Шәһри Казан

Гомерлек яра

Гомерлек ярага дучар ителгән бу ханымга бары утыз биш яшь кенә булса да, кыяфәте дә, үз-үзен тотышы да җитмеш яшьлекләр хәлендә. Эчкә батып торган яшел күзләре шундый моңсу... Сүзгә сүз ялганып китеп, аның язмышы белән кызыксындым. Ул күзләрен еракка төбәде дә узган тормышы турында сөйләп китте...

...Шатлыгым эчемә сыймый. Йа Ходаем, мин дә әни булдым. Баламны кулыма алу белән әйтеп бетергесез хисләр тойдым. Минем дә нарасыем, алтын алмам, асыл кошым бар бит, дип шатланам. Шул ук вакытта үземнең күзләремнән мөлдерәп яшь ага.
Әйе, минем дә кызым бар.
Күзләремне ачып җибәрсәм... өйдә икәнмен. Үземнең төш кенә күрүемне аңлый башладым. Төш аралаш аккан күз яшьләреннән мендәр тәмам юешләнеп беткән.
Озак та үтмәде, үземнең балага узганымны белдем. Минем шатлануларым, куануларым әйтеп бетергесез!
Ниһаять, кибетләрдә дә йөреп арыдык, урын-җир, барлык киемнәрне, кирәк-ярак әйберләрне җыйдык. Бары тик кызымның туган көнен генә көтәсе калды. «Йа Раббым, безгә сау-сәламәт, изге күңелле, тулы иманлы, хәерле бала бир. Ул бала дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булсын. Бу бала гаиләдәге мәхәббәтне арттырсын, тигезлек белән үстерергә, тәрбияләргә ярдәм бир. Баламны җиңеллек белән табарга насыйп ит», дип, туктаусыз сорадым, ярдәм итче, дип ялвардым.
Кызым көннән-көн үсте. Беренче тапкыр коендырулар, куркулар артта кала барды. Тәүге адымнарын ясаулары, теш чыгулары, иң беренче сүзләре бер-бер артлы хәтергә уелды. Кызым белән булган бәхетле мизгелләр, кичерешләрем дәфтәр битендә сакланып кала килде. Көн дә диярлек төшкән фотосурәтләр әллә ничә альбомда урын алды.
Көннәрне - айлар, айларны еллар алыштырды.
Ләкин ирем генә, дәрәҗәсе үскән саен, үзгәрә башлады. Эштән дә теләсә кайсы вакытта кайтырга гадәтләнде, эчмәсә дә, тавыш чыгара, кул күтәрә башлады. Барыбер аны һәрвакыт гафу итә килдем. Бер яктан балам өчен борчылсам, икенче яктан үзем өчен дә курка идем. Ниһаять, ул эч серен бушатты - аның сөяркәсе бар икән. Йа Раббым, нәрсә бу, сынаумы, язмышмы? Аерылыштык. Билгеле юрист буларак, ирем барысын да үзенчә ясады. «Синең эшләгән акчаң аз, баланы хәерчелектә үстерергә рөхсәт итмим», - дип, баланы миннән тартып алды. Мин, күпме генә ялынып тезләнсәм дә, ирем үз сүзеннән кайтмады. Кызыбызны яңа хатыны янына алып китте. Мин баласыз, ирсез, эшсез калдым. Көннән-көн түбәнлеккә төшә башладым, нәтиҗәсе - эчкечелеккә бирелдем... Ходайга шөкер, әниләр мине үз кулларына алды...
Көннәрдән бер көнне ирем әниләргә кайтып төште. Күзе-башы акайган, елаган, кайгылы. «Кызыбыз үлде», - диде дә аягыма егылды. Шул мизгелдә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Мин идәнгә дөпелдәп аудым...
Кызыбызны җирләдек. Әле дүрт яше дә тулмаган килеш, аны җир куенына салдык. Юк, булмас... Дөрес түгел... Бу мин түгел, бу минем кызым түгел... Ышанмыйм...
Вакыт барысын да дәвалый икән. Ләкин яра эзләре мәңгелек. Күргән авырлыклар артта кала барса да, алар да, хәтер-истәлекләр дә һәрвакыт искә төшереп тора. Барыбер тынгылык бирми... - дип тәмамлады сүзен ана.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: