Шәһри Казан

Эзләп тапкач, ник калдырып киттең...

Ирек белән Заһирә җәйге каникул вакытында таныштылар. Икесенең дә Казанда укып йөргән, студент тормышының тәмен татыган вакытлары. Җәйге матур көннәр әкренләп үтә торды, алтын көзләр, салкын кышлар, мәхәббәтле язлар һәм кабат нурлы җәй айлары килеп җитте. Шундый көннәрнең берсендә Ирекне туган ягына, Башкортстанга чакырып алдылар. Кайгылы хәбәр аны аяктан екты:...

Реклама

Ирек белән Заһирә җәйге каникул вакытында таныштылар. Икесенең дә Казанда укып йөргән, студент тормышының тәмен татыган вакытлары. Җәйге матур көннәр әкренләп үтә торды, алтын көзләр, салкын кышлар, мәхәббәтле язлар һәм кабат нурлы җәй айлары килеп җитте. Шундый көннәрнең берсендә Ирекне туган ягына, Башкортстанга чакырып алдылар. Кайгылы хәбәр аны аяктан екты: Ирекнең бердәнбер кадерле кешесе - әнисе бу дөньяны калдырып мәңгелеккә китеп барды. Алтынчы сыйныфта укучы сеңлесе һәм Ирек бөтенләй ятим калдылар. Егет техникумны ташларга карар кылды.
Укуын ташлагач, Ирек янгын сүндерүче булып район үзәгендә эшли башлады. Нурлы Казан, сөйгән Заһирәсе көннән-көн ерагайды да ерагайды. Төннәрен сөйгәне төшенә керсә, Ирек борчылып уяна, булган һәм беткән эшләр өчен үзен гаепле саный иде. Ләкин Заһирәнең дә аны сагынуын, укуын тәмамлап, Ирекләрнең район хастаханәсенә эшкә кайтуын күз алдына да китерә алмады. Бер үк районда эшләсәләр дә, очрашмады алар. Ирек Заһирәне монда дип уйламады, ә кыз, тыйнаклыгын сәбәп итеп, аны эзләп йөрмәде. Көннәр шулай үтә торды, Ирекнең сеңлесе дә тугызынчыны бетереп, Уфага китте, укырга керде.
Ике елдан уйламаганда очратты Заһирә Ирекне. Очратты һәм мәңгелеккә югалтты да. Беркөнне хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы белән өч егетне алып килделәр. Мәктәптәге көчле янгын вакытында балаларны коткарып калу өчен бөтен көчләрен куйган егетләрнең хәлләре бик авыр иде. Алар янына күпне күргән табиблар гына кереп йөри. Инде атна үтсә дә, алга китеш күренми. Кыю егетләрнең хәлләрен сорап көне-төне шалтыраталар, чәчәк бәйләмнәре күтәреп, мәктәп балалары килә, әмма файдасыз. Йөзләре генә түгел, тәннәре каты пешеп, танымас хәлгә килгән батырларның.
Инде терелүгә өмет юк дигән көнне егетләрнең берсе аңына килде. Бу үлемне җиңү, алга бер адым булса да атлау иде. Туганнары ничек шатландылар аның исән калуына! Мескен әнисе улының аякларын, кулларын үбеп елады. Ә ике иптәше һаман аңсыз иде әле. Бу хакта Заһирәгә шәфкать туташы булып эшләүче иптәш кызы сөйләп торды. Бер егетнең хәле авырайды дигән хәбәр аны сискәндереп җибәрде. Әнә палата ишеге төбендә: «Үтермәгез аны, үтермәгез», - дип яшь кенә кыз үкси. Сөйгән кызыдыр инде дип уйлады Заһирә. Иптәш кызына ияреп, ул да палатага узды. Узды һәм үз күзләренә ышанмый кирегә чигенде. Палатада битләре кара янып көйгән, үлем төсе кергән Ирек ята иде. Заһирә аны тану белән елый-елый карават читенә тезләнде.
...Палатадан Ирекнең гәүдәсен алып чыгып киткәндә, дөнья үзенең якты таң пәрдәсен инде бар дөньяга җәйгән иде. Ишек төбендә Ирекнең сеңлесе үкси, палатада Заһирә газаплана. Ә җәйге кояш әле генә булган фаҗигане әйтерсең лә күрми, көлә-көлә дөньяга үзенең нурларын сибә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: