Шәһри Казан

Ир иткән дә, чир иткән дә – хатын...

Казаннан килгән бер матур пар берничә ел рәттән безнең белән бер үк вакытта шифаханәдә ял итә. Чәчләре чаларып, аркалары бөкрәя, иңсәләре салына төшсә дә, 54 ел бергә яшәүләренә карамастан, бер-берсенә карата ягымлы, кайгыртучан, ихтирамлы мөнәсәбәттә булулары белән игътибарымны җәлеп иттеләр.

Сәлимә әби белән Равил бабай (исемнәр үзгәртелде) тормышның ачысын-төчесен бергә күргән, зур хәсрәт кичергән, бүгенгәчә бер-берсенә терәк булудан туктамаганнар. Хатыны – табибә, ире инженер булып 40 елдан артык ил-көнгә игелек­ле хезмәт куйган. Ике ул үстергәннәр. Кечесен – КАИда укып йөрүче, спорт белән шөгыльләнүче өрлек кебек егетне, бандитлар үз подъездлары каршында чәнчеп үтергәч, 21 яшендә салкын җир куенына илтеп салырга мәҗбүр булганнар.


– Ул чакта газиз балам артыннан гүргә керерлек халәттә идем. Равилем хәлемә кермәсә, җылы сүзләр белән юатмаса, даими кайгыртмаса, Раилнең вакытсыз үлемен кичерә алмас идем. Чәчләрем агарды, ашаудан калдым, йокым качты, кан басымым төште, депрессиядән чыга алмыйча бик озак интектем. Эшкә барырга чыккач, урам уртасында башым әйләнеп егылып, машина йә трамвай астына кермәсәм ярар иде, дип борчыла идем, – дип сөйли Сәлимә әби.


Туган авылына кунакка кайткач, булачак ирен нибары бер мәртәбә күреп калган. МАИның чыгарылыш курсы студенты Равил аны клубта вальс биергә чакырган. Күз карашлары очрашкач, икесен дә ток тоткандай булган. Адреслар алышканнар. Равил Мәскәүгә китеп барган. Ике арада хатлар йөргән. Дип­лом алуга, Равил тәкъдим ясаган. Сәлимә каршы килмәгән.

Тормыш юлларын Сәлимә әби җәелеп китеп сөйли.
 – Равилем Мәскәүдә дә урнашып кала алган булыр иде. Миңа уңайсызлык тудырмау өчен, Казанны сайлады. Әүвәлге мәлдә салкын баракта, аннан соң кысан тулай торакта яшәдек. Яраткан кешем янымда булганга күрә, сукранмадым, артыгын таләп итмәдем. Мине начар шартларда яшәтәсең, хезмәт хакың аз дип, шелтәләмәдем. Тарта-суза очын-очка ялгарга маташтык. Күңеле үссен өчен, җылы сүзләремне, йөрәк назымны кызганмадым. Кечкенә генә уңышы өчен дә аны мактап, үсендереп тордым.

Балалар кечкенә чакта беребезгә дә рәтле-башлы йокы, ял эләкмәде. Сабыйлар уянып еларга тотынса, таңнан торып эшкә чыгып китәсе иремә йокларга комачауламасыннар дип, бәләкәчләрне юрганга төреп, кыш уртасында урамга алып чыгып китә идем.

Көн иткәндә төрле чаклар булды. Бермәлне чүт кенә аерылышмыйча калдык. Бер балама  – биш, икенчесенә өч яшь тулган чакта, иркен фатирга тиенүебезгә сөенергә өлгермәдем, иремдә сәер үзгәрешләр сизә башладым. Ул миннән күз карашын яшерә, үз эченә бикләнә, элеккечә ачылып сөйләшми, эштән соңлап кайта, ял көннәрендә дә «эшкә» дип чыгып китә башлады.

Беркөнне ак күлмәгенең якасында ят иннек эзе күреп алдым. Кайбер көннәрдә ирем аз-маз салгалап кайта, чәчләреннән, тәненнән ят хушбуй исе килә иде. Хатын-кызның сизгер йөрәген алдап буламыни? Тавыш куптармадым, төпченеп җанын талкымадым, эш урынына барып көндәшемнең чәчен йолкып, җүләр сатып, кеше көлдермәдем, иремнең абруен төшерерлек берни эшләмәдем. Эш, балалар, йорт мәшәкатьләре мине тулаем үз эченә бөтереп алганга күрә, иремә йөрәк җылым җитмәгәндер, шуңа күрә мәхәббәтне читтән эзли башлагандыр, дигән фикергә килдем.

Беркөнне төнлә мине кысып кочаклаганда, ирем: «Диночка, любимая! Я не могу без тебя!» – димәсенме! Бу минутта гүя өстемә кайнап торган су койдылар. Бәдрәфкә кереп, туйганчы балавыз сыктым.

Иртән телемне аркылы тешләп түздем, иремә аны-моны сиздермәдем, тавыш куптармадым. Равилнең эштән кайтышына мул итеп табын әзерләдем. Үземнең тышкы кыяфәтемне тәртипкә китердем, балаларны матур итеп киендереп куйдым. Ирем, сәерсенеп: «Бүген берәр бәйрәм түгелдер бит?» – дип сорады. «Бәйрәм үк булмаса да, истәлек­ле көн, сине җаның яраткан яңа ярың янына озатырга җыендык, – дип әйттем дә яшьле күзләремне тутырып, иремә туп-туры карадым. – Минем янымда бәхеткә тиенә алмагансың икән, сине мәҗбүриләп үземә бәйләп куюдан мәгънә юк.

ЗАГСта гына аерылышырбыз. Алимент таләп итмәм. Эш хакымның чамалы булуын беләсең. Балаларыңа хәл кадәренчә акчалата ярдәм итәрсең. Улларың белән аралашудан тыймам. Теләсәң, үзегезгә кунакка алып китәрсең, килгәләп йөрсәң дә каршы төшмәм», – дип, каршысына кием-салымнары тутырылган чемоданын китереп куйдым.

Реклама

Шаккатудан, иремнең күзлә­ре зур булып ачылды. Бермәлгә ул аптырап калды. Башын аска иеп, озаклап уйланып утырды.
Сикереп торды да чемоданына барып ябышты, аны ишек төбенә илтеп куйды. Пәлтәсен элгечтән бер алды, бер куйды. Олы малай атасы янына йөгереп барып, ботыннан кочып алды: «Әти, әбиләргә кунакка кайтабызмы әллә? Мин дә синең белән!» – дип тәтелдәргә кереште. Кечкенәсе әтисе янына үзенең яңа уенчык машинасын күтәреп килде. Равил ике баланы да күтәреп алып, зыр-зыр әйләндерергә кереште.

Аннан соң яныма килеп, мине кысып кочаклап алды. «Гафу ит, Сәлимәкәчем! Ялгышканмын. Бер минутлык хискә исереп, иң газиз кешеләремне югалта язганымны хәзер генә аңладым. Алтын бәясе торырлык, сабыр, акыллы, уңган хатынымны үзен генә сөюче җилбәзәк кызга алыштыраммы соң? Алма шикелле улларымны күрәләтә ятим итәргә башыма тай типмәгән бит!» – дип, каршыма тезләнде. Күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь акты. Гаиләдәге киеренкелектән котылуның бик әйбәт чарасын уйлап тапты ул. Бергәләп кинәнеп ял итәргә шифаханәгә юллама алып кайтты. Балалар да, үзебез дә рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык, көч җыйдык, араларыбыз җылынды.

Бүген ирләр бик нык кырыла. Кайсылары 40ка җитмичә кара гүргә керә, үз-үзенә кул сала, эчеп әрәм була, юл һәлакәтләрендә, эш урынында үлүчеләре исәпсез. Аларга тормыш алып баруы бер дә җиңел түгел бит.

Эшләре авыр, җаваплылык зурдан, түләүләре – ташка үлчим. Җәмгыятьтәге тотрыксызлык, кеше кадеренең югала баруы беренче чиратта гаиләнең тез астына суга. Борынгылар: «Ирне ир иткән дә,чир иткән дә – хатын...» – дип юкка гына әйтмәгән. Кайсыбер хатын-кыз­ның нәфесе туймый, аңа ире күпме эшләп алып кайтып бирсә дә, аз тоела. Иренең җанын бертоташтан талкып, аның яшәү көчен суыра, чиргә сабыштыра.

Икенче берсе кара көнләшү белән көнләшеп, иренең канын эчә.
Көнләшмә, сәбәбен үзеңнән эзлә. Ирең үзеңне тиң күреп яратсын, күзеңә генә карап торсын өчен, ни-нәрсә эшләдең соң? Балаларын атасына каршы котыртып, иреннән үч алучы ахмак хатыннар бар. Аларның кызлары үскәч, шул ук тыр­мага басып башын ярмасмы? Ир өстенә ир эзләп, маҗаралар яратучы җилбәзәкләр дә үзе утырган ботакка балта чаба. Ире нинди генә игелек эшләсә дә, рәхмәт әйтә белмәүче, җылы сүзе, йөрәк назы белән күңелен йомшартмаучы хатыннар үзләре дә бәхетсез була, балаларының әтисен дә сазлыкка тибеп төшерә.

Ир кешегә ихластан әйтелгән җылы сүз кирәк, аның язмышы, сәламәтлеге, тормыштагы урыны өчен ихлас күңелдән кайгыртучанлык күрсәтү зарур. Ир кешеләрне көчле зат дип санасалар да, алар да хәлгә керүгә, үзләрен аңлауга, хуп­лауга бик мохтаҗ. Яраткан кешесе белән очрашып йөри башлаганда, гаилә корып яшәргә керешкән мәлдә, ир заты үзен бөтенесен булдыра ала торган көчле шәхес, каһарман кебек итеп сизә. Юньсез хатыннар, гаиләдә баш булырга омтылып, иреннән бау ишәргә тотына, түбәнсетә-кимсетә торгач, тәмам чүпрәккә әйләндерә. Көне-төне игәүләп шәхесен үтергәннән соң, үзләре үк ирен башкалар белән чагыштырырга, булдыксызлыкта гаепләргә тотына.

Ни өчен ирләр хатыннарына бүләк, чәчәк алып кайтмый башлый соң? Рәхмәт ишетмәгәнгә, кадерен белмәгәнгә. Җылы сүзне тиешенчә әйтә белмәгәнгә! Хатынының эше уңмаса да, ире гаепле, янәсе. Ирләрне калын тиреле, кайгырырга, борчылырга сәләтсез, дип уйламагыз. Алар да тере җан ияләре, тик хисләрен тышка чыгармауны артыграк күрәләр. Шунлыктан вакытсыз картая­лар, чиргә сабышалар. Кече яшьтән: «Син – малай, елама, ир-­егеткә җебек булу килешми!»– дигәнне ишетеп үскәнгә күрә, эмоцияләрен тышка чыгармыйлар һәм харап булалар.


Хатын-кыз, ачуы чыкса, елап бушана, чәр-чәр килеп, кемне булса да сүгеп, эченә җыелган тискәре энергиясен тышка чыгара һәм тынычланып кала. Ә ир-ат йөрәгенә җыя һәм урынга егыла. Аның гомере кыскаруда тотрыксыз вазгыять белән мәрхәмәтсез җәмгыятьнең генә түгел, чәүчәләк хатынының да өлеше зурдан.
Бүгенге яшьләргә: гомер бер генә, сөешеп кавышкан ишләрегезнең кадерен белегез, авыр чакта хәленә керегез, бер-берегезгә терәк булыгыз, күңел җылыгызны кызганмагыз, дип киңәш бирәсем килә. Ирегез гаилә йөген сөенеп күтәрешсен дисәгез, аның һәр эшләгән эше өчен мактарга иренмәгез. Хатыны һәрчак үсендереп яшәгән ирләр генә хезмәт баскычыннан югарыга күтәрелә, кеше арасында абруе арта бара, – дип сөйли Сәлимә әби.
Әби хаклы кебек. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Хәмидә Гарипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: