Шәһри Казан

«Хыянәт итегез, балакайларым!»

«Ирләрегез булырлык түгел икән, хыянәт итегез...Үзем юләр булдым, хәзер менә үкенеп утырам. Артымнан кемнәр генә йөреп карамады бит, бөтенесе дәрәҗәле, акыллы кешеләр иде.

Реклама

Ә мин ахмак, шул балалар, ирем дип, беркемгә дә борылып карамадым. Әнә ул минем борын төбендә иптәш кызларым белән типтереп йөргән. Әле шуннан ничә ел яшәп берәр юньле сүз, бәйрәмнәрдә берәр чәчәк яки аек көнен күрсәң иде. Балаларымны да үз дигәнчә киендереп, теләгәннәрен ашатып үстерә алмадым бит. Ничә еллар бурычка алган фатир бәясен түләдем. Кеше төсле кием түгел, төпле ыштан да кия алмадым. Ике көннең берендә исереп кайтып ауган ирем, хезмәт хакым аз дип, аның чиреген генә гаиләгә биреп барган. Эш урыныннан хезмәт хакы турында белешмә кирәк булды да, шуны күргәннән соң да артына тибеп куып чыгармадым бит үзен. Ярар, балалар әтисез үсмәсен, ир балаларга әти кирәк дидем. Ни файда булды инде ул адәм җәфасыннан? Кыз дисә - кызы, ул дисә - уллары бар бит! Кемгә тәтегән андый бәхет? Үзләре сау-сәламәт, үзләре матур, бәгырькәйләрем. Балаларны берәр түгәрәккә йөрткәне булдымы диярсез. Юк, әлбәттә! Эштән соң мин ашарга пешерәм, йорт эшләрен карыйм, ә ул аек булса, түр башында телевизор карый, исереп кайтса, ишегалдындагы дуслары белән карта суга. Балаларны урамга алып чыгып уйнату түгел, дәресләрен дә карашырга вакыт тапмый иде. Имеш, ул эштән кайткан, балачакта аңа беркем булышмаган, дәресләрен үзе генә хәзерләгән. Малайлар, үсә төшкәч, кулдан киттеләр.
Ике улым да урам малайларына әйләнде. Башта мин сизми калдым, аннары ул тормыштан аларны аерып алып булмый иде инде. Кызым яхшы укыса да, тормышка яраксыз итеп үстергәнмен, мөстәкыйль берни дә эшли алмый. Азрак кул арасына кертеп, эшләргә өйрәтеп үстерергә кирәк булган икән. Ә мин үзем җигелеп тартканмын да тартканмын. Өч бала һәм ир минем муенда рәхәтләнеп утырган. Хәзер гаеплене эзләп карыйм да, үземә генә ачуым килә. Барысына да үзем гаепле булганмын икән бит. Шуңа күрә, бер җыелганда, кызымны һәм ике киленемне кухняга чакырдым да васыятемне әйттем: «Тормышны үзегез генә өстерәмәгез, балаларыгызны эшләтеп үстерегез, үз-үзегезне карагыз, ирләрегез булырлык түгел икән - хыянәт итегез, балакайларым», - дидем. Малайларым бик әллә ни тоҗырырлык булмасалар да, хатын сайлый белделәр анысы: киленнәрем икесе дә акыллы, тырыш. Алар да адәм баласы бит, бәхетле булсыннар, минем хатаны кабатламасыннар», - дип эчен бушатты да Сәлимә апа, ике яшьлек оныгын күтәреп, кияве белән кызы кайтуга ашарга пешерергә йөгерде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 август 2018 - 15:40
    Без имени
    Хатын кыздан тора инде ирнен ойгэ аек кайтуы!