Шәһри Казан

Эт белән мәче кебек

Картның эч серләрен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. Димәк, тулышкан. Салих бабай артыгын сөйләп йөри торганнардан түгел үзе. Аз сүзлерәк булгангадырмы, аның хәтта «Төнбоек» кушаматы да бар.

Реклама

«Шәмсинур апа исән-сау гынамы соң?» дигән соравыма:
- Исә-ән, аңа нәрсә булсын, гомер буе минем аркада җил-яңгыр тимәде бит аңа. Яшерен-батырын түгел, башка хатыннар чөгендер басуында бил бөккәндә, үзе кебек эшсез хатыннар белән самавыр төбендә гайбәт сатып утырды, ачуым килмәгәе. Үзең дә беләсең, мин колхозда соңгы чутта булмадым, хатыным да, башка түрә бичәләре кебек, «авыл элитасын» тәшкил итте, - дип сөйли башлады Салих бабай.
Без үскән елларда бу абзый колхозның алыштыргысыз баш хисапчысы булды. Кырык еллап эшләгәндер, билләһи. Җитмешне узгач кына ташлады ул контордагы кабинетын. Анда да китмәс иде, колхозыбыз таркалды. Әмма, бәхетсезлегенә, ул контор кабинетын «җылыткан» арада карчыгының кочагы шактый суына төшкән булып чыга. Хәер, гомер иткән карчыгыңның кочагы юк-барга суынмый инде ул. Салих картның 40 яшьләр тирәсендәге хисапчы Мәрьямгә күзе төшеп йөрүе, шул дәртлекәйгә чын-чынлап «кармак салгалавы» турында хәбәрләр ишетелгәли иде. Димәк, утсыз төтен чыкмый, дигәннәре дөрес. Җитмештә дә матурлыгын ташламаган Шәмсинур әби, күрәсең, картының бу хыянәтен бик авыр кичерә.
- Әйтсәм әйтим инде, туган, янына яткырмаска итә башлады бермәлне! - дип сүзен дәвам итте Салих карт. - «Имею право!» дип, менеп ятам ятуын. Тик, ачык чырай булмагач, уртак юрган да җылытмый икән шул. Шулай да берүзең яткан ише түгел. Карт сөяккә җылы арка да ярап куя. Әмма тора-бара анысыннан да мәхрүм калдым. Әбиең, минем шул затларны җенем сөймәгәнен яхшы белә торып, песи алып кайтты. Гомергә песи тотмадык өйдә - тычканнарны үзем тотарга әзер идем, песи генә булмасын! Ят та үл инде, менә! Ул гынамы, шуны янына алып, кочаклап йоклый башлады. Мин, билгеле, аерым йокларга мәҗбүр булдым.
Песиенә бөтен назын бирә бу. Иң затлы ризыкларны аның алдына куя. Кибеткә барса, аңа дип, колбасасын, каймагын, кетердек песи азыкларын алып кайта. Мин бар ни дә өйдә, юк ни! Әмма мин дә адәм баласы, мондый мыскыллауларга озак түзеп торалмадым. Беркөнне күрше авылдан көчек алып кайттым. Шәмсинур әбиегезне балачакта этләр талаган булган, шуңа ул аларны әллә кайдан урап үтә иде, эт асрау турында сүз дә кузгатылмады. Буйга шактый үскән көчекне алдан әзерләнгән оясы янына бәйләп тә куйдым. Шәмсинур әбиегез дәшми-тынмый читтән күзәтеп йөри. Чираттагы һөҗүме итеп песие өчен ком тутырылган тартманы өйгә кертеп куйды, өй эче песи исе белән тулды. Ярар, мәйтәм, күп калмады песиеңнең гомере! Бер кичне карчык, гадәтенчә, песиен кочаклап йокларга яткач, әкрен генә чыгып, этне чылбырыннан ычкындырып кердем. «Песине юк итү!» дигән операциянең башы иде бу. Шәмсинур әбиең йокыга китү белән, песиен кочагыннан сак кына алдым да тышка чыгарып җибәрдем. Кулымны кат-кат сабынлап югач, юрган астына чумдым. Ниятемнең тормышка ашасына шикләнми идем: песине эт тотып ботарламаган хәлдә дә, аңардан җилләр исәргә тиеш иде, минемчә. Иртән Шәмсинур: «Песи баласы кая булды икән?!» - дип сүз катты. Белмәмешкә салыштым, билгеле. «Мин тышка чыккан арада аяк арасыннан чыгып китмәде микән?» - дигән булдым. Икәүләшеп ихатага чыксак, кеше ышанмаслык хәлгә тап булдык: песи баласы көчек янына кереп яткан! Иңгә-иң терәшеп, күзгә карап ята болар! Башта икебез дә телсез калдык. Бераз һуш җыйгач, үзем дә уйламастан: «Эх, шушы эт белән мәче кебек тату яшисе иде дә бит!» - дип әйтеп куйдым! Менә шундый хәлләр, туган, ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк, - дип сүзен тәмамлады Салих карт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: