Шәһри Казан

Җиде хуҗалык тезелеп янган

Ут-күздән сагаймаган кеше юктыр инде ул. Шулай да, авыл халкы янгыннан аеруча куркып яши дисәм, ялгыш фикер булмас. Йорттагы мал-мөлкәтенә өстәп, авылда каралты-курасы, мунчасы, абзары, андагы терлеге, печәнлеге тулы печәне... Бер очкын мизгел эчендә барысын көлгә әйләндереп куя ала. Балтач районының Алан авылы Мәктәп урамында яшәүчеләр: «Урамыбыз белән бер янмасак...

Реклама

Кемнәргәдер сакчыллык җитеп бетми дигән фикер сагаерга мәҗбүр иттеме икән үзләрен. Шикләнүләре урынсыз булмаган икән шул, узган атнада бер урамның җиде хуҗалыгы дөрләп янган. Дүртесенең каралты-куралары юкка чыккан, ә өч хуҗалыкның нигезе үк җир белән тигезләнгән. Терлекләрне дә терәлеп торган урманга куарга өлгермәгәннәр, кош-корт, сарыклар, кәҗәләр, өч сыер терлеге утта харап булган.
Бер юлы җиде хуҗалык диюгә, алга сораулар куеп, шуларга җавап эзли башлыйсың. Көчле җил булдымы икән, әллә янгын машиналары килеп җитмәгәнме, бәлки якын-тирәдә генә су булмагандыр....
Ә Алан урамына килеп керүгә, ничек бу йортларның башкалары исән калды икән, дигән уй килә. Элекке елларда авылларда хуҗалыклар бик тыгыз урнаша торган иде. Еллар үткән саен, беткән нигезләрне ике як күрше бүлеп алып, үз хуҗалыгын киңәйтә барды. Бу күп авылларда шулай. Өлкәннәрдән сорасаң, кишер, суган үсеп утырган яшелчә бакчасыннан гына да элекке күршеләренең нигез урыннарын күрсәтәләр. Аланның бу урамында күптән төпләнгән кешеләр яши һәм беркем дә нигезен ташлап китмәгән, күрәсең. Йортлар, каралты-кура бик тыгыз урнашкан. Утның ничек итеп бер йорттан икенчесенә күчкәнлеген күзаллау авыр түгел.
- Галәмәт зур тизлек белән таралды, - ди Алан авылынннан Хәлим Кәримов. Югыйсә тып-тын, җил дә юк, машиналар да бик тиз килеп җитте, авыл уртасыннан елга ага, суга да кытлык булмады. Янгын кичке сәгатьләрдә чыкты, шуңа күрә халык та тиз җыйналды. Шулай да ут дигәнең күпкә куәтлерәк, куркынычрак, санаулы минутларда хуҗалыкларны чорнап алды. Урта бер җирдән трактор белән эттереп, утны туктатып була иде, диләр кайберәүләр. Була да соң. Ут капмаган килеш кешенең абзарын ничек җимерергә кирәк. Сакланып калмасмы дигән өмет бар бит әле.
Ходай рәхмәте белән, ике яклатып барган утны инде күршеләрне дә камап алды дигәндә туктата алганнар. Кешеләрнең ярдәмчеллеген, тәвәккәллеген зыян күрүчеләр кат-кат рәхмәт әйтеп искә алалар. «Безнең суыткычны җиденче сыйныфта укучы ике бала күтәреп чыккан», - ди Хәлилә Рәхмәтуллина, авылдашларына сокланып. Авыл җирләрендә янгын вакытында карап тору дигән нәрсә, гомумән, юк инде ул. Аланда да һәркем, ут чорнап алган хуҗалыкларга кереп, нәрсәне булса да коткарырга тырышкан. «Районның бөтен тармак вәкилләре дә безнең янда булды», - дип искә ала Хәлилә. «Һәркайсы үз көченнән килгән ярдәмне күрсәтергә тырышты. Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров төнге өчтә дә безнең белән иде әле. Хәлләребезне кат-кат сорап, без бераз тынычлангач кына таралыштылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәла булган көнне һәркайсыбыз белән сөйләшеп, ярдәм итәргә ышандырып китте.
Мин Аланга янгыннан соң берничә көн үткәч, кичкырын бардым. Кара күмергә әйләнгән нигезләреннән кыр казлары кебек тезелеп кайтып килүчеләрне күргәч, күзгә яшьләр килә. «Көнгә берничә тапкыр менә шулай җыйналабыз да таралышабыз. Гомер иткән нигезләребез», - ди башына чал кергән абый, карашын читкә борып.
Мәфтуха апа Рәхмәтуллиналарның да йортлары бүген юк инде. Гомер буе тырыш хезмәт белән яшәп булдырган мал-мөлкәтнең янып бетүе әле бер, янгында аларның йөздән артык оя кортлары да янган, тере җаннар...
- Безнең нәсел гомер буе бал кортлары тоткан. Соңгы биш буынны үзем дә беләм, - ди Мәфтуха апа. - Әле ярый бабаем бу хәлләрне күрмәде, - дип, үз-үзен юата.
Мәфтуха апаны әле бүгенгәчә кызлары төп нигезгә җибәрмиләр. Исәпләре - йорт сала башлагач кына күрсәтү. Мәфтуха апа белән бераз гына сөйләшкәч тә, аның өчен нигез, нәсел чылбыры кебек төшенчәләрнең ничаклы кадерле икәнлеген аңлыйсың. «Янгын хәрабәләрен актарабыз, ә ул ниндидер бишек сиртмәсен сорый. Әллә әнинең башына зыян килгән инде дип куркуга калдым», - дип искә ала кызы Хәлилә. Бактың исә бу сиртмәне аңа каенанасы сакларга васыять итеп биргән булган. «Нигездән чыгарма, беркемгә дә бирмә», - дип тапшырган килененә. Бишек сиртмәсе булганда, нәсел дәвам итә дип ишарәләведер, күрәсең. Сиртмәне табып, вакытлыча тора торган йортка алып кайтып куйганнар. Оныгы Алмаз да бу тормышка башка күзлектән карый, күрәсең. Ут камап алган йортка бабасының фотосурәтен алырга кергән үсмернең гамәлен башкача ничек аңлатасың. «Мин бабайны алып чыктым», - дип, фотоны күкрәгенә кысып басып торган ул төтен эчендә.
Каза килгән йортка уңайсызланып кына кергән идем, тизрәк китәргә ашыгам. Безнең ишеккә таба атлаганны күреп, Мәфтуха апа ике кулын җилкәгә үк куйды. «Беркая да бармыйсыз, бабайның васыяте, йортка аяк баскан кешене чәй эчерми чыгармаска кушты ул».
Истәлекләрне яңартып, исән калган бидондагы балны тәмләп, васыятьне үтәп, чәй дә эчтек. Ишек төбендә исә бертуктаусыз бер чеби чыркылдый, ул да коточкыч янгын корбаны икән. Иптәшләре, әнисе янган. Нәни чебине күмер арасыннан табып алып кайтканнар, инде менә көне буе ишек төбеннән китми, диләр. Ул чынлыкта да нидер сөйли кебек, әйтерсең лә барысын да аңлый, кайгы-борчу барлык тере җаннарны да якынайта шул.
Язманы басмага биргәндә, Аланга кабат шалтыраттым. Озакламый төзелеш башлана, диделәр. Өч хуҗалыкка йорт салып бирүне район җитәкчелеге үз өстенә алган, калганнарга бик аз процентлы кредит бирәчәкләр. Аерым ярдәм итүчеләр, хәл белешүчеләр дә шактый икән. Без кешеләр кешелекле була да беләбез шул, әгәр теләсәк... Моны тойгач, күргәч, рәхәт булып китә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: