Шәһри Казан

«Хатын эзлим»

Чаллыда яшәүче 22 яшьлек Илгиз Габидуллин Мәләкәс елгасының биек ярына шулай дип язып куйган.

- 16 яшемнән ялгызым яшәгәнлектән, ялгызлыктан бик туйдым. Әти-әнием аерылыштылар. Минем исә әйбәт, тәвәккәл кыз белән гаилә корасым, балалар үстерәсем килә, - ди «рәссам». Белдерүне Илгиз ике төн буе язган. Башта бер банка буяу җитәр дип фаразлаган булган егет, әмма ул бары тик «ищу» сүзен сырларга гына җиткән. Иртән тагын буяу сатып алырга туры килгән Илгизгә. Барлыгы 8 банка буяу сарыф итеп язган белдерүне күрми калу мөмкин түгел - һәр хәреф өчәр метрлы. Икенче көнне үк кәләшләрдән чират та барлыкка килгән. Инде Илгизгә 100дән артык шалтырату булган. Иң яшь кәләшкә - 19, иң олысына - 37 яшь. Илгиз исә әле берсе белән дә очрашмаган, әлегә аралашу телефон аша гына бара.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: