Шәһри Казан

Гөберледән җылы көтмә...

- Табуын тапкан инде ул мине, - диде Гүзәлия, авыр көрсенеп. - Әмма һәр очракта та бала төшертмәүне хупларга кирәкми. Җаның тартмаган баланы тапканчы, абортка баруың мең хәерле. Менә мине дә тапкан әни - әмма тапмаган булса, аңар да җиңел, миңа да бүген болай ук авыр булмас иде... ...Әнисе Әсма...

Реклама

- Табуын тапкан инде ул мине, - диде Гүзәлия, авыр көрсенеп. - Әмма һәр очракта та бала төшертмәүне хупларга кирәкми. Җаның тартмаган баланы тапканчы, абортка баруың мең хәерле. Менә мине дә тапкан әни - әмма тапмаган булса, аңар да җиңел, миңа да бүген болай ук авыр булмас иде...
...Әнисе Әсма аны 19 яшендә таба. Үзен озак еллар яратып йөргән күрше авыл егете кияүгә чыгу тәкъдимен кире кагуны авыр кичерә. Барыбер минеке буласың дип, кызны көчләп, Себер ягына чыгып китеп гаип була. Әсма мәсхәрәләнүе аркасында акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Әти-әнисе ничек кирәк алай димләп тракторчы егеткә кияүгә бирә.
Гүзәлия бик авырлык белән генә, кендек җебенә уралып туа. Кендек әбисенең үз эшенең остасы булуы гына коткарып кала аны. «Үлгәнме, үле туганмы?» - яшь әнинең беренче сүзеннән олы яшьтәге кендек әбисе имәнеп, дертләп китә. «Ни сөйлисең, имансыз, бөтен әгъзасы да төзекме, диген. Кызың бар. Алма кебек матур, бөтен саны да төзек. Мә, күкрәгеңә сал». Әсма, коты чыгып, ачык изүләрен ябарга керешә: «Имезәмме соң! Якын да китермим!»
Әнисе, әлегә миндә торсын, миндә үссен дип, баланы үз өенә ала. Әсма икенче елны ир бала, өч елдан кыз таба. Мәктәпкә кергәнче, Гүзәлия әбиләрендә үсә. Авылда имеш-мимешкә урын калдырмас өчен, әниләре өенә барып йөри үзе. Әмма барган саен елап кайта. «Дөмекмәдең шунда», «муенга асылган тәре», «гөберле бака да синнән мөлаемрак» кебек сүзләрне үз әнисеннән ишеткән бала әбисе күкрәгенә капланып елый. Ун яшьләре тулар-тулмас, чираттагы чирканчык сүзләрдән соң, Гүзәлия, такмаклый-такмаклый: «Ник шуның кадәр күралмыйсың соң син мине, әнием?» - дип елый. Әнисе серне яшерергә җыенмый: «Син минем язмышны ботарлаган бала. Атаң көчләгәннән генә туган нәфрәт җимеше син. Мин синнән гомерем буе җирәндем».
Баланы көчле психик тайпылыш белән Казанга хастаханәгә алып китәләр. Бик озак аңына килә алмый, көчле уколлардан айный алмый Гүзәлия. Бер шулай йокыдан уяна башлаганда әбисе белән әнисенең әрләшүен ишетә: «Кабахәт булдың син, Әсма, - ди әбисе. - Тәки баланы кабер тактасына китереп терәдең бит...» «Аны корсакта вакытта ук буып үтерәсе булган, күз көеге булып, гөберле булып, язмышымны ботарламас иде», - ди әнисе. Яңагы буйлап кабат кайнар тамчылар йөгерешә башлаган Гүзәлия, күзләрен ачуга: «Әбием, башка мин авылга кайтмыйм, мине берәр интернатка урнаштыр, зинһар», - ди. Әбисе ничек кенә карышмасын, Гүзәлия Казан интернатына урнашып кала. Хастаханәдән тотлыга торган булып чыга. Әбисе янына ике атнага бер кайтып йөрсә дә, әниләре бусагасын атламаска тырыша бала. Интернатны тәмамлауга эшкә урнаша кыз, банк хезмәткәре булырга укырга керә.
- Бик озак вакыт көзгегә күтәрелә алмыйча йөрдем, - ди Гүзәлия. - Аннан чын-чынлап гөберле бака карап торган кебек иде. Тулай торактан бүлмә алгач та көзге алуны уема да кертмәдем. Беренче мәхәббәтем Азатымны очратып, аның «Гүзәлем минем» дигән сүзләреннән соң гына бераз канатлар үсте. Гашыйк булдым. Әбием, бәхетле булуыңны күреп китсәм иде, ди иде, мәрхүмә. Туй хәстәрлегенә керешкән вакытта ятакка калды ул. Азат белән никах укытып, мин корсакка калгач, гүр иясе булды. Озак та тормый үги әти дә үлеп китте.
- Кияүгә чыгып, корсакка узуыңны әниең белдеме соң?
- Без аның белән әбием өендә күрешә идек. Бер авылда яшәгәч, ул аның янына килеп, хуҗалык эшләрендә булышып йөри иде ич инде. Мин кайтып кергәч, ашык-пошык чыгып китә иде. Кияүгә чыгуымны да әбием хәбәр иткән. Никахым әбием нигезендә булды. Әни ике пар мендәр, бер ак җәймә бүләк итте. Аралашуы «исәнме, сау бул» булды. Әбине җирләгәч, мин авылга кайтмый башладым. Ә әни нигезенә 15 яшьтән бирле кайтканым юк.
- Үги әтиең миһербанлы булган?
- Минем аны бүген дә догадан калдырганым юк. Туй вакытында да әнидән качырып җыйган өч айлык хезмәт хакын бирде.
- Әниең белән бөтенләй аралашмадыгыз-күрешмәдегезме?
- Кызым Лилия тугач, бер палатада яткан апа: «Җәннәт әниләрнең аяк астында, үз әниеңә ачу тотма, шалтыратып әйт», - дигәч, өемә чакырдым. Аның ул вакытта әби патша кебек яшәп яткан чагы - балалары буй җиткергән, дөбердәтеп дөнья көтә, тормышлары түгәрәк иде. «Гөберле»нең шалтыратуы, аның әни булуы да бик тәэсир итмәде. «Үзең үстер», - диде. Исәнмесе дә, котлавы да шул булды.
Ике туганымны берьюлы җирләргә авылга кайткач кына күрештек кабат. Әсма әнинең ике баласы бергә каен себеркесенә урманга киткән җирдән, машиналары буага төшеп капланып, үлде. Кайттым, сеңлемне үзем юыштым.
Балаларын җирләгәч, әни кан басымы белән интегә башлады. Казанга еш кына хастаханәгә кереп ята иде. Шулай бер чак безгә килде. Ишекне кызым ачты. 15 яшьлек оныгын беренче күрүе бит инде. Лилия аны танымый да: «Узыгыз», - диде дә бүлмәсенә кереп китте. «Мин дә озак тормам, кызым, - диде миңа, үз гомерендә беренче тапкыр миңа баласына эндәшкән кебек сүз катып. - Рәнҗемә, Ходай болай да җәза бирде инде». Чәй эчертеп, күчтәнәчен тыгып, бар булган акчамны тоттырып озаттым. Сорамасын миннән гафу, килмәсен, тимәсен. Ул мине ун яшемдә үк җирләде. Ә кабердәгеләрдән җылы көтмиләр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: