Шәһри Казан

Фатир булса, кияү табыла

«Әй малай, кияүләргә баедым бит әле мин. Берсеннән-берсе яшь, җитмәсә, кайсын сайларга икән дип утырам әле менә». Танышым шулай дип шалтыраткач, җиңел сулап куйдым. Газетага танышу өчен игълан биргән иде Гөлүсә. Ниһаять, мин әйтәм, бер акыллы бәндәсе килеп чыккан икән. Сайлап алырлык та булгач, өметсез үк түгелдер. «Йә, сөйлә инде....

Реклама

«Әй малай, кияүләргә баедым бит әле мин. Берсеннән-берсе яшь, җитмәсә, кайсын сайларга икән дип утырам әле менә». Танышым шулай дип шалтыраткач, җиңел сулап куйдым. Газетага танышу өчен игълан биргән иде Гөлүсә. Ниһаять, мин әйтәм, бер акыллы бәндәсе килеп чыккан икән. Сайлап алырлык та булгач, өметсез үк түгелдер. «Йә, сөйлә инде. Кайсы яктан соң егетләрең? Ничә яшьләрдә?» - дим моңа, кызыксынуыма чыдый алмыйча. «Кияүләр»нең берсенә - 23, икенчесенә - 25, өченчесенә 27 яшь булып чыкты. 50гә җитеп килгәндә, шундый егетләр кызыксынсын әле синең белән! Иң беренче шалтыратучы 25 яшьлек Фәнис исемлесе булган. Аның ничә яшьтә икәнен ишеткәч, өстәвенә игълан язылган газетаны егеткә газиз әнисе китереп бирүен белгәч, танышым егылып китә язган башта. Үзенең дә улы 20 яшькә җитеп килә бит инде. «Әниең минем ничә яшьтә икәнне укымаганмы әллә?» - дип тә сораган әле. Җавап исә: «Укыган. Булса ни? Нәрсәсе бар инде аның», - булган. Ярар, бераз тегене-моны, һава шартлары турындагы дежур сүзләрне алышкач, әңгәмәне түгәрәкләгән Гөлүсә. Ни пычагыма инде аңа бу яшь егет?! Мамадыш районы егете исә бу араларда Казанга гел килгәләп йөрүен, абыйсының хастаханәдә ятуын әйтеп, бер килгәндә очрашу мөмкинлеге хакында да әйтеп узган. Берничә көн узгач, телефонда тагын таныш тавыш ишетелгән. Әмма бу юлы Фәниснең энесе Рәдис шалтырата икән әле. Бусына 23 кенә. «Син нәрсәгә шалтыратасың инде тагын?» - дигән Гөлүсә, бу юлы чын-чынлап ачуланып. Сөйләшеп куйганнар диярсең, бусы да, «нәрсәсе бар инде аның», дип тора ди бит әле, җитмәсә. Акылга саеракмы икән әллә болар? Әллә әниләре: «Ятмагыз өйдә өелешеп, Казанга китеп, фатирлы берәр хатынга йортка керегез берегез булса да», - дип, «төпле» киңәш бирдеме икән боларга. «Инде бу маҗара онытылып барганда, берәр атна үткәч, телефонга «Танышабызмы? Минем исемем Рафис. 27 яшь» дигән смс килеп төште. Укыдым да бетереп ташладым. Бер дә бүтән түгел, бу тегеләрнең абыйлары инде», - ди танышым, һич икеләнүсез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим