Шәһри Казан

Гинеколог иремнең "хыянәт итүен" әйтте

Эчем тулы шик-шөбһә. Үземә урын таба алмагач, редакция укучыларыннан киңәш сорарга булдым.

Ирем белән 10 ел матур гына яшибез. Ике бала үстерәбез. Матур йортыбыз, икебезнең дә яраткан эшебез бар. Бездән дә бәхетле гаилә юк бу дөньяда. Күз генә тимәсен.

Тик соңгы арада күңелемне иремә бәйле шикләнүләр биләп алды. “Хыянәт итмиме икән миңа?” дип куркам. Бу турыда уйларга да куркыныч. Шикләнерлек сәбәп тә юк сыман. 

Реклама

Эш шунда: ярты ел элек хатын-кыз өлкәсендәге проблема белән гинекологка мөрәҗәгать иттем. Куркыныч әйбер табылмады, Аллаһыга шөкер. Тик табиб бу чирнең җенси юл белән күчәргә мөмкин булуын әйтте. Ягъни ирем аны кемнәндер иярткән? Мин аңа: “Бу мөмкин түгел”, - дидем. Мин иремә ышанам, ул гомерендә дә миңа хыянәт итмәячәк. Без бер-беребезне яратабыз. Эштән соң ул туры өйгә кайта, ялларда гел бергә без.

Дәваландым, теге чир юкка чыкты. Тик күптән түгел тагын барлыкка килеп, борчый башлады. Бу юлы табибка мөрәҗәгать итәргә кыенсынам. Нишләргә дә белмим. Иремә дә тулысынча ышанам. Тик барыбер күңел почмагында кечкенә генә шик бар...

Фото: pixabay.com

Исемем редакция өчен генә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 15 октябрь 2021 - 11:43
    Без имени
    Сез нәрсә, курыкмагыз. Врачлар арасында да, укымаган кешеләр бар. Бер врач кына түгел, икенчесенә, өченчесенә барып сорашыгыз. Адым саен клиника, әйбәт акыллы врачлар күп, табыгыз эзлэгез. Интернет чоры бит...
  • 14 октябрь 2021 - 15:42
    Без имени
    Чирнең исемен белми төгәл әйтеп булмый инде, әмма андый чирләрне дөрес эшкәртелмәгән мед.инструментлардан, шулай ук гинекологик узи вакытында йоктырыргп була дип уйлыйм, чөнки ничә күзәткәнем бар, узистлар бик еш пациентлар арасында кулларын юмвйлар, перчаткаларын алыштырмыйлар, шуның бн датчикны тоталар. Дәвалануга килгәндә, андый йогышлы чирләрдән икегез дә дәваланырга тиеш. Ничек йоккан булса да, ул парыңа күчә. Берсе генә дәвалануның файдасы юк, барыбер дәваланмаган иптәшегездән кире йогачак.