Шәһри Казан

ҖИЛКӘНЕҢНЕ ҖИЛЛӘР ЕКСА...

Ак биләүгә биләгәчтен, бәхете булсын димәгән, ахры, әнисе Лилиягә. Күршеләренең якты, киң дөньяга аваз салган әлеге гөнаһсыз, самими сабыйның матурлыгына, чибәрлегенә исләре китә. Аның зәңгәр, озын керфекле күзләрендә зур язмышлы тормыш сынавы язылганын беркем дә белми шул әле.

Кечкенәдән үк курчакны сабые итеп күрергә, аны «балам!» дип сөяргә, юатырга ашкына Лилия. Күз ачып йомганчы инде ул зур кыз булып мәктәп бусагасын атлап чыгып китә. Кечкенә балаларны үз иткәнгәме, яраткангамы, укытучы һөнәрен сайлый ул. Озын, олы юлларда йөргән чагында мәхәббәтен очрата. Лилиянең бер-бер артлы тупырдашып торган балалары - 2 кызы, 2 малае якты дөньяга аваз сала. Кечкенә генә өйдә дүрт бала идән буйлап йөгерешеп йөри. Ана исә, яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә: «Озын гомерле, бәхетле сабыйлар булсын, бәхетемне күпсенмә, Ходаем!» - дип ялвара.
Яшь ана төшендә кер чайкаганын күрә. Иң элек бер чайкалмаган кере, аннан икенчесе су буйлап агып китә. Күпме генә эләктереп алырга тырышып йөгерсә дә, тота алмый ул аларны. Тирләп-пешеп, куркып уяна Лилия. Нәрсәне аңлата икән соң бу сәер төш? Озак та үтми, икенче баласы - Галиясе авырып китә аның. Хастаханәгә дә ашыгыч ярдәм машинасы белән илтәләр. Лилиянең башы әйләнә, ак халатлы хатын-кызлар гына тегендә-монда чапкалап йөри. Күңеле, йөрәге белән кызының исән каласына ышана ана. Үзе хәбәр көтә. Ни диярләр? Елап шешенеп беткән Лилиягә ак халатлы фәрештә: «Гафу итегез, бик кызганыч, ләкин кызыгызны үлем тырнагыннан алып калып булмады, көчле булыгыз», - ди дә кызу адымнар белән китеп бара. «Көчле булыгыз!» Әйтүе генә ансат. Тугыз ай буе карыныңда йөрт, көннәрен, төннәрен йокламыйча балаңның бәхетле булуын күрү өчен тырыш һәм... Ничек түзәргә? Каян көч табарга?
Еллар бер-берсен тиз алыштырып, вакыт дигәннәре үтсә дә, күңел яралары гына төзәлми икән шул.
Лилиянең бүген нигәдер эче пошып, күңеле сызлана. Көне буе кояш кыздырса да, нигәдер аның нурлары күңелләргә җылылык түгел, ә үткәндәге яраларны яңартып, кайгы сулышы өрә. Бар агачлар, бар табигать шыксыз. Бәлки алай да түгелдер, ана йөрәге шомлы хәбәр аласын алдан сизгәндер. Сәгать төнге өч. Ә улы кичке биюдән һаман да кайтып җитмәгән. Ишектән берни булмагандай кайтып кергән улына: «Нигә соң кайттың? Сәгать ничә икәнен беләсеңме», - дип өзгәләнә Лилия. 17 яшьлек Айдар исә: «Ярар, башка кайтмам», - ди дә өйдән йөгереп чыгып китә. Улы 15-20 минуттан соң да кире әйләнеп кермәгәч, ана нидер сизенеп, ишегалдына чыга. «Улым, улым, кайда син?» - дип дәшсә дә, улы җавап бирми. Бакча артларыннан, урам якларыннан да эзләп таба алмагач, ишеге ачык калган мал өенә күзе төшә Лилиянең. Керсә, ни күрсен: бауга башын салган улы зәңгәрләнә төшкән...
Лилиянең олы кызы Ландыш инде тормышта. Ә кечкенә улы әле мәктәптә генә укый. Бердәм булып, әлеге зур кайгы-хәсрәтләрне бергә кичерделәр, бер-берсенә ныклы терәк булдылар. Өйләренә әлеге кайгы башка кермәс, башка ишек шакымас дигән өмет-хыяллар белән яшәде алар. Бүген Ландышы бала тудыру йортында. Ул беренче тапкыр әни, ә Лилия әби булачак. Тизрәк әнисен, газиз ирен сөендерергә, нарасыен кулына алып балам дип сөяргә иде. Аның җан җылысын тоярга, йомшак гәүдәсен күкрәгенә кысып, мес-мес сулаганын күзәтергә иде. Әмма бала үле туа. Берникадәр вакыттан соң тапкан икенче баласының исәнлеге өчен Алласына шөкер кылган кыз, ни кызганыч, кабат берничә айдан йөрәк парәсенең кабере өстендә яшь түгә. Каберләр бер-бер артлы күтәрелә бара. Әлеге нәселне кемнәр каргаган да кемнәр рәнҗегән икән соң? Ландыш ана булу бәхетен татый алырмы?..
Шөкер, түзгәннәре өчен соңыннан бер-бер артлы сау-сәламәт, тупырдашып торган өч бала бүләк итә язмыш аңа.
Һәр иртәсен Лилия кадерле, якын кешеләренә исәнлек теләп башлап җибәрә. Ходайдан ул күргән кадәр кайгыны беркемгә дә күрсәтмәвен сорый.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: