Шәһри Казан

Хәсрәтнең ачысы алда көткән икән әле

Адәм баласы кайвакыт үзенең эч-серләрен бушатырга кеше таба алмый аптырый. Беркөнне мәктәп елларында укыган Алсинә шалтыратып: «Минем сиңа тормышта үземнең күргәннәремне сөйлисем килә», - дигәч, аптырап калдым. Үзен мәктәпне тәмамлаганнан бирле күргәнем юк иде. Шул чаклардагы Сәлим белән алар арасындагы мәхәббәт күз алдына килеп басты. Җитмәсә, бергә булырга вәгъдәләшеп тә...

Бервакыт Алсинәнең иптәш кызы Ралиянең Казанда яшәүче туганнары кайтып төшә. Аларның 30 яшькә җиткән уллары Гомәр насыйп ярын шәһәрдә таба алмаган, күрәсең. Кичен клубка чыкканда, Ралия дустын туганы белән таныштыра. Егетнең 20 яшьлек чибәр кызга ничек күзе төшмәсен соң? Икенче көнне ул Алсинәне әти-әнисенә күрсәтергә өлгерә. Ачык йөзле кызны бер күрүдә үз итәләр. Алар китеп баргач, Алсинәне туганнары: «Күптәннән очрашып йөргән егетеңне ташламакчы буласыңмы әллә?» - дип, аны ачуланып ташлыйлар. Шулай да Сәлим белән ике атнадан буласы никахларын кичектереп тора кыз. Егете башка авылда яшәгәнлектән, шәһәрдән кайткан Гомәр белән тагын берничә мәртәбә очраша алар. Әмма кыз аңа: «Син миннән олырак, барыбер сиңа кияүгә чыкмыйм», - дип йөрсә дә, Гомәр барыбер үзенекен итә. Яшь кызны Гомәрнең машинасы, аерым йорт салып ятуы да кызыктырмый калмагандыр. Ул чакта «Жигули» машинасы урамнан узып китсә, авыл кешесе аны артыннан карап кала торган иде. Сорарга кайткач та, егетнең әти-әнисенең үгетләүләренә каршы килерлек көч таба алмый кыз. Никах та укыталар. Икенче көнне Алсинә, эшеннән китәргә гариза язарга, дип, районга барса, аны Сәлим каршы ала. «Кияүгә чыгуың дөресме, Алсинә? Их, син... Кияүгә чыгу базардан кием алып, туйгач аны ташлау түгел ул. Ике балаң белән кире кайтырсың. Ул чакта соң булыр», - дип, китеп тә бара. Әнә шул мизгелләрне бүген дә онытмый Алсинә. Әйтерсең егетенең юраганнары юш килгән аңа.
Алсинә башта әлеге гаиләдә матур гына яши. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, каенана сүзеннән башка йортта берни дә эшләнми. Яңа өйләренә күченүгә, ирен кыз бала алып кайтып сөендерә. Каенана киленгә: «Син бәйли белергә, тегәргә тиеш!» - дигән шартын да куя. Нихәл итсен, барысына да өйрәнергә туры килә. Тик бу матур көннәр озакка бармый. Икенче кызы туганнан соң, Гомәр яшел елан белән дуслашып китә. Хатыныннан көнләшеп, аның теңкәсенә тия, акча бирми башлый. Алсинә балаларын алып аерылырга ниятләп тә йөри. Әмма авылга кайтып берничә атна яшәгәннән соң, әнисе Зәрия апа аны: «Кызым, берүк, минем язмышымны кабатлый күрмә», - дип кисәтеп куя. Чөнки заманында ул гаиләдә җәберләүләрне, кимсетүләрне үз башыннан кичерә. Беренче ире ташлап киткәннән соң, улы белән икенче кешегә кияүгә чыккач та, баласын кыерсытуларын күреп йөрәге әрни аның. Шуңа күрә дә Алсинәне ире алырга кайткач, аны җибәрү ягын карый.
Эчүдән барыбер туктый алмый Гомәр. 40 яшендә аның бөерләре эшләми башлый. Алсинәнең кулларында җан бирә ул. Шул ук көнне каенанасы Гомәрнең һәм өйнең бөтен документларын, машина ачкычын, балдагын алып чыгып китә. Икенче көнне ирен җирләгәнче үк каенана: «Син башка бу өйдә яшәмәячәксең», - дип сөйләнә башлый. Гомәрне җирләгәннән соң, аның, көн саен кулларына пычак тотып, килененә: «Мин сине барыбер яшәтмим!» - дип йөрүләренә күршеләре дә гаҗәпләнә. Бервакыт җиде яшьлек Гөлия, әбиләренә кереп, әтисенең балдагын сорый. Шунда әби булган кеше: «Бар, йөрмәгез монда, мин сезне тәрбияләгәнче эт асрыйм!» - дип, оныгын өйдән куып чыгара. Шул көнне елый-елый чыгып киткәннән бирле, Гөлия белән апасы Иркә ул йортка аяк та басмыйлар. Бакчаларына да каенана белән калган балалары хуҗа булып ала. Карлыганнарны үзләренә кирәк кадәр җыеп алганнан соң, каенана калганнарын җиргә салып таптый. Килен белән балаларына булмасын, янәсе.
Бервакыт Гомәрнең энесе Илшат килеп, Алсинәгә өйдән бөтенләй чыгып китәргә куша. Милиция чакыртулар да ешая. Бер ел буе бу хурлыкларга түзеп торган Алсинә, ике баласын алып, Түбән Кама якларына китәргә мәҗбүр була. Аларның машинага әйберләрен төягәнен күреп, шул арада бөтен күрше-тирә җыелыша. Башына ап-ак яулык бәйләп, яңа күлмәкләрен киеп килгән каенана киленгә: «Шул Түбән Камалардан әйләнеп кайта алмасаң иде. Үлгән көннәреңне күрсәм иде!» - дип кычкырып каргап кала.
Бер елдан соң Түбән Камада Гөлия авырый башлагач, табиблар аңа: «Монда һава начар», - дип, кире Казанга кайтырга тәкъдим итәләр.
Алсинә яшәгән йортка хуҗа булган Гомәрнең абыйсы аңа ике бүлмәле фатир алырга булыша. Әмма аны башта Алсинә исеменә яздырмыйлар. Балаларын мәктәпкә бирергә баргач та, директорның биргән беренче соравы: «Сез теге өегездән куылган Насыйровалармы әле?» - була. Кызларның икесе дә укуларын яхшы тәмамлап, югары уку йортларында белем алалар. Балачактан ук әнисен, үзләрен ничек рәнҗеткәннәрен күреп үскән балалар аларны көндәлеккә дә теркәп барган.
«Мин генә начар, дисәм, башка киленнәргә дә көн күрсәтмәделәр. Берсе муенына элмәк салырга мәҗбүр булды, икенчесе яман авырудан дөнья куйды», - ди Алсинә, күз яшьләренә буылып. Хәсрәтнең иң ачысы алда көткән икән әле аны. Моннан алты ел элек, юл һәлакәтенә очрап, олы кызы якты дөньядан китеп бара. Анда да каенанасы: «Менә Ходай биргән, Ходай алды», - дип сөйләнеп йөрүләре белән, Алсинәнең йөрәгенә тоз сала.
Дуслары Алсинәдән: «Үзеңне шулай рәнҗеткән каенанаңа яхшы теләк теләмисеңдер инде?» - диләр. Ә ул аларга каршы: «Мин аңа озын гомер һәм күзләрен мәңгегә йомар алдыннан мине үз янына чакырып китерүен телим», - дип җавап бирә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: