Шәһри Казан

Изге кабер каргышы

Бу хәл 1933 елда була. Авыл активисты, 22 яшьлек коммунист Шакирҗан Гарифҗан улы кинәт кенә бер сәбәпсез сукыраеп кала. Ул чакта кызу темплар белән авылда колхоз оештыру эшләре алып барыла. Колхоз идарәсе һәм авыл советы җитәкчеләре хәллерәк тормышлы хуҗалыкларның йортларын, келәтләрен, төрле эш коралларын тартып алып, хуҗаларын бер сәбәпсез Себергә,...

Реклама

Бу хәл 1933 елда була. Авыл активисты, 22 яшьлек коммунист Шакирҗан Гарифҗан улы кинәт кенә бер сәбәпсез сукыраеп кала.
Ул чакта кызу темплар белән авылда колхоз оештыру эшләре алып барыла. Колхоз идарәсе һәм авыл советы җитәкчеләре хәллерәк тормышлы хуҗалыкларның йортларын, келәтләрен, төрле эш коралларын тартып алып, хуҗаларын бер сәбәпсез Себергә, лагерьларга озата торалар. Бервакыт терлекләр фермасы йортына мич чыгарырга кирпеч кирәк була. Яшь коммунист Шакирҗан берничә иптәше белән авыл зиратындагы матур итеп төзелгән борынгы төрбәне сүтеп ташлый. Кирпечләрдән ферма йортында мич чыгарыла.
Буыннан буынга килгән риваятьләр буенча, ул кабердә 1662 елның 7 августында авыл (Байбулат, соңга таба - Карлы) төзелә башлагач ук килеп урнашкан дәрвиш-мөһаҗир хәзрәт күмелгәнлеге билгеле. Хәзрәт авыл кешеләренә Ислам дине йолаларын төшендерүче һәм авыл мәчетенә нигез салырга ярдәм итүче булган. Авылның беренче мулласы булып эшли һәм авылда яшәп кала ул. Вафатыннан соң, хөрмәт йөзеннән, аны зиратның алгы өлешенә күмәләр. Кабер өстенә төрбә рәвешендә корылма төзеп куялар. Кызыл кирпечләрдән зәвык белән эшләнгән корылма XVII гасыр ахырыннан 1933 елга кадәр тәртиптә, кадерләп сакланып торган. Ул авыл кешеләре арасында изге хәзрәт кабере диеп атала. Зиратка кергән һәр кеше шул кабер янына туктап, дога укый...
Кабер өстендәге төрбәне сүтеп ташлагач, Шакирҗан, аның нигез ташларына басып: «Менә сиңа изге, менә сиңа!» - диеп, аның өстенә кече йомышын башкара. Иптәшләре алдында мәрхүмнең каберен мыскыллап көлә, изгелек юк нәрсә, ул иске заман калдыгы, ди. Шул көннән соң, ике ай вакыт эчендә, бер сәбәпсез сукырая Шакирҗан. Буа районының гына түгел, Татарстанның төрле табибларына мөрәҗәгать итеп карыйлар. Аннан соң, төрле им-том белән шөгыльләнүче карчыкларны йөреп чыгалар. Ләкин ярдәм итүче табылмый. Аның яшь баласы да кинәт кенә үлеп китә. Авылда колхоз рәисе булып эшләүче Шакирҗанның әтисе, коммунист Гарифҗан килененә карата җинаять эше ачтыра. Имеш, баланы әнисе үзе үтергән! Ике атна элек күмелгән баланы кабердән казып алып, экспертиза үткәрәләр. Каберне ачтырырга район прокуроры үзе килә. Ләкин бала үлеменә сәбәп булган шикле берни ачыкланмый. Шакирҗанның хатыны - авылның беренче чибәре Асия сукыр ирен ташлап китеп бара. Шакирҗанны Буа шәһәренең сукырлар йортына урнаштыралар. Бу йорт ябылгач, авылның бер карчыгына өйләнеп, йортка кереп яши башлый ул. Күп еллар тал чыбыгыннан кәрҗин үреп көн күрә. Шулай итеп, фәкыйрь тормышта яшәп, тамыры корып вафат була.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: