Шәһри Казан

«Гомерем буе үкенеп яшәдем»

Без Әминә апа Галиева белән Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы хатирәләрне яңартабыз. Инде йөзенче дистәсен вак­ласа да, хәтере әйбәт әле аның. У л 1920 елда Иске Мәңгәр авылында крестьян гаиләсендә 9 нчы бала булып дөньяга килә. Эшкә бик батыр кыз булып үсә, шуңа да аңа яучылар бик иртә килә башлый....

Без Әминә апа Галиева белән Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы хатирәләрне яңартабыз. Инде йөзенче дистәсен вак­ласа да, хәтере әйбәт әле аның.
У л 1920 елда Иске Мәңгәр авылында крестьян гаиләсендә 9 нчы бала булып дөньяга килә. Эшкә бик батыр кыз булып үсә, шуңа да аңа яучылар бик иртә килә башлый. Әле яңа гына 18 яше тулган кызны Әтнәдән Хәсән исемле егеткә сорап киләләр. Егетне бик мактагач, Әминә апа кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. «Чынлап та, Хәсәнем бик чибәр, акыллы, эшчән кеше иде»,- дип сагынып искә ала ул аны.
Сугышның беренче көненнән үк ире Хәсәнне фронтка алалар.
- Хәсән үзен Чыпчык станциясенә кадәр озата баруымны сорады. Мин ераклыктан куркыпмы, әллә яшьлегем белән аңлап бетермәгәнмендерме, анда кадәр озата бармадым. Гомерем буе шуңа үкенеп яшәдем. Бәлкем аның юлда миңа әйтәсе сүзләре дә булгандыр, - дип уфтанып та ала Әминә апа.
Хәсән абыйның фронттан нибары бердәнбер хаты гына килеп кала. Бу аның беренче һәм соңгы хаты була. «Исән булсам, бер кайтырмын, үлсәм, бәхил булыгыз», - дип язылган була хатта. Башка кешеләрнең ирләреннән, туганнарыннан хат килеп, хат укып юансалар, Әминә апаны ходай бу шатлык­лы минутлардан да мәхрүм иткән. Аның бердәнбер куанычы, юанычы булып 1941 елны кызлары Мәдинә дөньяга килә. Үзенең баласының дөньяга килгәнен, аның кем булуын белергә, үз куллары белән бер генә мәртәбә дә кочып карарга язмаган Хәсән абыйга. Әйе... Ялгыз канат булып яшәргә дә яшәргә генә кала Әминә апага.
Эшләмәгән бер эше дә калмый аның: Әтнә болыннарыннан кул белән печән чабу дисеңме, аны атка төяп, кечерәк малайлар, карт-коры эскерт куюлар, урак өсте җиткәч, ат җигеп, басудан ашлык ташулар... Кайтканда, бер уч та бөртек алып кайтырга ярамый. Тотсалар, ябып куярга да мөмкиннәр. Бер вакыйганы искә алды ул:
- Эшләгәндә, ашлык кыздырып ашадык, калганын, куркып кына булса да, кесәгә тыктык. Кайтып җитәбез дигәндә генә каршыбызга тикшерүчеләр чыкты. Безнең кесәләрне укытучы Рәхимә апа тикшерергә тиеш иде. Кулын кесәбезгә тыкты да борылып: «Бер ни дә юк», - диде. Гомерем буе Рәхимә апага рәхмәтле булып яшәдем мин...
Әминә апага басудан ашлыкны ат белән ташырга да туры килә. Иртәдән алып төнгә кадәр көзге-язгы салкын көннәрдә аякларына чабата киеп, сазны-күлләрне ерып, 50 килограммлы авыр капчык ташыйлар. «Әле ярый төн җитә, юкса аякка басып торыр хәл дә калмый иде»,- ди ул. Тамаклары ач хатыннарга күпме эш башкарырга туры килә... Эшләмәсәң, ашарга юк, эшләгән өчен кайбер чакта көненә 1 стакан он биргәннәр.
Кыр эшләре беткәч, Әминә апаны сыер саварга куйганнар. Тырышлыгын күреп, яшь хатынны ферма мөдире итәләр. Маллар табибын сугышка алгач, аңа табиб эшен дә башкарырга туры килә. Дилбегәне нык тота ирләр холыклы Әминә апа. Ул вакыттагы колхоз рәисе чулак Вәли эшемне, тәвәккәл булуымны яратты, ди. Бервакыт ачлыктан биш сыер аяксыз кала. Болай ятсалар, үләргә дә мөмкин бит дип, суйдыра яшь хатын. Өстәгеләрдән «эләгә» үзенә. Ябык булсалар да, итен колхозчыларга бүлеп бирәләр. «Халыкның, аз гына булса да, тамагы туйды», - дип искә ала. Менә шул вакыйгадан соң күп тә үтми, тагын берничә сыер аягына баса алмый башлый. Бу юлы сыерларны суйдырмыйлар. Маллар үлә, халык та ач кала.
- Ул вакыттагы ферма мөдире Галия апа куркып нишләргә дә белмәде инде. «Өстәгеләр» бер генә сыерны да үтермәгез, башыгыз белән җавап бирерсез, дип киткән иделәр бит. Тикшерүчеләр килгәч, бик курыктык, хәлне аңлатып бирдек, алай каты бәрелмәделәр инде. Сугыш елларында авыл халкының күбесе хайван асрый алмады, шуңа да ачтан үлгән хайваннарны да ашадык инде. Кышлыкка ферма түбәсен салам белән яба идек тә, язга чык­кач, малларга шуны ашатып бетерә идек, - дип сөйли ул.
Җиңү килгән көнне дә хәтерли.
- 1945 елның май ае иде. Иртән көтү куарга чыксак, милиционер Садыйков өй кыегына кызыл флаг элеп куйган. Бу хәлгә бик аптырадык. Соңыннан гына белдек: сугыш беткән икән. Кызым Мәдинә белән, Хәсән кайтмый дип, бик еладык, - ди.
Сугыштан соңгы еллар да җиңелдән булмый. Тол калган Әминә апага эшләргә дә эшләргә генә кала. Парлылар җигелеп тарткан авыр тормыш йөген үзенә генә тартырга туры килә. Өйләре дә бик иске, авар чиккә җитә. Ире Хәсән сугышка киткәнче алып калдырган бурага, еллар авыр булса да, кагылмый, шул бураның череми калган бүрәнәләренә яңа бүрәнәләр алып кайтып, бәләкәй генә булса да, йорт та җиткереп чыга Әминә апа.
Әтнә авылы зур, җитәкчеләр килеп-китеп кенә тора. Үзен яхшы яктан гына күрсәткән ирләр холыклы Әминә апаны партия оешмасы укырга барырга кыстый башлый. Хатын-кызга сугыш вакытында да бик күп ирләр эшен эшләргә туры килде дип, ризалашмый ул.
Әминә апаны Түбән Шашы авылыннан хатыны сугыш вакытында үлеп, өч баласы белән тол калган Һади исемле иргә сорап киләләр. Һади абый үзе дә яңа гына сугыштан кайткан була. Яшь аермасы зур булса да, ятим балалар хакына ризалаша Әминә апа.
- Әмма әнкәй кызым Мәдинәне бирергә теләмәде. Улымның төсе, истәлеге, картлык көнемдә иптәш булсын, дип, алып калды. Өзгәләнеп еладым, әмма әнкәйгә каршы чыгарга намусым җитмәде, - дип моңсуланып искә төшерде. - Мин килгәндә, Һадиләрнең тормышлары бик авыр иде. Ашарга кашык та бар кешегә җитми. Балаларның алмашка күлмәк-ыштаннары да юк. Киемнәрен юганда, төреп утыртып торам. Эшкә батыр кеше иде Һади, бер минут та эшсез тормады. Тормышны булдыра алганча алып барырга тырыштык. Балалар да кечкенәдән эшли башладылар.
Һади белән Әминә апаның уртак өч балалары дөньяга килә. «Бүгенге көндә җиде баламнан ике кызым гына исән калды. Иң ачы хәсрәт - балаларыңны җир куенына илтеп салу»,- дип, күз яшьләрен сөртә Әминә апа.
Хәзерге көндә Әминә әби үзенең оныгы Илнар һәм килене Лилия тәрбиясендә оныкчыклары белән бергә яши. Шушы еллар авырлыгын күргән, язмышының салкын җилләренә каршы барганда сынмаган, сыгылмаган Әминә апа зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Аның фидакарь хезмәте, игелекле тормыш юлы хәзерге яшьләргә үрнәк булып тора.
Гөлфия Галиева,
Әтнә районы,
Күңгәр урта гомуми
белем мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: