Шәһри Казан

Хыянәттә хатын-кыз гаепле

Бер авылда торып та очрашканнары юк иде югыйсә. Ә монда шундый зур шәһәрдә унбиш елдан соң күрештеләр... Саимә Гәрәй белән бер сыйныфта укыды. 14-15 яшьлек чакта алар арасында мәхәббәт җепләре сузылды. Беренче озатулар, беренче тапкыр яратам дип әйтү, кавышу, үбешү, талашу, хыянәт... Менә шул хыянәт нокта куйды да инде аларның...

Реклама

Бер авылда торып та очрашканнары юк иде югыйсә. Ә монда шундый зур шәһәрдә унбиш елдан соң күрештеләр...
Саимә Гәрәй белән бер сыйныфта укыды. 14-15 яшьлек чакта алар арасында мәхәббәт җепләре сузылды. Беренче озатулар, беренче тапкыр яратам дип әйтү, кавышу, үбешү, талашу, хыянәт... Менә шул хыянәт нокта куйды да инде аларның мөнәсәбәтләренә. Чыгарылыш имтиханнарыннан соң егет белән кыз Казанга укырга керергә документлар тапшырып кайттылар. Икесе дә педагог булырга хыялланды. Әмма Гәрәй конкурсны уза алмады. Ул да булмады, хәрби хезмәткә чакыру да килеп төште. Милиция өлкәсендә эшләүче әтисе улын армиягә җибәрмичә бер-ике елга кичектереп тору җаен да тапкан иде. Тик Гәрәй үзе каршы килде, шулай Саимәсеннән үч алырга уйлады. Сөеклесе белән нык кына ачуланышканнар иде алар. Юктан гына. Авылда клубка күрше авыл кызлары килгән иде. Гәрәйнең туган көне. Бераз салмыш. Чая гына кыз аны салмак биюгә чакыргач, егет түзмәде, аны биленнән эләктереп әйләнә башлады. Шулчак клубка килеп кергән горур Саимә, моны гафу итмәслек хыянәткә тиңләп, егеткә ачуланды. Чебеннән фил ясады яшьләр. Күрше авыл кызы аркасында чыккан талаш бер-берсенең нәсел җебен тикшерүгә кадәр барып җитте. Хәрби хезмәткә киткәндә егет кызны озату кичәсенә чакыргач та, ачуы тынмаган Саимә килмәде. Дус кызлары аша гына: «Мин аны көтмим, әнә күрше авыл кызы көтсен», - дип җиткерде.
Бу вакыйгалардан соң инде шактый еллар узды. Гәрәй, ике ел армиядән соң, контракт белән хезмәт итте. Саимә бу вакытта педагог һөнәрен үзләштереп мәктәпкә укытучы булып урнашты, соңрак кияүгә чыкты. Бала тапты. Гәрәй дә шәһәргә кайтып төпләнде. Әтисе кебек милициягә эшкә урнашкан, өйләнгән дип сөйләделәр. Кыскасы, һәркайсының үз гаиләсе.
Саимәнең дә, Гәрәйнең дә моннан шактый еллар элек башланган талашка нокта куясы килә иде. Икесенең дә күңелендә бер-берсенә әйтәсе сүзләре шактый җыелды. Тик ни хикмәт, бер авылга кайтып йөрсәләр дә, очрашмады алар. Бер-берсе турында авыл халкыннан гына ишетеп белеп тордылар. Гәрәй ничектер, ә менә Саимә ни өчендер үзен гел гаепле санады. Озату кичәсенә килмәгәнгә, хыянәтне кичермәгәнгә, мәхәббәтләрен җимергәнгә дә... Ире белән сүзгә килгәндә йә Гәрәйне төштә күреп уянса, көне буе уйланып йөри иде ул. Гәрәйгә кияүгә чыккан булса, бәлки, башкача булыр иде, ул гына аны чынлап яратты бит, Саимә дә беренче мәхәббәтен оныта алмый кебек.
Язмыш кавыштырды аларны. Язгы җылы көн иде. Саимә тукталышта автобус көтеп тора, Гәрәй исә машинасында узып бара. Күзләр очрашты. Бер мизгелгә бар җиһан тынып калгандай булды. Ничә тапкыр күз алдына китерде Саимә бу очрашуны. Әйтәсе сүзләрне дә өтеренә кадәр ятлап куйган иде югыйсә. Тик телен йоттымыни, баштарак сүз тапмый аптырашып озак карап торды алар. Аннары рәхәтләнеп сөйләштеләр. Яшьлекләрен искә алдылар, хәзерге тормышларын сөйләделәр. Телефоннарын алмашып, кабат очрашырга сүз куештылар.
Үзе дә аңламый Саимә, күңеле күтәренке, тәмле ризыклар пешерә, һәркемгә яхшылык кыласы, гел елмаясы килә... Аның май кояшы кебек балкуына ире дә шат иде. Гәрәй белән очрашулар ешайды. Әмма тора-бара гашыйкларның сөйләшер сүзләре калмады. Хатын ире, баласы алдында үзен гаепле сизә башлады. Гәрәй исә: «Мәхәббәттә гөнаһ юк, бер генә бирелгән тормышта типтереп яшәп калырга кирәк. Гомер буе бер ир белән яшәрсеңме?» - дип, сөйгәнен үзенә сөяркә булырга күндерергә тырышты. Юк, мондый гөнаһка барамы соң ул, шашкын хисләр бәрабәренә ике гаиләне, язмышын җимерсенме? Гөнаһын кая куярсың? Кинәт Саимә гаиләсенең үз өчен ни дәрәҗәдә кадерле, мөһим булуын аңлады, ирен югалтудан курка башлады.
Гәрәй соңгы очрашудан соң шалтыратмады да. Очрашу җаен да эзләмәде. Әллә ул да аңына килде, әллә башка сөяркә тапты. Ә Саимә хыянәттә бары хатын-кыз гына гаепле дигән нәтиҗәгә килде. «Ирләрнең башын әйләндерүе җиңел ул, алар көчсез зат, кыска итәк күрсәләр дә эреп китәләр, тик соңгы сүзне барыбер хатын-кыз әйтә. «Юк», дия белергә кирәк, кеше бәхетен җимереп, барыбер бәхетле була алмыйсың».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: