Шәһри Казан

Җиңү юллары буйлап: Гани Сафиуллин

Татарстанлылар үзләрен кыю сугышчы итеп кенә түгел, оста хәрби җитәкче итеп тә күрсәтте. Алар арасында үзен чын полководец итеп таныткан Гани Сафиуллин да бар. Ул 1905 елның 1 июлендә Казан өязенең (хәзерге Арча районы) Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туа. 20 нче еллар башында әти-әнисе үлеп киткәч, ятим малай, ашарына...

Татарстанлылар үзләрен кыю сугышчы итеп кенә түгел, оста хәрби җитәкче итеп тә күрсәтте. Алар арасында үзен чын полководец итеп таныткан Гани Сафиуллин да бар.
Ул 1905 елның 1 июлендә Казан өязенең (хәзерге Арча районы) Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туа. 20 нче еллар башында әти-әнисе үлеп киткәч, ятим малай, ашарына икмәк кисәге булса да эзләп, Казахстанның Тургай далаларына барып чыга. Анда ул көтү көтә. Соңыннан комсомолга кереп, совет партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Семипалатинск шәһәренең Бухтарминск өязе комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда Кызыл армиягә алына. 1941нең июнендә Бөек Ватан сугышына киткәнче шактый «хәрби тоз» ашарга туры килә әле аңа: хәрби белем дә ала, эшли дә.
Сугышның беренче көннәрендә үк аны 930 нчы укчылар полкы (256 нчы укчылар дивизиясе) командиры итеп билгелиләр. Смоленск сугышында катнаша. 1941нең октябрендә 709 нчы укчы полкының (178 нче укчы дивизия) командиры итеп куела. Калинин фронтының бер мөһим участогында оборонада тора һәм бик тиздән полковник исемен ала. 1942 елда 38 нче укчы дивизиянең командиры сыйфатында Донбасс оборона операциясендә катнаша. Гани Сафиуллин командалык иткән дивизия Сталинград янындагы сугышларда да катнаша. Әлеге сугышларда дивизия 18 мең солдат һәм офицерны әсирлеккә ала, 68 танк, 22 очкыч, 3 бронепоезд, 400 корал һәм минометны кулга төшерә, 108 танкны юк итә. Әлеге уңышлары өчен дивизиягә гвардия байрагы тапшырыла. Сафиуллинның үзенә исә генерал-майор исеме бирелә.
1943 елның апрелендә Сафиуллин 25 нче гвардия укчы корпусы командиры итеп билгеләнә. Корпус Днепр өчен сугышта Белгород - Харьков операциясендә катнаша. 26 сентябрь төненә каршы аңа дивизиянең төп көчләре белән Днепр елгасы аша чыгып, Бородаевка (Днепропетровск өлкәсе) һәм тирә-як авыллардан дошманны куып чыгарырга дигән приказ килеп ирешә. Корпус полкы елганы немец сугышчылары уты астында паром, көймә, салларга утырып кичә. Бородаевка авылының һәр карыш җире өчен совет сугышчыларына батырлык күрсәтергә туры килә. Фашистлар югалткан плацдармнарын ничек тә кайтарырга, Сафиуллин сугышчыларын суга бәреп төшерергә тырыша. Немецлар командованиесе корпуска каршы СС «Бөек Германия» танк дивизиясен һәм 123 нче танк дивизиясен китереп куя. Биш көн буена корпус фашист контратакаларын кайтарып кына калмый, фронт буенча плацдармны да киңәйтүгә ирешә. Днепр сугышындагы батырлыгы өчен генерал Сафиуллинга, офицерларга һәм 74 сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ун меңнән артык сугышчы орден-медальләр белән бүләкләнә. Тиздән Сафиуллин командалыгында корпус Кировоград, Уманск-Ботошанск, Нижнеднепровск, Ясско-Кишиневск, Дебреценск һәм Будапешт операцияләрендә катнаша. 1945 елның җәендә корпус, Япониянең Квантунск армия­сен тар-мар итү өчен, Ерак Көнчыгышка җибәрелә.
1947 елда Сафиуллин Ворошилов исемендәге югары хәрби академия каршындагы академик курсларны тәмамлый. Шул ук елны 38 нче гвардия һава десанты корпусы командиры урынбасары була. 1949 елда 10 нчы гвардия укчы дивизиясе командиры урынбасары итеп билгеләнелә. 1957 елда, авыруы аркасында, запаска китә. Казанда яши, җәмәгать эшләрендә актив катнаша: Казан сугыш ветераннары секциясе рәисе, сугыш ветераннары комитеты әгъзасы, ДОСААФ республика комитеты президиумы әгъзасы була. Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены, ике 2 нче дәрәҗә Суворов, ике 2 нче дәрәҗә Кутузов орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш турында мемуарлар авторы («Через реки, через горы...», «Дорогами Победы»). 1973 елның 14 октябрендә Казанда үлә. Башкаланың Идел буе районының бер урамына Сафиуллин исеме бирелгән, Яңа Кишеттә аның музее эшли.
Рөстәм Батыршин
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне
өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: