Шәһри Казан

ҖИМЕШСЕЗ АГАЧ

- Бүген генә үземнең ни дәрәҗәдә кирәксез һәм мәгънәсез тормышта яшәвемне аңладым, - диде Сәлимә апа, күз яшьләренә тулы ирек биреп. - Йа Алла, нәрсәләр өчен шундый сынау бирдең миңа? Кем кулларында үләрмен соң мин? Сәлимә апа тулы гаиләдә бәхетле, иркә кыз булып үсә. Бәхетле дип инде - ул вакыттагы...

Реклама

- Бүген генә үземнең ни дәрәҗәдә кирәксез һәм мәгънәсез тормышта яшәвемне аңладым, - диде Сәлимә апа, күз яшьләренә тулы ирек биреп. - Йа Алла, нәрсәләр өчен шундый сынау бирдең миңа? Кем кулларында үләрмен соң мин?
Сәлимә апа тулы гаиләдә бәхетле, иркә кыз булып үсә. Бәхетле дип инде - ул вакыттагы бәхет белән бүгенге бәхет төшенчәсен чагыштырып булмый анысы. Әти-әниең исән-сау, ашарыңа ипи булуы, илең өстеннән фашист самолетлары очмау - Сәлимәләр өчен шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкин нәрсәмени! Сәлимә дә җиде бертуганы белән чирәмдә тәгәрәп үсте. Югары уку йортында уку, аннан үз һөнәрең буенча эшкә урнашып кинәнеп эшләү бәхете елмайды, һәрхәлдә, ул аны үзе шулай дип аңлый иде. Барысы да бер кәлиядән теркелдәп кенә барган кебек иде лә, әмма авылдан бер-бер артлы килгән туганнары җайлап кына аның җилкәсенә менеп кунаклаган икән. Башта үзеннән бер генә яшькә кече Сафиясе килеп урнашты да Сәлимәнең ярты эш хакына киенеп, ашап-эчеп яшәде, аннан Фазылы, шуннан соң Сабирасы, аннан Фәниясе... Эш урыны - заводтан бер бүлмә алган Сәлимә шулай бер-бер артлы туганнарын сыендыра барды. Үзенә алмаган киемнәрен сеңелләрендә күреп әй сөенә иде ул: шулай булмый ни, аны бит Сәлимә дефицит чиратында торып чак эләктереп кала алды. Сеңелләре, чуты-чуты үбеп, апаларының бит алмасын алсулатты: «Рәхмәт, апа җаным, үз изгелегең үзеңә кайтсын!»
Артыннан матур гына йөри башлаган Кәбир Сәлимәнең һушын алып гашыйк итеп куймаса, гел шулай гына барасы иде тормыш. Сәлимә исә бер янды, бер тынды - ятса да, торса да, уенда Кәбир иде. Аяклар җиргә тими очып кына йөри иде бугай, эш тә, аш та Кәбир сүзе белән бергә булды. Кәбир артык сүз белән мавыкмады: «Никах укытыйк, бергә торыйк», - диде. Никахын да укытырлар иде, авылдан килгән егетнең әлегә торыр урыны юк, өмет Сәлимәнең бүлмәсендә иде. Белде Сәлимә, ярты ел, бер ел дигәндә Кәбиргә дә бүлмә бирергә тиешләр. Тагын дүрт туганы янына ирен дә алып кайтып булмаячагын аңлап, сабыр итик әлегә, диде ул.
...Кәбир Сәлимәне ташлап, икенче берәүгә өйләнде. Сәлимә исә төннәрен мендәр тешләп сөйгәнен, аның белән булган кыска бәхетле гомерен күздән кичерде. Мендәр телсез - ул, күз яшьләрен сеңдереп, һәр төн серләр сыйдырырга һәрвакыт әзер иде.
Сәлимәгә 28 тулганда, Сафия сеңлесе башлы-күзле булды. Ул апасыннан рөхсәт-мазар да сорамый кияүне биш җан гомер иткән бер бүлмәгә кайтарып утыртты. Теле тасма иде: «Апа җаным, бу бит минем гомерлек мәхәббәтем, мин бит инде аны югалта алмыйм! Апа җаным, бер ярты ел гына торып торыйк инде, ә?» Юк, дия алмады Сәлимә. Ничек инде бертуганыңа шулай дип була?!
Ярты ел дигәннәре өч ел ярымга сузылды: башта уллары Ислам туды, бала белән Сәлимә ничек чыгарып җибәрсен ди аларны? Яшьләр, апаларына бәби калдырып, күңел ачарга, кино, театрга йөрде. «Апа җаным» үз җанын бирердәй булып бала бакты. Әмма ул вакытта да сыясы булганбыз, Кәбир белән ник ташлаштым икән, дигән уй аның башына кереп чыкмады. Ул бит үз баласын да шулай ук итеп бага алыр иде. Юк шул, аның туганнарын кысрыклыйсы килмәде, имеш, бар да алда, чын мәхәббәт булса, көтәр. Ә Кәбир көтмәде, күкрәгендәге яндырып торучы хисен эчкә йотып, авылга - карт әнисе янына кайтып төпләнде дә йортка килен төшерде...
Утызның аргы ягына чыкканда аңа эшеннән бер бүлмәле фатир бирделәр. Ул фатирга да Сәлимә туганнары белән күченде дисәң дә була. Дөрес, инде олы энесе дә, Сабира сеңлесе дә тормышлы булды, авылдан апалары янына кече туганнары күченеп килгән иде. Сәлимәне туганнары мәшәкате, алар алдындагы бурыч басты. Эштә бергә эшләүче Гөлсинә апа гына, бервакыт шулай аны янына утыртып, тормыш сабагы бирде: «Кеше гомере белән яшәмә, синең үзеңнеке бар. Иргә бармый да табып була ул баланы - картлыгыңны уйла. Бу ыбыр-чыбырың беркөн шулай чыгар да таралыр, син, ямьшәеп, ялгызың утырып калырсың. Кеше гаиләсенә, кеше баласына бервакытта да кирәгең булмаячак. Мин әйтте диярсең. Үз каның - үз балаң булсын. Әни булуның аның бер гаебе дә юк, синең яшьтәгеләр белән авыз чайкамыйлар инде, әти-әниең дә аңлар».
Әй, кызылга коенды Сәлимә бу сүзләрдән соң - олы башы белән шундый сүзләр сөйләп утырсын инде бу апа! Җилдән бала тапса, кемнең күзенә күренә алсын ул, авылдагы инде ялгыз калган әнисенең йөрәге моны ничек күтәрсен! Шулай бер авылга кайткач, әнисе Бибинур апаның күптән башлыйсы килгән сүзе дә шул булып чыкты:
- Үзем тапкан балаларны синнән караттырып ятам, кичер, балам, - диде ул. - Бәхетеңне дә шул туганнарың мәшәкате басып китте. Тот та берәүгә кияүгә чык, дип әйтүем түгел инде, әллә мәйтәм, берәр акыллырак бәндәсеннән бала алып кайтасыңмы. Бала бит ул - киләчәк тә, өмет тә, шатлык та.
Бәргәләнеп елады Сәлимә: нинди бала? Кемнән тапсын ул аны, яратмаган кешесеннәнме, ул бит һаман да Кәбирне ярата. Бала сөясе килсә, әнә туганнан туганнары да җитәрлек: ял җиттеме, өенең асты-өскә килә. Сәлимә исә кыстыбыен, бәлешен, өчпочмагын чак өлгертеп тора. Ә үзеңнең балаң ул сан өчен түгел, мәхәббәт җимеше булып өзелеп төшәргә тиеш. Шул җимешнең тәмен татырга гына язмаган Сәлимәгә...
* * *
- Әнкәй инде күптән мәрхүмә, туганнарның бөтенесенең дә үз мәшәкате, - ди алтмышның теге ягындагы Сәлимә апа. - Әмма, беләсеңме, ни кызганыч, аларның берсенә дә мин сыймыйм. Юк ла инде, өйләренә барып утырасым килә димим - күңел бушатып сөйләшергә, мәтрүшкә белән чәй кайнатып эчәргә дә сыймыйм мин аларның күңел түренә. Балаларын үстерештем, кайберләренә укуларына да түләп тора идем әле. Хәзер алар үсте, мин картайдым - минем кирәк бетте, апаем. Менә беркөн шулай Сабирага шалтыратып, дару китереп бирүен үтенгән идем: «Бер башың, бер эшкәең дә юк, таягыңа таян да акрынлап кына чыгып кер», - диде. Әй, әрнеде җаным.
Үткән гомеремне яңартты күңел. Бер генә балам булса да, ярдәмчем, үземнән соң дога кылыр кешем калыр иде.
- Кәбир абый белән очраштыгызмы соң?
Очраштык. Гомерем буе оныттырмый җанымны ашадың, диде елмаеп. Мин исә гомерем буе аны яратып, аңа тугры булып яшәвемне әйтмәдем. Нигә кирәк ул аңа? Аның инде үз гаиләсе, балалары. Теге чакта Гөлсинә апа һәм әнкәй әйткән сүзләрнең хаклыгын аңлыйм да... тешләп булмый шул терсәкне. Үзең өчен, үз рәхәтеңә яшәргә кирәк икән тормышта. Шулай булганда гына минем кебек буш, мәгънәсез гомер кичерүче җимешсез агач булмыйсыңдыр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: