Шәһри Казан

Гарип кызы!

Рәшидә әби - 84 яшьлек тыл ветераны. Аллага шөкер, бүген дә өендә вак-төяк эшләрен карап, үз аякларында йөри. Телевизор карап, газета-журналлар укырга да вакыт таба үзе. «Мин дә бик гыйбрәтле бер вакыйганың тере шаһиты бит», - дигәч, аны сөйләтми кала алмадым. Әмма аны әбинең үз авызыннан сөйләнгән кебек язарга булдым.


«Гаиләдә без алты бала идек, өчесе кечкенә чакта вакытсыз үлеп китте. Мин 13 яшьлек кыз фермада сарыклар да карадым, Лаешта урман да кистем, ФЗӨдә сугышка корал да ясадым. Сөйләнәчәк вакыйгам да шунда эшләгәндә булды.
Тезләренә кадәр төшеп торган озын кара толымлы бик матур ул кызның бер тапкыр елмайганын да, берәрсе белән ачылып китеп сөйләшкәнен дә күргәнебез булмады. Аның каравы көне буе бик нык тырышып эшли дә төне буе йоклый алмый урынында борсаланып чыга иде.
Миңсылу эшкә уңган, оялчан булып үсә. Чибәрлеге белән дә күпләрнең һушын ала ул. Берсендә, чишмәгә суга төшкәч, авылдашы Талип белән очраша. Егет тә, кыз да бер-берсен бик нык ошаталар һәм шул көннән халыкка сиздерми генә очраша башлыйлар. Әмма авыл халкы сизгер бит ул. Аларның очрашып йөрүләреннән ике якның да ата-анасы хәбәрдар икән. Кыз ягы егеткә тел-теш тидерерлек түгеллеген бик белә дә, менә әнисе... Авылны дер селкетеп торучы, кушаматы да ут Мәрьяме булган хатынны хөрмәт иткән кеше калдымы икән инде? Әче телле, бер гаепсезгә дә кешене рәнҗетергә генә торучы бу хатыннан авыл ирләренә кадәр шүрләп тора бит.
Миңсылуның әтисе гарип шул. Таудан таш чыгарганда кулын кысып имгәткәннән соң, уң кулы бөтенләй хәрәкәтсез. Шулай булса да, бөтен эшне башкара әтиләре, утынын да яра, урманын да кисә.
Беркөнне чиләкләрен алып коега суга киткән кыз йөгерә-йөгерә елап кайтып керә. Мәрьям, Миңсылуга ябырылып: «Хәерче җан, минем улыма өметләнеп йөрисең, үз урыныңны белмисең, - дип ярсый. - Син безгә тиң түгел, синең атаң гарип!» - дип кычкыра.
Кыз икенче көнне үк җыенып авылыннан чыгып китә. Ата-анасының фатихасы белән әнисенең сеңлесенә барып урнаша.
* * *
Бер-бер артлы еллар үтә торды. Авылда тормышка чыктым, балалар үстердем. Олы кызыма дустым хөрмәтенә Миңсылу дип исем куштырдым.
Ходайның рәхмәте, чирек гасыр узгач, Казанда очраттым Миңсылуны. Авылына кайткан ул. «Минем кайту хәбәрем авылга яшен тизлегендә таралганны белгәнгә күрә, Мәрьям күренмәсме дип, суга егерме мәртәбә барганмындыр», - диде үзе. Чыккан Мәрьям. Гадәттәгечә, явыз теленнән төкерекләр чәчеп: «Син гарип кызы аркасында, Талип өйдән чыгып китте», - дип башлаган җөмләсен дә ахыргача тәмамлый алмаган хатын. Миңсылу ялт итеп аның янына килеп басып, шалт итеп көянтәсеннән тоткан да: «Монда гарип кеше берәү генә. Ул да булса - син. Күңелең гарип синең, шуңа бөтен авылны да агулыйсың, хәтта улың да шуңа түзә алмый чыгып киткән», - дип, туп-туры күзләренә караган.
Әмма тормышка чыкмаган Миңсылу. «Бүтән кешене гомерлек яр итеп сайлый алмадым. Талип та, ишетеп белүемчә, гаилә кормаган. Авылга ул шул китүеннән бер генә тапкыр да кайтып күренмәде», - диде ул. Мәрьям, улы кайтмагач, дулап йөргән-йөргән дә, ире кисәк үлеп киткәч, бөтенләй әшәкеләнгән. Соңрак, тик торганда куллары корып, хәрәкәтсез калган. Халык, Миңсылуның гына рәнҗеше төште, дип юраган моны».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: