16+

Йоклыйсы, назланасы килә

Менә миңа киңәш кирәк. Мин дә тиран белән яшәдем. Өч тапкыр киттем, кире кайттым. Аннан инде дүртенче тапкыр да өченчегә йөкле килеш бөтенләйгә чыгып киттем.

Йоклыйсы, назланасы килә

Менә миңа киңәш кирәк. Мин дә тиран белән яшәдем. Өч тапкыр киттем, кире кайттым. Аннан инде дүртенче тапкыр да өченчегә йөкле килеш бөтенләйгә чыгып киттем.

Җиңел булмады. Әти әни булышты. Мужик дигән кеше алимент түләми. Балалар янына өч айга бер килеп, уч тиенлек уенчыклар калдырып китә. Миңа каршы котыртып. Ул үзе шунда ук башка хатын тапты. 

Кечкенә кызыма өч яшь. Хәзер мин эшкә чыктым. Минем дә тормыш корасы килә. Әйе, күпме күз яше түксәм дә, тагын кияүгә чыгасым килә. Яратылып яшисем килә. Ләкин мине бөтен кеше гаепли. “Җитмәде инде, туймагансың икән, нигә кирәк сиңа ир, җүнле ирләр юк...”. Әти белән әни дә шул фикердә. Үз рәхәтең өчен яшә диләр. Тик ирсез тормыш кына - үз рәхәтең мени ул? Физиология дә бар. Ләкин очраган бер ир белән йоклап булмый бит. Турыдан язам. Ачуланмагыз. Йоклыйсы, назланасы килә...

Реклама

Икенче яктан, әлбәттә, ул ир дә шундый ук тиран булыр дип куркыта. Тегесе исерек килеш ничә тапкыр ут төртмәкче булды өебезгә. Хәзер дә күрсәм йөрәк жу итә. Менә минем кебекләргә нишләргә? 34 яшьтә каян табарга? Буйдаклар җитәрлек диярсез. Авылда бер буйдак белән йөреп карадым. Аның бөтенләй гаилә кору теләге юк. Буйдак дигәч тә жәлләргә кирәкми аларны. Алар тагын да ялкау һәм оятсыз икән.

Исемемне язмагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгэ динэн Кеше булса Алла бирсэ очрар эле. Кешене тынламагыз сез курэчэкне Кеше курми. Бер атна чэйнилэрдэ икенчегэ кучэлэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Табырсын, тагын оч бала табырсын.

      Мөһим

      loading