Шәһри Казан

«Имәннәр ауды дип торам, җаным...»

Октябрь ахырлары иде. Шимбә иртәсе. Теләченең үзәк урамына урнашкан «Гүзәл» кафесы яныннан үтеп барам. Шулчак берәү кафе ишегеннән чыгар-чыкмас гөрселдәп тузан-туфраклы җиргә ауды. Егылучы япь-яшь хатын булып чыкты. Беренче мәлгә, ишек тупсасына сөрлегеп егылган, дип уйлаган идем. Баксаң, лаякыл исерек икән. Үзе генә түгел, янәшәсендә ире һәм өч-дүрт яшьлек баласы...

Реклама

Октябрь ахырлары иде. Шимбә иртәсе. Теләченең үзәк урамына урнашкан «Гүзәл» кафесы яныннан үтеп барам. Шулчак берәү кафе ишегеннән чыгар-чыкмас гөрселдәп тузан-туфраклы җиргә ауды. Егылучы япь-яшь хатын булып чыкты. Беренче мәлгә, ишек тупсасына сөрлегеп егылган, дип уйлаган идем. Баксаң, лаякыл исерек икән. Үзе генә түгел, янәшәсендә ире һәм өч-дүрт яшьлек баласы да бар. Үзе дә чепер исерек ир хатынын тартып торгызды. Хатын кагынгандай итте. Әмма ул үзен тәртипкә китерерлек хәлдә түгел иде. Ыштаны төшеп беткәнлектән, арт шәрифләренә кадәр күренеп тора. Ул түгел, аның өчен урамдагы халык оялды. Янәшәдә атлаучы апа да:
- Абау! Имәннәр ауды дип торам, җаным. Иртә баштан лаякыл исерек килеш күт күрсәтеп йөрмәсәләр, эшләре беткәндер. Аракыны кич белән дә эчеп була югыйсә. Дөнья гаме юк бу имансызларда. Күрсәңче, икесе дә лыгыр исерек. Ир эчсә, бер хәл, хатын да эчсә, эшләр бөтенләй харап. Балалары кызганыч. Йә, бу бала нәрсә күреп үсә инде?! Тагын шуларның язмышын кабатлаячак бит! - дип, исерек парны сүгә-сүгә, безнең яннан китеп барды.
Ә язма «геройларым» «Маяк» кафесына керәсе итте. Балалары нидер сорады, ашыйсы килде, ахры, балакаемның. Әмма кафеда озак юанмадылар, тиз әйләнеп чыктылар алар. Исерткечкә мулдан табылса да, бала ризыгына табылмаган, күрәсең, акча дигәннәре.
Гаилә башлыгы Илфарның тормышын башкача кору мөмкинлеге бар иде югыйсә. Бик тәртипле, укымышлы, эшчән гаиләдә үсте ул. Урта мәктәпне, институтны яхшы билгеләренә генә тәмамлады, дәрәҗәле эшкә урнашты... һәм көннәрдән бер көнне тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләдә тәрбияләнүче кыз белән дуслашты. Нәкъ мәгълүм җырдагыча, әллә ялгышы, әллә язмышы... Әллә китапларда, кинофильмнарда гына була торган чын мәхәббәтме? Белмәссең... Язмышын юклар белән бәйләгәч, санаулы айлар эчендә ул эшен, йөзен, асылын, якыннарын, ышанычын югалтты... Бүген аңа урам себерү эшен дә ышанып тапшырмыйлар.
- Һай бала, бала! Үз кадерен үзе белмәгән нәрсә?! Кая барып керде бит! Ялгышты, нык ялгышты Илфар! - диеште авылдашлары.
Даими эчкечелек белән шөгыльләнгән, балаларының ни ашарына, ни кияренә булмаган гаиләгә керде дә батты Илфар. Йорттагы фәкыйрьлекне, шапшаклыкны әйткән дә юк. Әнисе Әминә апа исә:
- Безнең Илфарны бәхетсез итәргә туган җан, - дип, икесен дә өйләренә аяк бастырмады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: