Шәһри Казан

Гүзәлне үтерүче унбиш елдан соң табылды

1998 елның 11 июнь көнен яхшы хәтерлим. Җәйге бик матур көн иде ул. Чираттагы имтиханны тапшырып, авылга әти-әнигә сынауны «5»легә бирүебезне хәбәр итәргә, дип, туганым белән телеграфка килдек. Трубканы әни алды һәм бик тә күңелсез хәбәр җиткерде: «Әүхәт абыегызның кызы Гүзәлне үтергәннәр». Кем үтергән, ничек үтергән, ни өчен? Әлеге сорауларның...

Кемнедер аттылар...
Гүзәл - безнең ике туган сеңлебез, аның әтисе белән безнең әни бертуганнар. Алар Чаллыда яшәде. Гүзәлгә 10 яшь вакытта, әтисе Әүхәт абый үлеп китте. 7 елдан соң, 17 яшендә, чыгарылыш кичәсенә берничә көн калганда, Гүзәл дә китеп барды. 9 июнь көнне, чираттагы чыгарылыш имтиханын биргәннән соң, билгесен хәбәр иткәннәрен дә, сыйныфташларын да көтеп тормыйча, ашыгып, өенә кайтып китә ул. Күңеле сизенгәндер, күрәсең, өйдәге китапларны китапханәгә алып барып тапшыра, алып торган нәрсәләрен күрше хатынына кайтарып бирә. Нишләптер, бөтен булган күлмәкләрен пөхтәләп пакетларга тутырып куя. Өйләрен юып-чистартып чыкканнан соң, абыйсы Альбертның да фатирын җыештырып кайтырга уйлый. Берочтан абыйсы командировкадан кайтышка ашарга да пешереп куярмын дип, аңарда кунып каласын әйтеп, чыгып китә һәм шуннан соң аны күрүче булмый...
Кич белән йокларга ятар алдыннан әнисе, урамда аткан тавыш ишетеп, чайкалып китә. Иренә (ул вакытта Рушания апа икенче ире белән яши иде), кемнедер аттылар бугай, дип әйтергә тели, тик сүз юктан әйтелгән кебек була инде бу, дип, дәшми кала. Бәлки, ул шулай тоелган гынадыр, әмма ана кешенең сиземләве дигән нәрсә дә бар бит. Ә аның күңеле беркайчан да ялгышмый.
Бик соң гына юлдан кайтып кергән Альбертны исә өендә идән уртасында торган чиләк белән чүпрәк, аш бүлмәсендәге чистартылып бетмәгән бәрәңгеләр генә каршы ала. Соңрак Гүзәлнең өйдә дә, Альбертта да кунмавы ачыклана. Милициягә барып, хәбәр бирәләр. Рөхсәтсез өйдән дә чыгып китмәгән, биш минутка соңга калса да шалтыратып кисәтә торган Гүзәл суга төшкән кебек юк була. 11е көнне иртән милициядән шалтыратып, кызның табылу-табылмавы турында кызыксыналар, бер кыз табылды, тик аңа 25 яшьләр тирәсе, килеп карагыз, диләр. Моргка алып баралар, өстенә ак җәймә капланган булса да, әнисе кызын идәнгә кадәр төшеп торган чәчләрен күрүгә үк танып ала. Акылыннан шашар дәрәҗәгә җитеп, кызының үле гәүдәсе өстенә капланып үкси-үкси елаган ананы юатырлык бер генә сүз табыла: кызыгызны кыйнамаганнар да, мәсхәрә дә итмәгәннәр... Чигәсенә атканнар...
Күз генә тигән
Үләренә өч көн кала, Гүзәл төш күрә. Төшен үги әтисенең абыйсының хатынына сөйли. «Мин бүген шундый матур төш күрдем: әти мине, кулымнан тотып, тауга алып менде. Андагы матурлыкны сөйләп бетерерлек түгел, тау өстен тутырып чәчәкләр үсә. Әти үзе бик шат, көлә-елмая...» Соңгысы төшне беркемгә дә сөйләмәвен үтенә, күңеленә шик керсә дә, үзен исә төшнең өч көнлеге дә, өч еллыгы, утыз еллыгы да була бит дип тынычландырырга тырыша. Ә ул көн озак көттерми, өч көннән соң Гүзәлне атып үтерәләр. Кызны якыннан белгән кешеләрнең телендә бер генә сүз: аңа күз тигән. Күз тимәслек тә түгел шул, ул укыган мәктәп укытучылары хәзер дә, беравыздан, Гүзәл кебек укучыны башка күргәнебез юк, диләр. Укытучы йә журналист булырга хыялланган Гүзәл укытучылыкка әзерли торган махсус мәктәптә укый. Мәктәп газетасының мөхәррире була. Үләренә берничә атна кала, спектакльдә Сөембикә ролен башкара. Аның уйнаганына таң калып утырган мәктәп директоры, мондый акыллы, тәртипле, уңган-булган кызны кемнәр генә үстерде икән, әти-әнисе белән якыннан танышасы иде, ди. Гүзәл белән хушлашырга килгәч тә, тезләнеп, елый-елый: «Без генә күз тидердек аңа», - дип гафу үтенә ул...
Рушания апа кызының каберенә көн дә диярлек барып йөри. Килгән саен, Гүзәл каберендә чәчәкләр күрә. Чәчәкләрне сез китермәдегезме, дип, кызының да, улының да дусларыннан сорашып карый, тик берсе дә калдырмаган. Нәрсә уйларга да белмәгән ата-ана зират каравылчысына күчтәнәчләр белән фотоаппарат биреп калдыра. Чәчәкләр калдырып китүчене фотога төшереп алуын үтенәләр. Чәчәк куеп калдыру дәвам итсә дә, каравылчыдан «белмим, күрмәдем» дигәннән башка сүз ишетми алар. Бу сер исә хәзер - унбиш ел узгач кына ачылды. Кабергә чәчәкләрне Гүзәлне атып үтерүче ташыган.
Кичерегез мине
Андрей Снетков, дуслары белән бергә эчеп утырганда, исереп китеп: «Бу дөньяда бер генә үкенечем бар - бер гөнаһсыз кызны үтердем бит мин», - дип ычкындыра. Тиздән бу сүз полициягә барып ирешә. 41 яшьлек Андрей Снетковны кулга алалар. Моннан ике атна элек аңа суд булды - 9 елга хөкем ителде ул. Әлеге хөкем карарын әйтер алдыннан аңа соңгы сүз бирелә. «Унбиш ел буена мин шушы авыр йөк белән яшәдем. Үземне беркайчан да гафу итмәячәкмен: нәрсә эшләгәнемне үзем дә белмәдем. Гафу итмәячәгегезне аңласам да, кичерүегезне үтенәм», - ди ул.
Тикшерү материаллары буенча, Андрей 90 нчы елларда Чаллыда «40 нчы комплекс» группировкасы әгъзасы була. 26 яшьлек егет ул вакытта колониядән срогын тутырып кайта. Дуслары, кулына пистолет тоттырып, чираттагы «эш»не кушалар аңа: «Боксерлар» группировкасында торучы егетне урларга. Имештер, әлеге группировка аларның танышларын үтергән. 9 июнь көнне кичке сәгать унда Андрей, ике дусты белән, күрсәтелгән адрес буенча килә. Ишекне Гүзәл ача, абыйсының командировкада икәнлеген әйтә. «Кунакларның» берсе аңа каты итеп сугып җибәрә һәм Гүзәл идәнгә егыла. Бу кыз безнең турыда милициягә хәбәр итәргә мөмкин, дип, аны үзләре белән алып чыгып китәләр. Ишекне арттан Андрей бикләп чыга. Кызны «Волга»га утыртып алып китәләр. Соңыннан Андрейның сөйләве буенча, ул аларга каршы сүз дә әйтми, җибәрүләрен дә үтенми, еламый да, янамый да. Шәһәр читенә чыккач, Андрей аны атып үтерә. Кире шәһәргә кайткач, дуслары Андрейны Гүзәлнең абыйсы яшәгән фатирга китереп куя. Хуҗасы кайтканын көтеп утырырга кушалар. Тик ул үзенчә эшли: сүтелгән пистолет белән фатир ачкычын Камага ыргыта да үз өенә кайтып китә. Гаебен аңлаган егет Гүзәлнең каберенә чәчәкләр ташый...
Кызны үтерүдә катнашкан дусларының берсе хәзерге вакытта төрмәдә утыра, икенчесе эчеп үлә. Соң булса да, Андрей да үз җәзасын алды. Тик менә Гүзәлне генә кайтарып булмый шул...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: