Шәһри Казан

Илле елга җиткән ярату

«Авылда торган кебек торабыз», - дип елмаеп каршы алды мине Казанның Төньяк бистәсендә үз йортлары белән гомер итүче Газизовлар. Шәһәр шау-шуыннан читтәрәк чып-чын авылча йортта яшәгәнгә шулай диюләре. Хәер, 51 ел уртак тормыш алып бару дәвамында шәһәрен-авылын да күрергә, язмыш йомгагы артыннан Үзбәкстан якларына кадәр барып чыгарга туры килгән Гадилә...

Реклама

«Кода-кодача без. Минем абый Равилнең апасын хатынлыкка алды», - дип Гадилә апа танышу-кавышу тарихларын хәтерендә яңарта башлады. Башта бер-берсен туган буларак якын итә алар. Яшел Үзән районы Олы Күлбәш авылы егете Равил шәһәргә килеп, шоферлыкка укый башлагач, Казан кызы Гадилә аңа рус теленнән конспектлар язарга булыша. Егет армия сафларына киткәндә дә шулай туган булып кына саубуллашалар. Өч ел ярым Германиядә хезмәт итеп кайтканнан соң башлана Равил абыйның Гадилә апа артыннан йөрүләре. Тик яшьләрнең кушылуына егетнең гаиләсе каршы төшә. Алар инде Равилгә таза-бөтен тормышлы кибетче кызы карап куйган, бернәрсәсез, ябык кына шәһәр кызы юлларына киртә булсын әле! Каршы торуларын күргән Гадилә Равил белән арасын да өзеп карый. Егет хат яза: «Бүген дә чыкмасаң, көт тә тор - миңа берәр нәрсә була». Шуннан тагын кушылалар. «Равилнең әтисе бик акыллы кеше иде, мәрхүм. Яшьләр арасына кысылмагыз, дигән. Шулай итеп кавышып куйдык инде. Әни никах уздырды, туй ясап тормадык. Равилнең әнисе дә, апасы да никахта күренмәде. Әти килде, аңа рәхмәт», - дип үткәннәрен яңартты Гадилә апа.
Монда калсак, безне яшәтмәсләр, дип, бер яшьлек уллары Рөстәмне алып, яшь гаилә 1964 елда Үзбәкстанга чыгып китә. Равил абый шофер булып эшли башлый, Гадилә апа архивта хезмәт куя, соңрак диспетчер вазифасына урнаша. Бер ел дигәндә өй салып керәләр.
27 ел яши Газизовлар Үзбәкстанда. 1966 елда кызлары Әлфия, 1974 елда Илсөя туа. Балалар буй җиткәч, чит милләт кешесе белән кушыла күрмәсеннәр, дип, Гадилә апа белән Равил абый яңадан Казан ягына карый башлый. Сагынулары да чиктән ашкан була инде. Гадилә апа башта йорт урыны карап килә. Отпуск вакытында кайта-кайта тагын өр-яңадан йорт җиткерәләр һәм 1991 елда туган якларына кайтып урнашалар Газизовлар.
Бүген дә менә шул йортта гомер итә Гадилә апа белән Равил абый. Балалары барысы да гаиләле. Кызлары Казанда, уллары Рөстәм Лаешта яши. Нәсел дәвамчылары - ун яшьлек оныкчыклары да бар. «Тормыш итә алмаслар, дип курыкканнар иде, Үзбәкстанда да, монда да бер дигән итеп яшәдек», - ди Газизовлар беравыздан. «Мәхәббәт булгандыр инде», - дип серле генә елмая Гадилә апа. Бүгенге тормышларыннан бик канәгать алар. Озын гомерле матур гаилә төзүнең серен дә чиштеләр: түзем булырга, берең сүзеннән икенчең чыкмаска, артык вакчылланып тормаска кирәк. Равил абыйның үз формуласы: «Безгә бернәрсәне дә китереп бирмәделәр, барысын да нульдән башладык. Бай да булмадык, ярлы да тормадык. Тырышырга, эшләргә кирәк», - ди ул. «Туганнары, әти-әниләре яшьләр арасына кермәсен, араларын бозмасын иде», - болары Гадилә апаның сүзләре. Моның нәрсә икәнен үз җилкәләрендә татыганга шулай җан ачысы белән әйтүе инде аның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: