Шәһри Казан

Кабатланган хыянәт

Авылда берсеннән-берсе чибәр өч кыз яшиләр иде. Роза аеруча чибәре һәм чаясы, тәвәккәле. Гүзәл дә бер кашык су белән йотарлык. Алсу шулай ук табигатьнең сөеп яратылган бәндәсе - килмәгән җире юк. Өчесе дә бәхеткә һәм мәңгелек мәхәббәткә бик лаек булып үсеп җиттеләр. Авылдан иң алдан Роза китеп барды. Мәскәүдәге туганнарына...

Тик авылда калган кызларның колхоз фермаларында сыер савып кына Мәскәүләргә сәфәр кылырлык акчалары юк шул. Гүзәл гаиләсендәге хәл аеруча аяныч: әти кешене инде күптән урман кискәндә агач басып һәлак итте. Әнисе Сара ханым да гомере буе саулыкка туя алмыйча яшәде. Шулай да Гүзәл, ел ахырында отпуск акчаларын алгач, Мәскәүгә, үзенең яшьлек дусты янына кунакка барырга карар кылды.
Гөнаһ шомлыгына, Розага үзенең шефы белән ашыгыч командировкага китәргә туры килгән. Ул тормыш иптәше Гомәргә Гүзәлне вокзалда каршыларга әйтеп калдырган.
Гомәр кунак кызын вагон ишегеннән үк каршы алды, аңа Мәскәүне тамаша кылдырып, фатирларына алып кайтты. Өйдә Мәскәүчә мул табын әзерләнә. Гүзәл белән Гомәрнең күркәм табын янындагы озак әңгәмәле киче дә, йомшак урын-җирдәге озын төне дә бергәлектә уза. Иртәгәсен сердәш дустының ире белән төн үткәрүенә Гүзәл үкенеп-оялып бетә алмый.
Гүзәл дустына хыянәтне шулкадәр авыр кичерә, Роза белән Гомәрнең ай-ваена, озаграк кунак булырга кыстауларына карамастан, авылына кайтып китә. Авылга кайтып атна-ун көн узуга, Гүзәлнең Мәскәүдән күчтәнәчләр төяп кайтуы гына түгел, чабуына көмәнлек ияртүе дә мәгълүм була.
Алсу белән икәүләшеп район үзәгенә хастаханәгә барып карый алар. Әмма баладан котылырга мөмкин чор узып киткән булып чыга. Гүзәлнең хәле тиздән авылның олысына-кечесенә мәгълүм була. Болай да саулыкка туймаган Сара ханым, кызының рисвайлыгын кабул итә алмыйча, урын-җирдән инде тора алмаслык булып ята башлый һәм зина сабые дөньяга килгәнче үк вафат була. ...Авыл гайбәттән тиз тынды. Һәркем бала көтә торган Гүзәлгә булышырга, аны юатырга, авыр сүздән сакларга тырышты. Дөньяга бик матур кыз бала туды. Әнисе аңа Гүзәлия дип исем яздырды. Җиһанга килүенә сөенеп, ай үсәсен көн үсеп дигәндәй, әнисенең генә түгел, авыл халкының уртак сөенеченә, кайгырту чыганагына әйләнде бу бала.
Гүзәл үзе генә әллә нишләде. Яшьлегем харап булды, дип, ул ир-ат белән еш мөнәсәбәткә керде, «кайгысын» аракы белән басты. Ананың көндәлек кайгырту-тәрбиясеннән мәхрүм калган Гүзәлия еш кына инде авылда гаиләле булып яши башлаган Алсу карамагына да кала иде.
Гүзәлиягә әле ике яшь тә туларга өлгермәгән иде, ана кеше яраксыз аракы эчеп, үлем түшәгенә ятты. Дусты-сердәше һәм күршесе Алсуга ул:
- Зинһар, сабыемны карашыгыз. Ул да минем кебек бәхетсез булмасын иде! Синең үз тормышың да бик кыен. Бәлки Розалар ярдәм итә алыр минем сабыемны үстерешергә... Аннары, зинһар, дөреслекне Розага җиткерә күрмә! Минем хыянәтем минем белән китсен! - дип ялварды.
Ялгыз калган Гүзәлияне балалар йортына тапшырдылар. Мөмкинлекләре булган саен Роза һәм Гомәр елга берничә тапкыр балалар йортына күчтәнәчләр төяп килеп, Гүзәлияне сөеп-юатып китәләр иде. Аларның үз уллары да бар. Эдуард инде егет булып җитешкән, гаиләле булып яши иде. Мул тормышлы әти-әнисе Эдуард белән киленгә һәм нәни оныкка күрше подъезддан гына фатир да бүләк иттеләр.
Гүзәлиянең балалар йортыннан чыгар вакыты җитте. Роза белән Гомәр унбиш яшьлек кызны үзләре белән алып киттеләр. Гүзәлия башкалада, аны яратучы гаиләдә, һичнигә аптырамыйча, мул тормышта яши башлады. Роза белән Гомәрнең уллары Эдуард та хатыны һәм кызы янында буласы урынга, күбрәк буш вакытын әти-әнисе фатирында үткәрде.
... Ялгышу төне кайчан булгандыр, Гүзәлия һәм Эдуардның уртак түшәкле чаклары ишәя. Озак та көттермичә, Эдуардка Гүзәлиянең авырга узуы мәгълүм була. Гүзәлия бала гомерен кисүгә катгый каршы чыгып, Эдуардка хатыныннан аерылып, үзенә законлы өйләнүне таләп итә башлый. Моның исә Эдуардка һич тә кирәге юк. Җәнҗаллы көннәрнең берендә Эдуард, Гүзәлияне буып ала һәм кыз хәлсезләнгәч, аны ваннадагы суга батырып үтерә.
Тикшерү, әлбәттә, фаҗигане һәм аңа китергән сәбәпләрне, шул исәптән Гүзәлия карынында һәлак булган баланың Эдуардтан яралуын да ачыклады. Бу факт Гомәр әфәндегә аеруча үкенечле тәэсир итте. Күрәсең, авылдагы Алсу Гомәргә Гүзәлиянең атасы кем булу серен ачкан булгандыр.
Әйе, язмыш дуска-сердәшкә хыянәтне гафу итми шул. Аның каһәре көтмәгәндә әйләнеп кайта. Хәер, көтмәгәндә түгел, кешенең гакылы аны гел көтә, аңардан котыла алмый, аңардан шикләнеп гомер кичерә һәм беркөнне җәзасын да таба.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: