дә булса гаепләргә яки яшь егетне элмәккә менгергән төп сәбәпләрне тикшерергә уйламадык. Булган хәлне, гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен яздык. Хөкем чыгару безнең эш түгел. «Рүзәл берүк тыныч ятсын иде инде», - дигән авылдашларының догаларына ихластан кушылабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: