Шәһри Казан

«Гомер буе көттем, кайтасыңны белдем»

Безнең гаилә тарихында 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы язган язмыш та бар. Сүзем - 1888 елгы, ерак бабамның әнисе, минем карт әби - Ирина Николаевна Кирушина турында.

Колышчы авылында 7 балалы таза хәлле крестьян гаиләсендә туа ул. 17 яше дә тулмаган чибәр кызны нык тормышлы, озын буйлы, киң җилкәле, көрәшче Владимир егете Тимофей Михайлович Кирушинга кияүгә бирәләр. Бу матур, яшь парга колышчылар да, владимирлылар да соклана торган булган. Мәхәббәт белән тулы бәхетле тормыш нибары 8 ел дәвам иткән. Ирина берсеннән-берсе яшь ике баласын кочаклап, ире Тимофейны 1914 елгы сугышка озаткан. Аны озатканда, 26 яшьтән тол калырмын дип, башына да китермәгәндер. Көткән, кайтыр дип бик көткән ул аны.
Герман сугышы тәмамлангач, Югары Яке авылы кешесе сәлам әйтеп җибәргән Иринага. Булдыра алса, килеп китмәсме, дигән хәбәр дә җиткергән. Ат җигеп, 7 яшьлек улын иптәшкә алып, 3 дистә чакрым ераклыктагы авылга чыгып китә хатын. Эзләп таба теге хәбәр җибәргән кешене. Аларны ишегалдында хуҗа кеше үзе каршылый. «Сезмени ул? Өйгә керегез!» - ди ул кунакларга, ә үзе чиктән тыш кәефсез. Өй түрендә бишектә бала елаганы, хатын-кыз тавышы ишетелеп куя. Тик өйгә кергәч тә, чит-ят кешеләрне каршылаучы күренми. Моның сәбәпләре соңрак аңлашыла. Ирнең: «Чык монда! - дигәненә сискәнеп китә яшь керәшен хатыны. - Әнә күрәсеңме, 30 чакрым җирдән ире турында белешергә килгән, ире юкта бер дә өй түренә бишек асып куймаган!» Бишектә бер гөнаһсыз бала - хыянәт җимеше ятканын тиз аңлап ала яшь хатын. Эчен бушатып салгач, хатыныннан чәй әзерләткәч, ир кеше дә ачылып китә. Тимофей белән сугышта гел бергә булуы, бергә әсирлеккә төшүләре, бер төркем рус сугышчылары белән азат ителүләре турында сөйли.
Төркем булып илгә кайтырга чыкканнар, тик араларыннан берсе - Тимофей авырып киткән. Баш авыртуына түзәр хәлем юк, дару булса да алып чыгарга кирәк дип, госпитальгә кереп киткән ул. Иптәшләрен бик озак көткәннәр сугышчылар. Сораша, белешә башлаганнар. «Иптәшегез үлде, көтүдән мәгънә юк», - дигән хәбәр аяз көнне яшен суккандай итә ватандашларны. «Үле гәүдәсен күрмәгәч, үземнең дә ышанасым килмәде, - дип сөйләвен дәвам итә хуҗа. - Тик бер шигем бар: кулында алтын сәгате бар иде, әллә шуның өчен үтерделәрме икән. Таза, матур кеше иде, үлгәненә ышанып булмый аның», - ди ул.
Гомере буе иренә тугры булып, аны көткән әби. Акыллы, чибәр хатынның кулын сорарга теләк белдерүчеләр дә булган. «Кайтмаган малын карарга бакча башына да менмәде, берәр ир-ат очрап, сөйләшергә туры килсә, даным чыгар дип курыкты», - дип сөйли иде күршеләре.
Ил белән Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күреп, бердәнбер улын сугышка озатып, 86 яшендә урын өстенә калгач, соңгы көннәрен санаганда гына аңы беткән аның. Түшәккә калып, кымшана да алмый башлаган әби көннәрдән бер көнне, бөтен кешене шаккатырып, торып утырган һәм кулларын алга сузып, ап-ачык итеп сөйләшә башлаган: «Кайттыңмыни, Темәпи? Белдем бит, барыбер кайтасыңны белдем. Ник бу кадәр озак йөрдең? Ник анда гына торасың, кер. Гомер буе көттем, кайтасыңны белдем». Үзе сөйләнә, үзе күз яше белән елый, ди. Хәле авыр дип сакларга җыелган туганнары да күз яшьләрен тыя алмый, «рәхәтләнеп сөйләшсеннәр» дип, чыгып китми булдыра алмаганнар. Карт әбинең дөньялыктагы соңгы сүзләре булган бу.
Мин карт әбине белгәндә, аның күзләре сукыр иде инде. Тәрәзә янына алып килеп, без сөенсен өчен: «Күрдем, күрдем, балам, үсеп беткәнсең инде», - дип, безнең күңелне күрә иде. Без шуңа чын күңелдән ышанып сөенә идек.
РS. Татар дөньясына яхшы мәгълүм булган «Безнең ил» дигән керәшен җыры - минем карт әбиемнән калган моңлы ядкарь. Аны әнием Роза Григорьевна Пасыева әбисеннән отып алып, күп еллардан соң исенә төшереп, Казан сәхнәләрендә җырлаган. Шуннан артистлар өйрәнеп, халыкка таралган җыр ул.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: